Нурсанә һәм Рафаэл Закировлар йортының һәр почмагында мәхәббәт яши.
Ишегалдыннан ук каршы алучы аллы-гөлле чәчәкләр, йортта хөкем сөргән җылы мохит, йортның төрле почмагына сыенган фоторәсемнәр – барысы да мәхәббәт хисе белән сугарылган. Алай гынамы соң, әңгәмәдәшләремнең бер-берсенә җайлырак урын бирергә тырышуларына, Нурсанә апаның әкрен генә хәләленең иңнәреннән кочып алуына, Рафаэл абыйның, инде җитмеш яше узса да, үзенең сөйкемлелеген, чибәрлеген югалтмаган тормыш чәчәгенә сокланып каравына кадәр мәхәббәт хисенең җылылыгы сеңгән. Сүз белән кычкырып әйтелмәсә дә, гади генә тоелган эш-гамәлләр аша исбатланып, еллар ташкыны да сүрелдермәгән мәхәббәт ялкыны яши Нурсанә апа белән Рафаэл абый арасында. Инде менә илле бер ел шулай бер-берсенә мәхәббәтле күзләр белән карап яши алар.
- Бүгенге кебек гел мәхәббәтле генә булмагандыр инде тормыш юлыгыз? – дип кызыксынып сорыйм әңгәмәдәшләремнән.
- Гел шулай тату яшәдек, - дип ике дә уйламыйча җавап бирә Нурсанә апа. – Бер тапкыр кул күтәргәне, тавыш чыгарганы, бер тапкыр да кырын күз белән караганы булмады Рафаэлнең. Бик матур, бик тату гомер иттек, Аллага шөкер. Гомер буе Рафаэлемнең мәхәббәтен, ихтирамын тоеп, аның канаты астында мохтаҗлык кичерми яшәдем.
Аз сүзле, җайлы Рафаэл абыйның кемгәдер тавыш күтәреп, усалланып сүз дәшүен күз алдына китерүе кыен. Аны якыннан белгән һәркем минем әлеге фикеремне җөпләми калмас. Ветеринария институтын бетереп, гомер буе шул һөнәргә тугры булып яши Рафаэл абый. Заманасында авылның йөзек кашы булган мал табибы лаеклы ялга чыккач та, авылдашларына шактый хезмәт күрсәтә әле. “Мал хакы”, - дип, ярдәм сорап килгән беркемне дә борып җибәрми.
1971 елда институт бетергән 23 яшьлек яшь белгечне Анатыш авылына эшкә җибәрәләр. Нурсанә апа белән дә шушында очраштыра аларны язмыш. Иптәш кызына кунакка килгән чибәр, шомырттай чем кара чәчле 18 яшьлек Нурсанәгә бер күрүдә гашыйк була Рафаэл абый. Очрашулар эзләп, Анатыш-Яңа Сала юлларын әллә ни озак таптарга туры килми аңа. Бер елдан соң, Нурсанә апаны урлап алып кайта Рафаэл абый. Парлы, мәхәббәтле тормыш башлана. Авылларда колхозларның гөрләп торган чагы. Хуҗалыклар күпләп терлек асраган еллар. Рафаэл абый эшкә чыгып китә, ә Нурсанә апа кайнанасы белән гаилә җылысы сагында кала.
Тормышларына тагы да ямь өстәп, 1974 елда уллары Рамил, 1976 елда кызлары Рамилә дөньяга килә. Балалар үсә барган саен, аларның киләчәге өчен борчылу да арта. Рафаэл абый озак тормый, гаиләсен алып, мәктәбе, балалар бакчасы булган Девятово авылына күченә. Кая гына барса да, яраткан һөнәренә хыянәт итмәүче гаилә башлыгы анда да маллар тирәсендә кайнаша.
1986 елда тормышындагы иң зур борылышларның берсен ясый Рафаэл абый. Гаиләсе белән Корноухово авылына кайтып төпләнә һәм бөтенләйгә шунда кала. Ул чакларда гөрләп торган совхоз була ул. Вәгъдә ителгән фатир да бирелә, эш тә табыла. Баш ветеринар булып билгеләнгән Рафаэл абыйга йөртүчесе белән аерым машина да бирелә.
Авыл халкы арасында бик тиз абруй казана Закировлар. Дәрәҗәле эш урынында эшләгәне өчен генә түгел, ярдәмчел, гадел, тәртипле булулары өчен хөрмәт итә аларны авылдашлары.
1989 елда көттереп кенә Ранияләре дөньяга килә. Еллар узып, тормышлары көйле генә барганда, Нурсинә апаның күңеленә бер изге уй килә.
Оясында ни күрсә....
- Балалар үсеп таралышты. Раниябезнең дә мәктәпне тәмамлар вакыты җитеп килә. Икебезгә генә ямансу булмас микән? Әллә балалар йортыннан берәр ятимне тәрбиягә алабызмы, Рафаэл? – дип, әкрен генә иптәшенең чемен тартып карый Нурсанә апа. 2005 еллар була бу.
Һәрчак төптән, җирдән уйлап эш итүче Нурсанәсенә каршы килми Рафаэл абый. Ниятләренә хилафлык китерми, тулы ятимә – ун яшьлек Анастасияне балалар йортыннан бер айга кунакка алып кайта Нурсанә апа. 15-16 яшьләрдәге Раниясе белән бик тиз дуслашып китә Настя. Раниянең: “Әти, әни!” – дип дәшүенә ияреп, ул да Нурсанә апа белән Рафаэл абыйга “Әти”, “Әни”, - дип дәшә башлый.
Нурсанә апаны бимазалап торган: “Ошатырмы икән безне?” – дигән шик-шөбһәләрне Настяның: “Можно я у вас навсегда останусь?” – дигән сүзләре тарата да куя.
- Безнең кызыбыз буласың килсә, ике шарт куям мин сиңа, - ди гаилә башлыгы русчалатып. – Беркайчан да ялган сөйләшмәскә һәм кеше әйберенә кызыкмаска!
Тәртипле гаиләнең язылмаган кануннарын тиз үзләштерә Настя. Татарча сөйләшергә дә өйрәнә, мәктәптә тырышып укый, тыйнак, басынкы, тәртипле булып үсә. Әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Медицина училищесын тәмамлый. Бүген инде үз оясын булдырып, шул ояда былбылдай өч бала тәрбияли.
- Бәхете булды Настябызның, Аллага шөкер. Бик сөенәбез аның өчен. Шалтыратып, җае чыккан саен кайтып, хәлебезне белеп тора, - дип, горурланып Настясы хакында сөйли Нурсанә апа.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән мәкальнең асылына Анастасия мисалында ныграк инана ул.
Закировлар – зыялы нәсел. Рафаэл абыйның әти-әнисе югары белемле укытучылар була. Балаларын да югары белемле итәргә тырышканнар. Абыйсы Ренат югары белемле агроном була. Сеңлесе Галия гомере буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.
Рафаэл абый үзе дә нәселләренә хас зыялылыкны саклап, өч баласына да югары белем бирә. Уллары Рамил Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, табиб-педиатр белгечлеге ала, кызлары Рамилә педагогик һәм игътисадчы һөнәрен үзләштерә, кечкенәләре Рания КФУ тәмамлап, шунда ук мөгаллимлек итә, педагогия фәннәре кандидаты. Иптәше Инсаф белән бер малай үстерәләр. Инде бу көннәрдә Рафаэл абый белән Нурсанә апаның оныклары Инсаф югары уку йортын тәмамлап, диплом алу мәшәкатьләре белән йөри.
- Үзегез дә югары белемле булгач, балаларыгызга да югары белем бирүне максат итеп куйдыгызмы, әллә балалар үзләре тырыш булдылармы? – дип кызыксынам Закировлардан.
- Икесе дә бардыр инде, - дип җаваплый алар бертавыштан. – Рамилебез мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Калган балаларыбыз да яхшы укыды. “Укыгыз, укыган кеше югалмас”, - дип һәрчак әйтә килдек үзләренә.
Бүгенге көндә балаларның һәрберсе әти-әниләре күрсәткән юлдан тайпылмыйча, аларның киңәшләрен маяк итеп, олы тормыш юлыннан атлый.
“Икәү генә калдык”, - дип уфтанмый Нурсанә апа белән Рафаэл абый. Татарстанның төрле почмагына сибелеп яшәүче балаларының күңел җылысын тоеп, аларның уңышларына сөенеп, зарыгып көтеп алып, гомер көзләренә атлый алар. Икәүләшеп, гөрләшә-гөрләшә, бакчада кайнашалар, җиләк-мәтрүшкәсен җыеп кайталар, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, кара-каршы утырып, чәйләп алалар.
Бүген дә әнә сөю тулы күзләре белән багып, хәләленә чәй ясап бирде Нурсанә апа. Рафаэл абый яратканча: куе һәм мәтрүшкәле итеп. Аз сүзле гаилә башлыгы елмаюлы карашы белән Нурсанә апага карап куйды. Мәхәббәт, рәхмәт хисе белән тулган, бернинди артык сүзләр дә таләп итми торган җылы караш иде ул.
Чыннан да, мәхәббәтле йортта мохит тә башка шул. Анда үскән балалар да күпкә бәхетлерәк, эчкән чәйләр дә тәмлерәк, әйтелгән һәрбер сүз җылылык белән өркетелгән. Нәкъ тә менә Закировларның мәхәббәт белән тулган ояларындагы кебек....
Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар