Шәһри Казан

Булдыклы ир барысын да булдыра

«Шәһри Казан»ның 3 май санында «Хатын-кыздан туя белмәдем» дигән язманы укыгач, күрше хатыны белән аптыравыбызның чиге булмады. Дөресен әйтим, иң элек Кәрим атлы яшьтәшне эт итеп сүктек. 76 яшенә җитеп, бер дә акыл кермәгән икән моңа. Ак сакаллы карт булып, мәчеткә йөрисе кеше хатын-кызлар белән чуалганын сөйләп йөрмәсә инде. Хәзер...

Реклама

«Шәһри Казан»ның 3 май санында «Хатын-кыздан туя белмәдем» дигән язманы укыгач, күрше хатыны белән аптыравыбызның чиге булмады. Дөресен әйтим, иң элек Кәрим атлы яшьтәшне эт итеп сүктек. 76 яшенә җитеп, бер дә акыл кермәгән икән моңа. Ак сакаллы карт булып, мәчеткә йөрисе кеше хатын-кызлар белән чуалганын сөйләп йөрмәсә инде. Хәзер дә берәр яшьрәк хатын үзенә кунакка чакырса, бер дә каршы килмәс иде, мин әйтәм.
Ирләр турында шулай сүз иярә сүз чыгып, күршем Хәдичә белән ирләребезне искә алдык. Алар күптән вафат инде, урыннары җәннәттә булсын. Кәрим абзаң кебек 80 яшькә якынлашу түгел, алтмышка да җитә алмадылар, бахырлар. Яшереп торасы да юк, эчәргә яраттылар. Эчкән ирдән бернинди наз да, ягымлы сүз дә ишетмисең. Хәзер уйлап куям, бүгенге яшьләр булса, әллә кайчан аерылып киткән булырлар иде, ә без исә балалар дип түздек. Аерылып китү турында хәтта уйга да кермәде. Шул эчкече ирне дә карап-тәрбияләп яшәдек. Эчкән кешедән нәрсә көтәсең, сиңа да, балаларга да игътибар юк. Эшендә дә хөрмәт күрми. Туганнар да читләшә. Ә теге язмадагы Кәрим исә булдыклы ир булган. Хатынының да күңелен күргән, чит хатыннарга да күңелсезләнергә ирек бирмәгән. Эше дә барган, тормышы да гөрләгән. Яши белеп яшәгән, безнекеләр кебек эчкече булса, хатыннар үзләренә якын да китермәс иде. Беркемгә кирәкмәгән бер мәхлук булып яшәр иде шунда. Менә шул инде, бер ирне алып аның урынына икенчесен куярлык түгел. Йә ул эчә, йә хатыннар белән йөри. Икесенең берсе. Эчә дип, хатыннарны артык ярата дигән сәбәп белән ирдән аерылып китеп тә булмый. Тормышны алып барырга, балаларны үстерергә кирәк бит. Аларны шул кеше итеп яшәгән без хатыннарга рәхмәт инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: