16+

Безне ташлап киткән ирне кире кертергәме?

Сезгә киңәш сорап язуым. Алты ай элек мине ирем ташлап китте. Кечкенә улым белән икәү утырып калдык. Булышмады, әти-әни ярдәме белән көн күрдек. Бик авыр булды, төннәр буе елый идем.

Безне ташлап киткән ирне кире кертергәме?

Сезгә киңәш сорап язуым. Алты ай элек мине ирем ташлап китте. Кечкенә улым белән икәү утырып калдык. Булышмады, әти-әни ярдәме белән көн күрдек. Бик авыр булды, төннәр буе елый идем.

Күптән түгел ирем кайтты да, бу дөньяда бездән дә кадерле кешеләре булмавын, безне генә яратуын әйтеп кат-кат гафу үтенде. Ә мин инде аны яратмыйм, бәгырем катты, хыянәтен кичерә алмыйм. Алты ай эчендә аннан башка яшәргә өйрәндек. 

Әмма икенче яктан, улымның әти-әниле булып үсүен телим. Башка балалар янында кимсенә күрмәсен дип куркам. Хәзер очын-очка ялгап булса да яшибез, ә алга таба улымны аякка бастырырга көч-хәлем җитмәсә? Бәлки иремне кертергәдер? Нишләргә? Күңелдә мең дә бер шик...

Гөлшат З.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Хатын кыз югалмый, ничек булсада тузэ. Бер Баланы аякка бастыра ала. Кертунен мэгънэсен курмэдем уземдэ. Тамыры ныгыгач тагын йори ул. Бер киселгэн ипи янадан ябышмый. Барыр жире булмагач шулай тэмле сойлэшэ ул . ышанып кертэ курмэ тагын

    • аватар Без имени

      2

      0

      Конкретно кертмэскэ сенлем Кая Китая сезне ташлап шунда яшэсен Кочле хатын булсагыз Ходай ярдэменнэн ташламас ИншАллах

      Мөһим

      loading