Кайчак кешенең язмышы кинәт кенә үзгәрә дә куя. Бер көндә. Бер мизгелдә. Бер шалтыратуда.
Наил Гайфетдинов өчен ул мизгел – улы Раилның: «Әти, безне алгы сызыкка кертәләр…» – дигән сүзе була. Шушы сүздән соң аның тормышы үзгәрә дә куя. Ул инде гади авыл кешесе генә түгел, ә ул фронт белән тыл арасындагы күпергә әверелә.
Сыналу Балык Бистәсе районы Биектау авылында яшәүче Наил абый гомер буе гади хезмәт белән көн күргән. Хәзер ул мәктәп котельнясында эшли, гаиләсе белән тыныч кына дөнья күрә. Улы Раил армиядән кайтып, әле тормышка аяк кына баскан егет була. Ләкин 2022 елның көзендә килгән повестка бар планнарын үзгәртә: мобилизация, юлга җыену, озату...
– Улыбыз бер ел Смоленск өлкәсендә Һава-космик гаскәрләрендә хәрби чыныгу алып кайтты да, шуннан соң бер ел төрле эшләрдә эшләде, - дип хикәятен башлады Наил абый. – Повестка килгәндә Раил Кукмарада иде, шунда барып алдым. 2022 елның 28 сентябрендә башка иптәшләре белән ЭКСПОга китте. 22 яшь иде ул чакта аңа. Армиядән кайткан гына бит, сабый кебек, йөз-биткә дә яшь күренә иде. Хәзер бөтенләй башка кеше. 4 ел буе яу кырында ни генә күрмәгән, чып-чын ир-егет булып җитешкән. Нервлары беткән, чәчләре дә агарган. 7 мәртәбә үлемнән калды бит инде.
«Башка кеше» дигән сүздә яу кырының бөтен авырлыгы, күренми торган яралар һәм вакытыннан алда олыгаю да чагыла. Хәрби хезмәткә киткән көнне әнисе күз яшьләрен тыя алмыйча озаткан булса да, Раил аны юатып: «Елап утырма, без китмичә кем китсен анда. Әтине җибәрмәбез бит инде», — дигән. Ул шулай ук: «Әҗәлең җитмәсә, анда да үлмисең, монда да», — дип, тормышка фәлсәфи карашын белдергән. Раилгә хәзер – 26 яшь. Әмма бу дүрт ел календарьдагы көннәр генә түгел, ә фронт еллары. Башта Наил абый үзе әйткәнчә, алар егетләр өчен ни кирәклеген белмәгәннәр.
– Улым баштан Луганск өлкәсендә Сватово шәһәрендә хезмәт итте. Аны иң башта снайпер итеп билгеләделәр. Күзләрем начар күрә дигәч, Раилне пулеметчы итеп күчерделәр. Ноябрьдә беренче посылканы Лаеш аша җибәрдек. Өйгә кайттым да, болай булмый дип, авылыбызның имамы белән сөйләштем, һәм үз даирәмдә генә, декабрьдә төркем оештырдым. Чөнки аларның нигә мохтаҗлыкларын сиздем. Яңа ел алдыннан егетләргә нәрсә кирәклеген белештек.
Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Ничек ярдәм итәргә? Шул сорау белән баш вата Наил абыйның гаиләсе. Елап, борчылып утырып булмый: Наил абый тимер торбалар юнәтә дә, 18 данә мич ясап куя. Аларны егетләргә алып барырга да кирәк бит әле. Ул Раилнең ротасында хезмәт итүче әти-әниләр белән сөйләшә, киңәшләшә.
– Эзләгән табар, диләрме, Кукмара волонтеры Илдар Зәйнуллинга чыктым. Килештек. Ризалаштык. 2023 елның 14 гыйнварында аның белән Луганскка киттек. Юллар да юк, маршрут та төзелмәгән. Илдар моңарчы ике мәртәбә барган иде, кая барасын белә. Ерак юлга ышанычлы юлдаш кирәк. Егетләр белән күрешеп аларга ярдәмне тапшырдык. Ә улым минем яныма чыга алмады. “Әти, очраша алмыйбыз, безне алгы сызыкка кертәләр», — диде. Шуннан башланды безнең гуманитар ярдәм җыю һәм илтү. 4 ел эчендә бер дә туктаганыбыз, ял яки бәйрәм дип миссиябезне онытканыбыз юк, - ди волонтер үзе.
Наил абый оештырган «Ярдәм. Помощь» төркеме 48 мәртәбә ярдәм җибәргән. Моннан тыш, алар башка район волонтерлары белән дә тыгыз элемтәдә. Волонтер абый сүзләренә караганда, «Помощь СВОим» төркеме кызлары искиткеч актив, бирегә тупланган хатын-кызларның барысының да тормыш иптәшләре, яки туганнары яу кырында. Җитәкчеләре Мәүлия Сәлахова икән. Шушы көннәрдән соң фронттагы хәлләр катлаулана. Раил белән бергә киткән рота егетләре һәлак булган. Наил абый үзе дә аларны соңгы юлга озатырга барган.
– Улым өч ай алгы сызыкта элемтәсез булды да, шуннан соң аны ялга җибәрделәр. Ә ротациядән соң ул инде башка юнәлештә — Кременной тирәсендә хезмәт итә башлады. Анда хәрби бүлек урман зонасында алга хәрәкәт итә. Соңрак Раилне пилотсыз очкычлар (БПЛА) белән эшләү юнәлешенә билгеләделәр. Бу — бик зур җаваплылык. Улымнан кайчак сораштырам да, ул: «Электрчы бер тапкыр ялгышса, бөтен система тукталырга мөмкин. Дрон операторы эше дә нәкъ шулай ук катлаулы», — дип аңлатты.
Соңгы дүрт ел дәвамында Наил абый һәм аның командасы фронттагы егетләргә ярдәм оештыру белән шөгыльләнә. Максат — патриотик хис тәрбияләү һәм солдатларга реаль ярдәм күрсәтү.
Бу эш кысаларында Балык Бистәсенең төрле авылларында концертлар да оештыра тынгысыз волонтер. Якын арада Рүзәл Минһаҗев катнашында чыгыш оештырылган, алдагы көннәрдә исә үзе дә махсус хәрби операция зонасында яраланып кайткан җырчы Ленур Биктимеровның килүе көтелә.
– Халык аңласын иде. Әмма барысы да кеше үз башына төшкәч кенә аңлана. Безнең максат — егетләрне оныттырмау, — ди Наил абый. Аның сүзләренчә, төрле авылларда төрлечә ярдәм итәләр, тик ни кызганыч, кайсыларында ул эш нык сүлпән бара. Ә кемдер соңгы акчасын да бирә, кемдер кирәкле әйберләрне табуда катнаша. Һәр ай саен фронтка гуманитар ярдәм юллауда катнаша. – Соңгы вакытта гына да 240 мең сумлык медикаментлар сатып алып җибәрдек. Егетләрнең бер мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый. Без беркайчан да булдыра алмыйбыз дип әйтә алмыйбыз. Кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә икән, мөмкин булганча булышабыз, — ди Наил абый.
Гуманитар ярдәм кысаларында төрле подразделениеләр белән эш алып барыла. Әнә кайчандыр Наил абый белән бергә гуманитар йөк ташыган Саба районы Шәмәрдән егете Радик та контракт төзеп хезмәткә киткән, хәзер ул Херсон юнәлешендә. – Шулай ук техника һәм кирәк-яраклар да җибәрелә: квадрокоптерлар, мотоцикллар, запчастьләр — барысы да фронттагы ихтыяҗларга карап туплана.
«Андагы егетләр хәтта бәлеш тә пешерәләр»
Алгы сызыктагы егетләр, авыр шартларга карамастан, үз тормышларын җайга салып, мөмкин кадәр көнкүрешне җайларга тырыша. Кайбер позицияләрдә хәтта үз көчләре белән аш-су әзерләү, икмәк-бәлеш пешерү гадәткә кергән.
– Без барганда алар безне бәлеш, ипи белән каршы ала. Передовойда инде шартлар бөтенләй башка, әмма егетләр сынмый», — дип сөйли Наил абый.
Яңа Арыш авылыннан Илдус Хафизов мисалы да аерым игътибарга лаек. Ул һәм аның хатыны махсус хәрби операция башланганнан бирле коры ашлар әзерләү белән шөгыльләнә. Бу эш инде кечкенә цех дәрәҗәсенә җиткән.
– Өй эчендә тулы бер технология. Аерым сушилкада төрле рецептлар буенча борщ, борчак ашы һәм башка ашлар ясый. Егетләр аны бик ярата, хәтта алгы сызыкка 10 капчыклап алып кереп китәләр, — ди Наил абый горурланып. Продукция өчен ит халыктан җыела, әмма кайбер продуктларны табу кыенлыклар да тудыра. Аеруча кәбестә җитми икән. Шулай ук Биектауда маскировка челтәрләре үрү эше киң җәелдерелгән. Материаллар күрше авылларга таратыла, аннары халык кул көче белән челтәрләр әзерли.
– Җәй айларында хәтта үз йортыбыз каршында да җыелышып, маскировка челтәрләре үрү эшен оештырабыз. Биредә махсус каркаслар куям, самавыр кайнап тора, ә авылдашлар чәйләр эчеп, аралашып, кул эшен башкара. Кичләрен шулай бергә җыелып, челтәр үрү гадәти күренешкә әверелде. Кыш айларында исә бу эш авыл клубында дәвам итә. Барлык эшләр дә ихтыяри нигездә башкарыла, ә җыелган керемнәр һәм ярдәм чаралары тулысынча егетләргә юллана, - дип сүзен дәвам итә игелекле Наил абый.
Гуманитар ярдәм исемлегендә төзелеш материаллары, пычкылар, кадаклар, генераторлар, җылыткычлар, квадрокоптерлар да бар. Алар позицияләрне ныгыту, блиндажлар кору өчен кулланыла.
Соңгы айларда су басу сәбәпле кайбер позицияләр күчерелгән, яңадан блиндажлар төзү таләп ителгән. Шуңа күрә төзелеш материалларына ихтыяҗ аеруча арткан. Шулай ук көнкүреш кирәк-яраклары — оекбаш, эчке кием, салфеткалар, газ баллоннары — даими җибәрелә. Мәктәпләрдә балалар ясаган окоп шәмнәре дә фронтка барып җитә. “Балалар ясаган бер гади шәм дә егетләр өчен зур ярдәм. Алар аны күреп чын күңелдән сөенә», — ди волонтер.
Егетләр күбесенчә тыйнак, артык әйбер сорамаска тырыша. Әмма вак-төяк кирәк-яраклар — бигрәк тә азык-төлек һәм көнкүреш әйберләре — һәрвакыт кирәк. Шулай да иң авыр мәсьәләләрнең берсе — кайбер посылкаларның кире кайтуы. Кызганыч, кайбер очракларда адресатның һәлак булуы сәбәпле, җибәрелгән әйберләрне гаиләләргә кире тапшырырга туры килә. Наил абыйның сүзләре тыныч, әмма мәгънәсе тетрәндергеч: «Барасың… ә анда егет юк… “200-нче»…». Посылканы кире алып кайтырга туры килә. Аннары әти-әнисенә ничек аңлатырга? Бу рухи яктан сынау.
Волонтерлар өчен иң зур шатлык — гуманитар ярдәмне илтеп тапшыру һәм аннан соң егетләрдән «Наил абый, алдым» дигән хәбәр алу. Әңгәмәдәш моны балаларның Яңа ел бүләге алганда кичергән сөенече белән чагыштыра: «Егетләр дә нәкъ шулай сөенә». Аның сүзләренчә, аеруча Херсон юнәлешендә хезмәт итүчеләрдән төрле сораулар килә: кемдер конфетлар, кемдер баллы ризыклар сорый. Гуманитар ярдәм составында вакуумлы продуктларга да өстенлек бирелә, чөнки хәрбиләр үтенече буенча кирәк-яракны мөмкин кадәр озак сакланырлык итеп җибәрергә тырышалар. «Үзләре бик тыйнак, артык әйбер тыкмагыз диләр, әмма кулларына алгач барыбер сөенәләр», — ди ул. Шул ук вакытта әңгәмәдәш фронт шартларында тормышның катлаулылыгын да билгеләп үтә: кибеткә чыгып кирәкле әйберне алып булмый. Шуңа күрә иң кирәкле көнкүреш әйберләренә ихтыяҗ зур булып кала.
Гаилә өчен иң көтеп алынган мизгелләрнең берсе — Раилнең ялга кайтуы. Әмма әти кеше билгеләп үтүенчә, ул элеккеге Раил түгел инде: тормышка, кешеләргә карашы җитдиләнгән, елмаюлары сирәгәйгән, ә эчке кичерешләре тирәнәйгән.
Һәр кайтуы саен аның дәүләт бүләкләре дә арта. Медальләре берничә. Әмма бу уңышлар шатлык белән бергә сагыш та алып килә — һәр очрашуны хәзер озакка сузылган аерылышу көтә.
Раил киткән саен йорт тагын да тын кала, ә әти-әнинең төнге уйлары кабат йокысызлыкка әверелә. Аларның күңелендә үзгәрешсез бер теләк яши: «Дөньялар тизрәк тынычлансын иде». Бу теләк аларның көндәлек догаларыннан да төшми.
Раил
Комментарийлар