Шәһри Казан

Азгынлыгы хур итте

Салиха апа белән Кәбир абзыйның 8 баласы да укып кеше булып, үз тормышларын корып яшиләр. Балалары сау-сәламәт булса, кеше арасында йөзгә кызыллык китермәсә, әти-әнинең дә халык арасында дәрәҗәсе була. Мәктәптә укыганда да тәртипле булды, яхшы укыды алар. Балалар, оныклар кайгысы күрмәдек, шөкер, дип яшәгәндә килде алар башына хурлыкның да иң...

Реклама

Уллары Айназның армиядән сәерләнеп кайтканына аптырап йөргән иде ана. Армиядән көтеп алган кызы янына да бармый, башка кызларга да исе китми, гел егетләр белән генә аралаша башлады ул. Мунчага да элек абыйсы белән яки үзе генә керсә, хәзер иптәшләрен алып кайта. Әти-әниләре, туганнары әйтә торгач, димләп кенә көчкә өйләндерделәр үзен. Читтән торып институтны тәмамлады, йорт-җир җиткереп яшиләр. Өч балалары да булды. Әмма хатыны белән аралары гына салкын. Мунчага юынырга да күрше ирен чакыра Айназ. Хатыны белән аерым йоклый. Төн урталарына кадәр йөреп кайта торган була. Кайбер хатыннар да, Айназ белән ирләре арасында нәрсәдер бар дип шикләнеп, шул хакта хатынына әйткәлиләр. Әмма ир, «шахмат уйнап утырдык» йә «телевизор карап утырып онытылганмын» дип, көн дә бер ялган уйлап табып кайтып керә. Хатын-кыз тирәсендә чуалганы сизелмәгәч, эчеп исереп тә йөрмәгәч, хатыны да артык тикшереп тормый. Көннәрдән бер көнне Салиха карчык мунчага керсә, улы бауда икәнен күреп өнсез кала. Карты белән икәүләп бауны кисеп төшерәләр, күршеләрне чакырып кертәләр. Айназның ник үлгәнен беркем белми.
Айназ мәктәп директоры булып эшли бу вакытта. Укучы малайларны: «Военкомат шулай тикшерергә кушты», - дип көчли торган була ул. Бу хәлләрне укучылар әти-әниләренә дә әйтергә куркалар. Бер укучының укытучы өстәленә салган язуы буенча мәктәпкә хокук сакчыларын чакыртканнар икән. Аларның ни өчен килгәннәрен ишеткәч, өенә кайтып киткән дә бауга менгән Айназ. Берничә көн узгач, язып калдырган язуын табып укыгач, әнисе дә улы үлеменең сәбәбен белә. «Ул хәбәр үле гәүдәсен күрүгә караганда да авыррак булды», - дигән ана. Бу «һөнәр»енә 60 нчы елларда армиядә өйрәнеп кайтканын әйткән була инде ул күршесенә. Шуңа күрә ирләр белән генә аралашырга яраткан да икән. Шул хурлыктан олы улы эчүгә сабышты. Укуын ташлап, урлашып йөреп, төрмәгә керде. Икенче улы да читкә китеп барды, әнисе янына да кайтмый. Кызын да йөргән егете ташлады. Ата-анасы, үлгәнче, кеше арасына чыгып йөрергә оялды. Әтисенең йөрәге чыдамады, кинәт кенә үлеп китте. Ул да үлгәч, анага бигрәк авыр булды. Эчен бушатырга, сөйләшергә дә кешесе юк. Килен белән дә сөйләшергә кыен, аңа болай да бик авыр, балалар өчен дә борчыла. Шулай уйланып йөреп юләрләнде, ахры, саташып сөйләшә башлады ул. Өйдә калдырып чыгып китеп тә булмый, чыгып китсә, кайта белми. Балаларының кечкенә вакытларын күзаллап, үз-үзе белән сөйләшеп йөри торгач, урын өстенә калды. Берәр елдан үлеп тә китте.
Кайберәүләр: «Тумыштан шундый булып туалар, авыру ул», - дип аклыйлар андыйларны. Бернинди авыру да түгел, азгынлык бу. «Дед»ларның бу шөгыльне әле дә армиядә куллануын әйтәләр. Күптән түгел генә армиядән кайткан күрше егете дә мактанып, аты-юлы белән, «яшьләрне шулай эшләттек», дип сөйләп йөри. Казармаларда видеокүзәтүләр куеп та буладыр бит. Бер кешенең азгынлыгы ничә кешенең язмышын бәхетсезлеккә китерә югыйсә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: