16+

Бүген үк, хәзер үк башлыйк!

Соңгы көннәрдә сәламәтлек турында уйлана башладым. Әллә замана зәхмәте, әллә өлкәнәю галәмәте – белмим, әмма быел мин кояшны яратмыйм башладым. Аз гына кояш астында торсам да, эссе суга, кан басымы күтәрелә, баш әйләнә, дигәндәй...

Бүген үк, хәзер үк башлыйк!

Соңгы көннәрдә сәламәтлек турында уйлана башладым. Әллә замана зәхмәте, әллә өлкәнәю галәмәте – белмим, әмма быел мин кояшны яратмыйм башладым. Аз гына кояш астында торсам да, эссе суга, кан басымы күтәрелә, баш әйләнә, дигәндәй...

Коронавирус зәхмәте саулыкка игътибарны юнәлтте. Тән температурасы аз гына күтәрелдеме – башка әллә нинди уйлар килә. Теге яки бу җирең кычыта башласа да, кан басымы күтәрелсә дә, шик-шөбһә туа башлый. Ковид – ул әкият, диючеләр дә вазгыятьнең чыннан да катлаулы булуына инде инангандыр. Бар да зарлана, бар да шөбһәләнә хәзер. Саклык чаралары йомшартылса да, маска-перчаткаларын киючеләр дә арта бара әнә.

Әйе, сәламәтлек – зур байлык ул. Саулыгың булмаса, син хыялланган әллә нәрсәләр хыял булудан узмый. Исән-сау булсаң, сәламәтлегең борчымаса, әллә ниләр эшләргә була, ләбаса. Кызганыч, бар кеше дә моны аңлап бетерми шул. Белә торып, үзебезгә үз кулларыбыз белән зыян салабыз, гомерне кыскартабыз, шатланып-куанып, инде эшләгән эшләреңнең әҗерен күрер вакыт җитеп барганда гына, йөрәк үзен сиздертә башлый, табибларга күбрәк мөрәҗәгать итәсең, башка проблемалар килеп чыга.

Еш кына урамда иртәләрен яки кичләрен йөгереп йөрүче кешеләргә дә, таяк тотып, тиз йөреш белән шөгыльләнүче олы буын вәкилләренә дә, иртәләрен-кичләрен бассейн, фитнес-залларга йөрүчеләргә дә сәерсенеп карыйбыз, шулай бит. Янәсе, эшләре беткән боларның. Я булмаса, башка эшләре юкмы икән, дибез. Ә бит, асылда, алар безнең ишеләргә – көне буе офисларда бөкрәеп, компьютер алдында утыручыларга да, 300-400 метр ераклыктагы кибет-базарларга машинада гына йөрергә күнеккән яшь һәм урта буын кешеләргә дә сәерсенеп карарга тиешләр. Юк, алар артык уйлап та тормый ул. Аларга үз сәламәтлекләре кадерле.

Шөкер, андый кешеләр арта бара. Шөкер, саулыкны ныгытырга да бөтен мөмкинлекләр бар хәзер. Түләүлесе дә, түләүсезе дә. Теләк кенә кирәк. Анысы инде һәр кешенең үзеннән тора.

Ләкин күбебез әле “иртәгә” белән яшибез. “Иртәгә йөгерә башлыйм, иртәгә бассейнга барам, дүшәмбедән яки айның беренче көненнән залга йөриячәкмен, 1 гыйнвардан ябыга башлыйм...”. Таныш хәлдер, шулай бит.
Ә асылда – иртәгә бүгенгедән башлана. Менә хәзер үк. Соңга калмыйсы иде...
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading