Шәһри Казан

«Үлемне күрәсем килде...»

Укытучы дипломы алып та үз һөнәре буенча эшләмәүчеләрне аңлыйм мин. Эш хезмәт хакында да, кәгазь эшенең күп булуында гына да түгел. «Икеле» куйган яки орышкан өчен укучыларың тәрәзәдән ташлана, асылынып үлә башласа, мәктәпкә көпә-көндез утлы корал алып килеп, маңгаеңа терәсә, мөгаллимлек юлыннан киткәнеңә үкенеп туя алмассың.

Әле кайчан гына, мондый хәлләр Америкада гына була ул, дип тынычлап йөри идек, юк икән, бездә дә тарала башлаган икән әлеге «чир». «Җимешләр»ен татый башлагач, аңладык менә.

Гаеп «Ну, погоди!»да гынамы?
Мәскәүнең 263 нче мәктәбендә булган хәл илебезнең төрле почмакларындагы укытучыларны уятып җибәрде. Зур мәктәпләрдә мәсьәләне җитәкчеләр шәхсән үз күзәтчелегенә алса, бала саны азрак булган белем бирү йортларында һәр мөгаллим куйган «икеле»ләрен, ясаган кисәтүләрен барлап чыккандыр, мөгаен - кемнең кемдә үче бар икәнен белеп тору өчен. «Безнең укытасыбыз килә, туйдык кәгазь эшеннән, көн саен булып торган тикшерүләрдән», - дип зар елаган укытучылар өчен менә дигән «күчтәнәч» булды инде бу Мәскәүдәге хәл.
Хәзер басым тагын да артыр, дип фаразларга җирлек бар. Мәгариф идарәсе җитәкчеләре, министрлык белән берлектә, җыелышлар уздыра башлады инде, әлегә нинди карарга килүләре генә билгеле түгел. Ай, кызыкмыйм мин бүген мәктәп казанында кайнаучыларга...
Тик бу мәктәп эчендә генә йомылып кала торган проблема түгел шул. Россия Президенты Владимир Путин 10 нчы сыйныф укучысының кылган гамәлен яшүсмерләрдә сәнгати зәвык булмавы белән бәйләп карарга кирәк дип аңлата. «Яңа буынны театраль, драматик һәм музыкаль сәнгатьне аңлый торган итеп тәрбияләргә кирәк. Бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган булса, бәлки, Мәскәүдәге фаҗига килеп тә чыкмаган булыр иде», - дип белдерде илбашы. Президент кушкач, укучыларны мәҗбүриләп спектакльләргә йөртә башларлар, мәктәп программасына театр сәнгате ише берәр фән дә өстәп куярлар әле. Беренче чиратта балаларда матурлыкка мәхәббәт уятуны күздә тотып эшләнсә, бик хуп та бит. Тик бездә башлангычы яхшы булган эш-гамәлләргә план дигәннәрен дә китереп куша торган гадәт бар...
Тыеп карадылар бит инде - «Ну, погоди!»ны, «Буратино маҗаралары», «Кызыл калфак», «Мойдодыр»ны күрсәтү вакытын чикләделәр. Күрәсең, эш «начар» тәрбия бирә торган мультфильмнарда гына да түгелдер. Бүген «Ну, погоди!»ны карап үсүче балалар бармы икән соң әле?! Бәлки, хәзер закон чыгарырга яратучылар атыш-үтереш белән мыжлаган, бала психикасының астын өскә китерә торган фильмнарга, компьютер уеннарына да игътибар итәрләр. Совет мультфильмнары белән чагыштырганда, аларның зыяны «азрак», әлбәттә, шулай да «ярамый»лар исемлеген тутырырга, эш күрсәтергә кирәк бит.

Реклама

Мина кырындагы солдат хәлендә
Иң куркынычы - бу хәлне калган укучыларның ничек кабул итүләре. Мөгаллим янәшә бүлмәдә кан эчендә ятканда, балигъ булмаган егет ике дистәдән күбрәк кешене тоткынлыкта тотканда, дәрес булмаячак, дип шатлана-шатлана чыгу юлына барган балалардан нәрсә көтәргә? Укып туйгач, катырак сүз әйткән укытучыдан үч алу өчен тагын берәрсе шундый гамәлгә бармас, дип кем ышандыра ала?!.
«Мина кырында саклану өчен коралы да булмаган солдат хәлендә утырасым, әле шул хәлдә исән-имин яшәр өчен дә генералларга тәлинкә тотасым килми», - дип, бер ел элек физика укытучысы вазифасын калдырып, үз эшен башлап җибәргән танышымның сүзләрен ул вакытта колак читеннән генә уздырган идем. Мәскәүдә булган хәлдән соң аның белән кабат элемтәгә кердем. «Әле берәм-берәм нерв күзәнәкләрен генә үтерәләр иде, инде болай итеп тә һөҗүм итә башладылар. Киткәнемә бер дә үкенмим», - ди.
Россия Президенты В.Путин вакыйгага карата үз версиясен әйтте, Мәскәү мэры С.Собянин башкаланың барлык мәктәпләрен дә җентекләп тикшерергә боерды, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм белем бирү йорты директорлары ашыгыч чаралар күрергә тотынды. Система нәтиҗәле эшләсен өчен, тагын бер элемент җитми. Ата-аналар, тәрбия процессында төп көч икәнлекләрен аңлап, ярдәм кулын сузсалар иде.
Сүз уңаеннан. Сишәмбе көнне тагын бер хәбәр билгеле булды. Якутскида аспирант үзе эшләгән институт директорын пычак белән кадап үтергән. Кан эчендә яткан 55 яшьлек Александр Смеловны кабинетында коллегалары табып алган. Мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек аспирант узган ел эшеннән алынган булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: