Шәһри Казан

«Күрми күргән ир бит ул»

Җәйге ялыбыз вакытында кызык пар белән танышкан идек. Башларында мөгез үсмәгән үсүен - бары тик хатыны иреннән унөч яшькә зур. Ун яшьлек уллары бар үзләренең. Кызыгы исә кырыкны узган хатынның бала булып күренергә тырышуында. Кызганычы - ул иренең саруын соң дәрәҗәгә җиткереп кайната иде...

Реклама

Пар тек пар инде, дип башта игътибар да итмәдек. Әмма бераздан күз үзеннән-үзе аларга төшә башлады. Курганнан килгән әлеге ир белән хатын икесе ике полюс белән бер. Хатын мунча миллеге яфрагы кебек иренә ябышып диярлек йөри, бертуктаусыз нидер сөйли, тегесе исә үз чиратында, чирканган кыяфәт чыгарып, теш арасыннан сөзеп кенә җавап бирә. Үзенең күзендә кешеләрдән кыенсыну димме, оялумы - әмма хатыны белән аралашу аның өчен җан газабы икәне йөзенә язылган. Башта хатынкайдан ял иткән һәр кеше диярлек көлде бугай - арттан пионер, алдан - пенсионер дигән уй кемнең генә башына килмәде икән? Инде яшьлек матурлыгы шактый артта калган хатынкайның яшьләрне, мәктәп балаларын уздырып кып-кыска күлмәк-шортылар киюе, йөзенә балалык гөнаһсызлыгы ягарга тырышып йөрүе ирен читенә елмаю кундыра иде. Шактый юкарган чәчен баш түбәсенә койрык итеп җыеп куя да ике зур колагы тырпаеп кала... Һәр яшьнең үз кысалары шул. Матур тыгыз тән булмаса, аны инде күрсәтүдән күрсәтмәвең артык дигәндәй. Ир, бахыр, шуны аңлапмы, «Ник тагын бу күлмәгеңне кидең, үзеңне көзгедән күрдеңме?» - дип, үртәлүен күрсәтеп тә тора. Соңрак билгеле булганча, иргә әле күптән түгел генә утыз тулган икән, хатынкай - Оксанага яңа ел төнендә 44 туласы.
- Утыз яшемә якынлашып та кияүгә чыга алмый тилмердем, - дип Оксана язмышын көтмәгәндә бәян итте. - Әлбәттә инде, моны мин ир күрмәгән кеше, дип аңларга кирәкми. Ул яктан күңелне күрүчеләр табыла иде, аннан, син яхшы, дип ашыга-кабалана хатыннары янына чабалар иде. Мендәргә елап туйдым, ялгызы гына мине үстергән әнием, язмышың шулдыр, күн, дип нервыга тия җитмәсә. Ник күним ди мин? Үземнең яшьтәгеләрдән өмет өзгәч, максат куйдым - берәр яшьрәкне табам да, булган тәҗрибәм белән башын әйләндереп, өйләндерәм. Васяны мин күреп, әһә, бу миңа кирәкле кеше дигәндә, аңа унҗиде яшь иде. Әни, кеше баласын әрәм итмә, барыбер бергә торып бетерә алмыйсыз, диде. Кеше язмышын кайгыртканчы, минем әле үз язмышым бар! Мин моның белән аралаша башладым. Маңка гына малай булса да, һаман башка ир-атлар кебек кулланмакчы гына була мине. Юк, дидем, бу юлы алай итә алмассың. Бергә булганда бар назымны бирәм дә моңа, бер-ике айга югалып торам - телефонны алмыйм, очрашуга бармыйм. Тилмерә бу балакай. Шулай өч-дүрт тапкыр булгач, моңа әйтәм: «Безнең балабыз була, ахры, аборт ясатырга булыш әле». Ә бу үзе дә бала бит - калтырап төште. Бала үтерттерә алмыйм, бергә яшәп карыйк ише җөмләләр төзи. Мин моңа: «Синең язмышыңны ботарлый алмыйм, әниләрең мине мәңге кабул итмәячәк», - дип лирика тезәм. Өйрәтеп куйганнар иде - ир кешене әлеге алым «ала». Алды - әниләре янына, теләсәгез-теләмәсәгез өйләнәм, дип алып барды. Әнисе акаеп карады инде, ә миңа аның әнисе ни, әбисе ни... Ир булсын! Булды! Шөкер, корсакка уза алмый интекмәдем - тиз уздым. Бер ел дигәндә, малай туды.
- Ирең белән яшәүләре артык җайлы түгел кебек күренә, - диюгә исә:
- Булса соң, - ди Оксана. - Аның сытык чыраеннан укам коелмый минем. Иң мөһиме - ул минем ир. Безнең бала бар. Ә мин хәзер бала-чага түгел инде - ирне ничек тотарга икәнен бик яхшы беләм. Малайны да шул ук эшкә җигәм. Күрми күргән ир ул, болай гына аерылышу да, башка хатынга китү дә булмаячак.
- Эт түгел ич ул, бәйдә тотарга, - дип елмаешабыз аны тыңлаган өч-дүрт хатын.
- Мин теләсәм, эт тә булыр, - дип зәһәрләнергә тырыша хатынкай. -Минем бәхеткә хакым юкмы әллә? Аңа ошыйм, дип кияүгә чыкканнан бирле рәхәтләнеп ашаганым да юк - гел диетада дигәндәй. Көен көйлим, өс-башын карыйм, бөтен хезмәт хакымны целлюлитка каршы массажга тотам. Колакларыма да акча җыям әле - операция ясатсам, курчак кебек булачакмын.
Әйтәм бит, кызык та, кызганыч та булды Оксана белән аралашу. Ирле булам, дип шундый корбаннарга бар әле син! Иргә ошыйм дип, үзең теләгән ризыгыңны да ашама! Ире чыгып китсә, Оксана белән ни буласын уйлау да куркыныч. Күрми күргән ир бит ул, дип кенә сөйкемсез сөяк булу кебек куркыныч зәхмәттән Ходай Тәгалә үзе сакласын иде гүзәл затларны. Без бит һәрберебез яратуга мохтаҗ...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: