16+

Чәчәкләр үстерүче Чулпан Исмәгыйлева: “Үсемлекләр дә балалар кебек!”

Яз җитте исә, күңелләр яктылыкка, матурлыкка омтыла.

Чәчәкләр үстерүче Чулпан Исмәгыйлева: “Үсемлекләр дә балалар кебек!”

Яз җитте исә, күңелләр яктылыкка, матурлыкка омтыла.

Ишегалларын ел да чәчәккә күмүчеләр тәрәзә төбендә үсентеләрен инде барлый башлады, ә кемдер җиңел юл сайлый һәм чәчкәләрне сатып ала. Бу матурлыкны тудыручы, үз эшенә – гөлләргә гашыйк кеше белән таныштырасыбыз килә. Без 30 гектар мәйданны биләгән, декоратив агачлардан алып, иң нәфис чәчәкләргә кадәр үстерелә торган Теләче авылында урнашкан «Богородские розы» питомнигына юл тоттык.

Чәчәкләрнең дә «роддом»ы бар

Питомникка аяк басуга безгә үсемлекләрнең хуш исе бөркелде. Биредә 7 зур теплица, һәрберсендә эш кайный. Безне чәчәк үстерүче Чулпан Исмәгыйлева каршы алды. Тумышы белән Теләче районынан булган ханым өченче елын шушы «яшел дөнья»да хезмәт итә икән.

Без кергәндә кызлар орлыкларны берәмтекләп кәгазьләргә чәчеп утыра иде. Бу чәчәк үстерүнең беренче этабы.

– Орлыклар чәчелгәч, аларны махсус камерага урнаштырабыз. Без аны үзебезчә «роддом» дип атап йөртәбез, – дип сөйли Чулпан апа, елмаеп. – Анда тиешле температура саклана, су да гади ысул белән сибелми, ә дымлылыктан барлыкка килгән томан ярдәмендә бирелә. Шул дымлы мохиттә нәни үсентеләр калкып чыга.

“Игътибарсыз калдырсаң, бала кебек үпкәлиләр”

Беренче яфраклар күренүгә, «бәбиләрне» теплицага алып чыгалар. Биредә аларны шифалы сулар белән тукландырып үстерәләр, аннары кассеталарга яисә чүлмәкләргә күчереп утырталар.

Чулпан Исмәгыйлеваның язмышы да кызыклы, чәчәк бизнесына кадәр ул 20 ел дәвамында Төбәк авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Сәламәтлеге бераз какшый башлагач, ул тынычрак, җанга якынрак эш эзләп бирегә килгән.

– Үсемлекләр – нәкъ балалар кебек бит, – ди ул, һәр чәчәкне назлап. –Һәрберсенә аерым игътибар кирәк. Кайсыдыр суны күбрәк ярата, кайсыдыр азрак. Игътибарсыз калдырсаң, бала кебек үпкәлиләр, шунда ук кулдан ычкыналар.

Чулпан апаның эш көне бик тыгыз: чүп утау, су сибү, үсемлекләрнең бер-берсенә тиеп черемәсен, һава яхшы йөрсен өчен урыннарын алыштыру. Хәтта теплицада климат-контроль булса да, эссе көннәрдә чәчәкләрне карау зур түземлек сорый.

Октябрьдә – тюльпаннар, ә гыйнвар ахырында гөлләмәләр

Быел «Богородские розы» хуҗалыгына 10 ел тула. Ун ел эчендә биредә эш процессы югары дәрәҗәгә җиткерелгән. Быел яңа теплица төзелгән, анда су сибү системасы тулысынча автоматлаштырылган, ул суны һәр үсемлеккә тигез итеп җиткерә.

Ассортиментка күз салсаң, башың әйләнә: күпъеллык һәм беръеллык чәчәкләр, декоратив куаклар, яшелчәләр... Биредә барысы да заказ буенча эшләнә: помидор, кыяр, хәтта карбыз үсентеләре дә бар. Заказлар да күп, чәчәкләрне зур фуралар белән төрле шәһәрләргә төяп җибәрәләр икән.

Әлбәттә, эшнең авыр яклары да юк түгел: балчык белән эшләү, шлангаларны бер баштан икенче башка сөйрәп йөрү җиңел түгел. «Ләкин табигать кочагында булу белән чагыштырганда, болар вак-төяк кенә», – ди эшчеләр.

Кыш көне дә эш тукталып тормый. Октябрьдә тюльпаннар утыртыла, ә гыйнвар ахырында инде гөлләмәләр җыела башлый. Теплицаның үз агрономы бар, ул үсемлекләрне корткычлардан саклау эшен җентекләп алып бара.

Чулпан ападан киңәшләр: кайсы гөлне сайларга?

Питомник буйлап экскурсия вакытында без бик күп кызыклы фактлар белдек:

• Иң «капризлы» чәчәк: фуксия. Ул суны бик ярата, аны игътибарсыз калдырырга ярамый.

• Иң «түземле» үсемлекләр: суккулентлар. Алар карау ягыннан иң җиңеле.

• Суыкка чыдам чәчәк: альстромерия. Аның чәчәкләре корып китсә дә, кисеп алгач, кабат яңарып чыга.

• Май ае бизәге: «Конфетти» дип аталган, бергә кушып үстерелгән гөлләмә.

• Гөл яратучыларга ул петуния, яран һәм альстромерия алырга киңәш итә  -алар карауда җиңел һәм җәй буе күз куандырачак.

•  Зиратлар өчен: петуния, примула һәм виолалар иң уңайлысы.

•  Матурлык өчен: вербена, яран, петуния

• Бәяләр: Иң арзан чәчәкләр – петунияләр. Ә «любка» (күпъеллык үсемлекләр) иң кыйбатлысы санала.

Чулпан ханым яран чәчәген аеруча ярата. Яраннарның исә ниндиләре генә юк теплицада: зәңгәр, кызыл, шәмәхә... Җәен биредә нәкъ болынга кергән кебек була. Ул үзе дә бакчасында яраннарны үстерә икән:

– Мин төрле төстәге яраннарны клумбаларга утыртам. Шундый матур булып үсеп утыралар җәй буе, – ди ул.

Биредә барлыгы 12 кеше даими эшли, сезон вакытында ярдәмгә өстәмә бригадалар да килә. Эшчеләр хезмәт хакыннан да, җитәкчеләрдән дә бик канәгать.

Хуҗаларыбыз бик әйбәт, коллектив дус. Берәр проблема булса, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, – ди ул. –  Мондый атмосферада үскән чәчәкләр дә үзенчәлекле була. Аларның гомере нинди шартларда, нинди күңел белән үстерүгә бәйле.

–  Монда эшләү өчен гел яхшы кәеф белән йөрергә кирәк, чөнки чәчәкләр кеше энергиясен сизә. Кайчан килеп керсәң дә яшеллек, бу күзне сөендерә. Яшел иман төсе дип юкка гына әйтмиләр бит, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Чулпан апаның теплица буйлап йөрүен күзәтү үзенчә  кызык: ул һәр чәчәк янында туктап, үсентеләр белән нәкъ кешеләр белән сөйләшкән кебек гәпләшә.

–  Көн дә «Ничек хәлләрегез, матурларым? – дип сөйләшәм. Килүгә, киемнәрне дә салмыйча алар янына йөгереп “Без килдек!” дип керәбез. Чәчәкләр мактауны бик ярата. Әгәр аларны гел мактап, иркәләп торсаң, алар тизрәк чәчәк ата.

Теплицадан чыкканда героебызның: “Бу эшкә җаныңны бирмичә булмый”, –  дигән сүзләре күңелемә керде. Зур җитештерүнең уңышын нәкъ менә шундый җылы күңелле, якты хезмәткәрләр билгелидер дә инде. Яратып башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе һәрвакыт күркәм була бит.

Залинә Гыйлаҗиева
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading