Шәһри Казан

Гомер буе Фәхретдин әби дип йөргән әби Маһирә исемле булып чыкты

Арбор авылында без үскән урамны - Озын тык­рык - ялгызлар урамы дип йөртәләр. Монда авылның иң усал телле, бик эшчән, тормышны җигелеп тарткан ялгыз әби-­апалары яшәде. Сугыш афәтен үсмер килеш үз җилкәләрендә күтәреп, яшьлекләрен дә шуңа корбан итеп, сөйгән ярларын, улларын югалткан апалар, әбиләр алар. Без бала чакта ул әби­ләрнең...

Арбор авылында без үскән урамны - Озын тык­рык - ялгызлар урамы дип йөртәләр. Монда авылның иң усал телле, бик эшчән, тормышны җигелеп тарткан ялгыз әби-­апалары яшәде. Сугыш афәтен үсмер килеш үз җилкәләрендә күтәреп, яшьлекләрен дә шуңа корбан итеп, сөйгән ярларын, улларын югалткан апалар, әбиләр алар.

Без бала чакта ул әби­ләрнең чын исемнәрен дә белми идек. Вафа әби, Мостафа әби, Фәхретдин әби дип, ирләренең исемнәре белән атап үстек. Кичләрен алар янына кич утырырга чыгабыз. Әбиләр безгә үзләренең үткән гомерләрен, сугыш еллары авырлыкларын, яуга киткән ирләрен, улларын өзелеп көтүләрен сөйлиләр иде. Бер-берсенә ярдәм итешеп, ачтан үлмәс өчен, суыкта туңмас өчен, кыш көннәрендә ризыкны, утынны, керосинны янга калдырып, ике өй берләшеп кыш чыгуларын, үсмер кызларны окоп казырга, урман кисәргә җибәргәч, ут йотып яшәүләрен без, балалар, шаккатып тыңлый идек.

Реклама

Шул кичләрнең берсендә Гөлҗиһан апаның әнисе Фәхретдин әби (ул Маһирә исемле булган), елый-­елый, үзенең уллары турында сөйләде. Аның Гайфетдин, Фәсхетдин исемле ике улы булган (1921, 1924 елгылар). Алар да сугыш алдыннан бөркеттәй егетләр булып үсеп җиткәннәр, сугыш башлангач, икесен дә илебезне сакларга яуга алганнар. Гайфетдин колхозда ат җигеп эшләгән, атларны бик яраткан.
Берзаман Саба районының Шәмәрдән станциясенә сугышчылар төялгән поезд килеп туктый. Вагоннан бер солдат сикереп төшә дә: «Арборлар юкмы?» - дип кычкырып, халык арасыннан эзләп йөри башлый. Ул белә, безнең яктагы авыллардан халыкны чәчүлек өчен ашлык, бәрәңге ташырга Шәмәрдәнгә йөртәләр. Шулай ашыга-ашыга эзли торгач, Гайфетдин ерактан җигүле атны күреп ала - ат янында бер үсмер малай. Солдат егет йөгереп килеп, атның муеныннан кочып ала да үкси-үкси елый.

- Бу бит минем атым, сугышка киткәнче, шушы ат белән эшләдем мин. Мин Арбор егете Гайфетдин булам. Кайткач, әниемә, Гөлҗиһан апама, авылдашларыма миннән сәлам тапшыр. Безне еракка, фронтка алып китәләр. Поезд бик азга гына туктады. Авылдашларымны очратсам, сәлам җибәрер идем, әниемне, апамны, туган ягымны бик сагындым, авыл хәлләрен беләсем килде, - дип, атыннан көчкә аерылып, инде кузгалып киткән поездга йөгерә.

Менә шулай итеп аның сәламе авылга кайтып җитә. Улының соңгы сәламе әнисенә, апасына гомерлеккә истәлек булып калды. Бәләкәй генә гәүдәле, ягымлы тавышлы шушы әби үлгәнче, «уфалла» арбасы тартып, җәй буе кәҗәсенә печән җыйды. Мунчасы да булмаган, бәләкәй генә хәерче өйдә картаеп үлде. Без, балалар, күрше әбине бик кызгана идек. «Их, сугыштан ике улының берсе генә исән кайткан булса да, Фәхретдин әби картайганчы арба тартып йөрмәс иде, мунчалы, сыерлы өйнең түр башында намаз укып, оныклары белән әвәрә килеп гомер иткән булыр иде», - дип сөйләшә идек.

Фото:allphoto.in

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: