Шәһри Казан

“Кызлыгымны югалткан төнне үкереп еладым”

Тормышта могҗизалар булмый, диләр. Була икән шул. Моңа инаныр өчен ерак барасы түгел, барысы да үз тормышымда, минем белән булды. Күңелемдә йөрткән бу хәлләрне сезгә дә язарга теләдем. 

Илгиз белән бер авылда туып үстек. Мәктәптә укыган елларда дуслашып киттек. Башлангыч сыйныфларда укыганда, мәктәптән кайтуга күрше тирә балалар белән җыелышып бергә туплы уйный идек. Беренче хисләр шул вакытта барлыкка килде бугай. Мин дә, ул да гел бер-беребезгә якынрак булырга тырыштык. 

Клубка йөри торган яшькә җиткәч, хисләр мәхәббәткә әверелде. Билгеле, без очраша башладык. Тәүге тапкыр таң аттыру, кочаклашу, үбешү... Илгиз – минем яшьлек мәхәббәтем. Мәктәпне тәмамлап икебез дә Казанга киттек. Ул - авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча, мин икътисад институтына укырга кердем. Көн дә сагынышып күрешә идек, бер-беребездән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый идек. Әти-әниләребез дә бу хәлгә сөенде, киләчәктә кода-кодагыйлар булырга хыялланды.

Тик... арага ятлар керде. Үзебезнең курста укучы шәһәр егете Булат башымны әйләндерде дә куйды. Сихерләнгән кебек булдым. Әллә тәмле теленә, әллә буй-кыяфәтенә, әллә акчалы кесәсенә кызыктым. Илгиз миңа кирәк түгел иде инде. Аерылышуны Илгиз бик авыр кичерде. Күпме генә үгетләсә, ялварса да, мин аны кабул итмәдем. Киресенчә, ачуланып кудым, “башка күземә күренмә” дидем. 

Булат белән озак йөрмәдек. Ул үзенә кирәген “алгач”, мине ташлады. Ул төнне Булат салмыш иде. Күпме генә карышсам да, тәнемне назлавыннан туктамады. Янәсе “тиздән барыбер өйләнешәбез”. Мин үземне аңа ышанып тапшырдым, ә ул япь-яшь кыз баланы утка салды. Хәзерге акылым булсамы... Илгизне шул кәбахәткә алмаштыра идемме соң мин?! Кызлыгымны югалткан төнне үкереп еладым. Бу төн Илгиз белән булырга тиеш иде бит...

Еллар үтте. Мин Рәмис исемле тәртипле егет белән танышып, аңа кияүгә чыктым. Улыбыз туды. Яратышып яшәдек. Тик биш ел элек Рәмисемне югалттым, юл һәлакәтенә очрап үлде. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Шулай да “улымны өйләндерәсе, оныкларымны күрәсе бар” дигән уй яшәргә көч бирде. Улым башлы-күзле булды, оныгым да бар, аерым яшиләр. Ә мин ялгыз калдым.

Реклама

Иремне яратсам да, гомерем буе Илгизне сагынып яшәдем. Теге вакытта аны куып җибәрүем өчен үземне битәрләдем, гафу итмәдем. Ә гафу үтенү өчен ничә ел буена бер тапкыр да үзен күрә алмадым. Аның чит төбәктә яшәвен генә белдем.

Могҗизалар була икән ул! Моннан ике ел элек эш буенча авыл клубына кергәч, мин аны күрдем! Ниләр кичергәнемне белсәгез! Тәнемә эссе йөгерде, үземне кая куярга белмәдем. Яшь кыз кебек оялып басып тордым. Тик тиз арада үземне кулга алып, Илгизгә клуб ишегалдына чыгып сөйләшергә тәкъдим иттем, каршы килмәде. 

Язмышлар, язмышлар... Аралар өзелгәннән соң, Илгиз укуны ташлап авылга кайтып киткән. Питерда яшәүче туганнары янына барып, шунда белем алган, эшкә урнашкан. Бер фирмага җитәкче итеп билгеләнгән. Өйләнгән, кызлары бар. Тик беләсезме, ул да хатынын югалткан... Эштән кайтканда, кинәт йөрәге тоткан. 

Илгиз миңа ачу сакламавын әйткәч, йөрәгемнән таш төшкәндәй булды. Клуб ишегалдында ничә сәгать утырганбыздыр, хәтерләмим. Елаштык та, көлештек тә. Тик без шуны аңладык – без дөньяга бер-беребез өчен туганбыз, бергә булу өчен яралганбыз. 

Иллегә җиткәндә, мин дә чын бәхетнең, сөеп-сөелеп яшәүнең ни икәнен татыдым. Илгиз мине үзе белән Питерга чакырды. Балаларыбыз каршы килмәде, киресенчә, парлы булуыбызны теләде. Мин бер ай эчендә Казандагы бар эшемне җайладым да яратканым белән Питерга китеп бардым.

Аның белән үткәргән беренче төн гаҗәеп сихри булды. Акылдан шашып, таң атканчы яратыштык. Яшьлектәге хисләр кабат дөрләп яна башлады. Ничә еллар буе көтеп алынган бәхет бит бу! Аллаһы Тәгалә тигез, озын гомерләр бирсен, бу бәхетне әле күп еллар татырга насыйп булсын иде!

Гөлнур Усманова
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: