Шәһри Казан

Көне шул да, кияү башка...

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә моннан күп еллар элек бер кызык хәл була. Гөлназга өч ел йөргән егете Динар (исемнәр үзгәртелде) Яңа елны каршыларга пилмән бөккәндә өйләнешергә тәкъдим ясый. 19 яшьлек кыз бу сүзләрне күптән көткән була инде - грек алласы кебек чибәр Динар белән өйләнешүләрен хәтта бөтен туганнар да көтә....

Реклама

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә моннан күп еллар элек бер кызык хәл була. Гөлназга өч ел йөргән егете Динар (исемнәр үзгәртелде) Яңа елны каршыларга пилмән бөккәндә өйләнешергә тәкъдим ясый. 19 яшьлек кыз бу сүзләрне күптән көткән була инде - грек алласы кебек чибәр Динар белән өйләнешүләрен хәтта бөтен туганнар да көтә. Яшьләр туйны җәй көне ясарга булалар. ЗАГСка гариза бирергә баргач исә 18 июльне сайлыйлар. Шушы көнгә ярты ел алдан урын алып куйган егет белән кыз, ЗАГС баскычында кочаклашып үбешкәннән соң, үз эшләре белән икесе ике якка китә.
Шатлыгыннан күктә йөзә кыз, туйга кемнәрне дәшәргә, ниндирәк күлмәк сайларга икәнен уйлап башы ката. Әле бит шушы мәшәкатьләр арасында Казан музыка училищесына да керергә хыяллана ул. Әнә пакеты тулы нота дәфтәрләре үзе белән йөри. «Әйдәгез, мин сезгә пакетларыгызны илтешергә булышам», - дигән ир-ат тавышына борылып караган кызны әйтерсең ток бәрә. «Күрдем дә үлдем» дигәннәре нәкъ шушы буладыр, - ди Гөлназ. Каршында басып торган ир заты күрер күзгә әллә кем дә түгел бит юкса. Кырынмаган, спорт костюмыннан үзе. Җитмәсә, трикосының тез башында тишеге дә бар... Бу егеткә беренче караштан ук гашыйк булган кыз Динарга кияүгә чыкмаячагын шунда ук төшенә. Динар гына аны аңларга теләми. «Ничек шулай эшли аласың? Туганнардан оят», - дип өзгәләнә егет. «Аннан соң газапланганчы, араларны хәзер өзү яхшырак», - ди аңа кыз.
Җәй көне кыз хыялын тормышка ашыра - укырга керә һәм Казанда яши башлый. Түбән Камага кунакка килеп, кызның башын әйләндергән Казан егете Илнар белән дә күрешүләр ешая. Тиздән ул аңа тәкъдим дә ясый. ЗАГСка баргач кына җәй көне язылышыр өчен бер генә буш урын да калмаганлыгы ачыклана. Әмма... Язмышмы бу? ЗАГС хезмәткәре, журналын карый торгач, аларга: «18 июльгә бер урын бар. Бер пар язылышудан баш тарткан», - ди. Гөлназ исә көлеп үк җибәрә. Ул бит бу көнне Динар белән язылышырга тиеш иде. Көне шул да, кияү башка менә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: