Шәһри Казан

«Мин бүген юләрләр йортында буласы идем...»

Такташның Алсуыдай «үзе көлә, үзе сөйкемле» дигән юлларга туры килә торган бер ханымны беләм мин. Бар инде рәхәт кешеләр дисең, аның белән бер аралашканнан соң! «Алсу, син ирләрдә генә түгел, хатын-кызларда да кызыксыну уята торган серле хатын-кыз, карап торышка синең барысы да ал да гөл кебек», - дидем аңа берсендә.

- Әй җаным, мин күргәннәрнең йөрәккә алмый, өстәнрәк, төбенә төшмичә генә яшәргә өйрәнмәсәм, бүген юләрләр йортында булыр идем инде... Эшләр шуңа килеп терәлә язган иде бит... - дип сөйләп китте ул. - Мин тормышның төбеннән күтәрелдем. Гомер буе тартучым да, ярдәм итүчем дә булмады. Әнине ике бала белән әти ташлап киткәндә, миңа алты яшь иде. Ул көнне хәтерлим: әни, илереп, тәгәри-тәгәри елады, мал чала торган бауны алып, мунчага кереп китте. Әти дә көчкә ача торган мунча ишеген сеңлем белән төя-төя елаганны ишетеп кергән күршеләр әнине баудан төшерде.
Шул көннән минем әтисез генә түгел, әнисез дә тормышым башланды. Көннәр буе гел уйланып йөргән әни, хәсрәтен җиңеләйтү өчен, эчүгә сабышты. Әтине шулкадәр яраткан булса кирәк, сагышларын шуның ярдәмендә куып таратырга тырышты. Хәзер булса, безне балалар йортына илтеп тапшырган булырлар иде. Күрше-тирә бик миһербанлы иде, ач-ялангач булмадык. Әти-әниле ике ятимә кыз булып үсеп җиттек. Әнине күпме оялтырга, акылга утыртырга тырышып карасак та, барып чыкмады. Хәзер сөйләве генә җиңел, ул вакытта бик гарьләнә идем. Мәктәп эскәмиясеннән бергә дуслашып йөргән яраткан егетем бар иде. Чыгарылыш кичәсендә минекеннән башка бөтен кешенең әти-әнисе килде. Егетемнең әнисе мәктәптә завуч иде. Гел «бишле»ләрдә генә торган аттестатымны тапшырганда, кулымны кысты да: «Ярый, моңа кадәр сүз әйтмәдем, беренче һәм соңгы әйтүем: мин исерек Ниса кызы өчен ул үстермәдем...» - диде.

Бәйрәм итү мәҗлесенә калып тормадым, икенче көнне Казанның бер институтына документларымны тапшырдым да яңа тормыш башладым. Авылда сигезенче сыйныфта укучы сеңлемне укытып бетерергә һәм үземә дә яшәү өчен акча кирәк иде. Хәзер генә эш эзләүчегә чат саен белдерү, ул вакытта эш табу бик җиңелләрдән түгел иде. Бер йортта идән юучы итеп алдылар мине. Шулай итеп көндез укыйм, кич подъезд җыештырам, акчаны урталай бүләм дә сеңлемә җибәрәм. Өченче курска кадәр шулай эшләдем. Мин җыештыра торган йортка армиядән бер егет кайтты. Озын буйлы, чибәр... Беркөнне, шаяртып, швабрамны тартып алды да: «Миңа кияүгә чыкмасаң, бирмим», - диде. Шул көннән без аралаша башладык. Очраша башлавыбызга ун ай дигәндә, язылышып, бергә яши башладык, туйлар ясамадык. Тормышны җиңел генә кабул итүче, кулга ансат кына шуып керә торган акча турында хыялланган ир дигәнем уен автоматларына ияләште. Башта автомеханик булып эшләп йөргән иде дә, бераздан бөтенләй шул автоматларга ияләшеп, эшен ташлап, кайтып кермәс булды. Улыбыз тугач, әти кеше безне бала тудыру йортыннан да килеп алмады...

Мин бала һәм йорт эшләре белән мәшгуль идем. Кич үзебез яшәгән йорт подъездын юдым. Соң кайтуына ияләшелгән иремнең атнасына өч кенә көн өйгә кайтуы гадәти күренешкә әйләнде. Мин икенчегә көмәнле икәнемне белдем. Каенанам мине дә, үзен дә кызганды булса кирәк: «Бала бик татлы да бит, тик кечкенә чакта гына. Иреңнең бетеп барганын үзең күреп торасың, ике бала белән нишләрсең? Миңа өметләнмә, үз хәлем хәл. Бер баланы ничек тә үстереп була», - диде. Баланы төшерткәннән соң өзлегеп аңсыз яткан вакытымда «Ашыгыч ярдәм» чакыртасы урында сумкамнан соңгы тиеннәремне урлап алып чыгып киткән ир белән алга таба яшәп торуның мәгънәсе юк иде. Мин аңардан киттем. Аерылышуыбызга бер ел дигәндә, ирем наркотикларны күп кулланудан якты дөньядан китеп барды...

Ә миңа яшәргә кирәк иде. Баланы балалар бакчасына урнаштырып, укуымны тәмамлап, укытучы дипломы алдым. Тик мәктәпләрдә хезмәт хакы бик аз булганлыктан, косметика сата торган бер фирмага эшкә урнаштым. Көндез анда эшлим, кич идән юам. Балам да, үзем дә туйганчы ашау, фатир өчен түләрлек акча эшләү зур бәхет иде минем өчен. Тыныч һәм тук тормышымнан мин шундый канәгать идем. Ниһаять, мин көткән көн килде дип куанып, Ходайга рәхмәт укыдым.
Авырлыклар белән күп сынадым, бераз җиңеллеген дә бирим диде булса кирәк язмыш. Минем тормышның гаҗәеп могҗизалар этабы башланды.
Яңа ел корпоративында хезмәттәшләр белән бәйрәм иткәндә, безнең Мәскәү белән сөйләшүләрне алып баручы иң мөһим кешебез, дип, бер ир-ат белән таныштырдылар. Аның йөзе миңа таныш төсле тоелса да, исемә төшерә алмадым, ә ул мине таныган булып чыкты. Бәйрәм азагында: «Сез хәзер кайда яшисез, безнең йорттан күченеп киттегез бугай», - дигәч шаккаттым. Ул минем иремнең сыйныфташы булып чыкты! Үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырганда, өйләнеп ике баласы барлыгын, бер ел элек яман шештән хатыны дөньядан киткәнлеген белдем...

Берничә тапкыр очрашуга чакырып сөйләшеп утыргач, ул, кыенсынып тормый гына: «Син дә, мин дә бала-чага түгел инде, әйдә бергә кушылыйк. Мин сине электән ошатып йөри идем. Айрат миннән өлгеррәк булып чыкты, син безнең йортта идән юып йөргән вакытта, оялчанлыгым аркасында, килеп танышырга кыенсынган идем», - димәсенме! Әлбәттә, мин ризалаштым. Инде без дүрт ел бергә... Ниһаять, тулы бәхетнең ни икәнен аңладым! Уртак балабыз булуын телибез. Эко ясаттык, ике малай диделәр...
Хатын-кыз дүрт нәрсәне исендә тотарга тиеш.

Беренчедән, үпкәләмәскә. Бөтен авыру һәм зәхмәтләр шуннан башлана. Берара мин бөтен дөньяга үпкәле идем - әтигә, әнигә, иремә, яшьли сөйгән ярымның әнисенә. Бервакыт шулай тулдым, депрессиягә бирелеп, чирлегә сабыша яздым. Бераз шулай йөрсәм, түбәм китеп юләрләр йортына эләгергә дә күп калмаган иде.

Икенчедән, көнләшмәскә. Кешенеке беркайчан да сиңа булмаячак. Нерв авырулары шуннан килеп чыга. Яшьтәш танышларым, синең буй-сының да үзгәрми, картаймыйсың да, диләр. Тормыш мине һәрчак тонуста тота һәм мин башкалар бәхетеннән көнләшмим, киресенчә, шатланам гына!

Реклама

Өченчедән, рәхмәтле булырга. Хәтта авырлыклар китергән кешегә, һәрбер сынауга рәхмәт әйтә белергә кирәк. Чөнки аларны кичермичә, чын бәхетнең тәмен тоеп булмаска мөмкин. Тормышым көйләнә башлагач, Ходайга гел рәхмәт укып йөрдем. Ул минем рәхмәтемә тагын да күбрәк нигъмәтен һәм рәхәтен өеп бирде: безнең зур, тату гаиләбез, үз бизнесыбыз, өебез, машинабыз - бар нәрсәбез дә бар.

Дүртенчедән, һәр гамәлең бумеранг икәнен онытмаска. Кылган яхшылык та, яманлык та, йөрәкне рәнҗетеп әйтелгән сүзләр дә - һәммәсе иясенә әйләнеп кайта. Мине улына тиң күрмәгән завучның улы шәһәрдән эчкече гаиләсеннән кыз алды.


Фамилиясен күрсәтмәскә кушты ул. Бары, Алсу, диде. Үзе көләч, үзе сөйкемле, бер проблемасы да юк шикелле...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    77
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1283
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    245
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    112
    0
    0