Шәһри Казан

Егылганнарны тартып торгызырга әзер ул

Ходай биргән иң авыр сынауларны да җиңәргә өйрәнгән Кадыйровлар гаиләсе белән шактый еллар элек танышкан идем. Ул чакта Рафаэль абыйның, баянын кулына алып, «Шахта» һәм «Арча» көйләрен сыздырып җибәрүе әле дә колак төбендә яңгырый сыман. Гомер буе сәламәтлектән мәхрүм булып яшәүгә карамастан, язмышыннан зарланмаган иде гаилә башлыгы ул вакытта. Ни...

Реклама

Бу юлы аның улы Маратның яшәеше кызыксындырды. Билгеле инде, сүзебез дә әтисен искә төшерүдән башланды.
Рафаэль абый сөйләшеп туймый торган, искиткеч ихлас күңелле кеше булды. Аның турында заманында классташы Мөхәммәт Мәһдиев тә «Бәхилләшү» әсәрендә болай дип язган иде: «Сугыш вакытында безнең класста Чөмә-Елга авылы малае Рафаэль укый иде. Гармунчы, сүз ярата торган. Гармунда ул шашып уйный - икенче дөньяга күчеп уйный. Рафаэльнең апасы пекарняда эшли иде, өйләрендә ипи бар. Ул юньле, акыллы малай. Көн саен диярлек миңа чеметеп кенә ипи кисәге бирә. Рафаэль! Шул елларда син безгә биргән ипи кисәге өчен мең вә миллион рәхмәт сиңа! Мин сине гел яхшылык белән искә төшерәм».
Рафаэль абый 1949 елда ук чирәм җирләрне үзләштерергә киткән җирдән бәхетсезлеккә юлыгып кайта. Бер исерек тракторчы гаебе белән, аның ике аягы да тездән өзелә. Сау-сәламәт киткән егетнең шундый хәлдә кайтканын күреп, туганнарының да бәгырьләре телгәләнә. Казанда ул тегүче булып эшләүче Рәйхана исемле кызга өйләнеп җибәрә. Әмма аның да, салкын тидереп, аяклары гарипләнә, көч-хәл белән генә, култык таяклары ярдәмендә йөри башлый. Бәхетсезлекләренә күрә, бердәнбер уллары Марат та тумыштан гарип була. Рәйхана апа улын, шифаханәләргә йөртә торгач, дүрт яшендә аякка бастыра. Әмма ул бик авырлык белән генә йөри башлый. Ата-ана улларын беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган кеше итеп үстерәләр. (Укытучылары аны өйләренә килеп укыта.) Маратны иптәшләре беркайчан да рәнҗетми. Егылганда тартып торгызган дусларына бүген дә рәхмәтле ул. Марат яшьтән үк дискотекалар алып бара, видеоклиплар ясый башлый. Бүгенге көндә ул, Киров районының Инвалидлар җәмгыяте рәисе буларак, башкаларның проблемаларын да хәл итә. Үзе дә егылганнарны тартып торгызырга әзер. Әлеге җәмәгать эшен ул бушка башкара. Әти-әнисенең кешелеклелек сыйфатлары Маратка да күчкән. Ул тормыш юлында әнисенең: «Сиңа таш белән атсалар, үзең аш белән ат», - дигән сүзләрен девиз итеп алган. Марат аяк-куллары сау булган кешеләрнең үзләренә эш таба алмый йөрүләренә аптырый. «Алма пеш, авызыма төш» дип көтеп ятсаң, берни дә майтарып булмаганын яхшы аңлый ул. Шуңа күрә, үзен гаиләнең тоткасы итеп саный.
Маратның яраткан шөгыле дә бар. Кечкенә машиналар җыя ул. Аларның ниндие генә юк Маратта. Тупланган машиналарының саны 700гә җиткән. Элекке Наполеон армиясенең макетын да үзендә булдырган.
Марат - тырыш, кайгыртучан гаилә башлыгы. Үзенә яшьтән гыйшык тотып йөргән Казан кызы Алинә белән тормыш корып җибәргәннәр. Алинә дә инвалидлар җәмгыятендә Маратның ярдәмчесе. Берничә ай элек кенә кызлары Мәдинәнең сау-сәламәт булып дөньяга килүе алар өчен зур шатлык булган. Кадыйровлар гаиләсе яңа туган көннең һәр мизгеленә куанып, сыкранмыйча, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: