Шәһри Казан

Мин сине hаман көтәм әле

Таһирның кичә юбилее булды. Кем әйтмешли, аяк терәп, зурдан кубып бәйрәм иттеләр. Сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын артына җыелган балалары, туган-тумачасы, күрше-күлән һәм дус-ишләре ихлас күңелдән котладылар үзен. Алтынчы дистәсен ваклаган, кырыс холыклы, бик җитди ир узаманы булса да, әлеге бәйрәм Таһирның күңеленә хуш килде. Икенче көнне йокыдан торгач та...

Реклама

Тукта әле, чү! Кичә бит аңа:
- Кадерлебез, сиңа монда бер кыздан бүләк бар, тик ул үзе нигәдер килергә оялган, - дигәннәр иде түгелме соң? Әйе, әйе, нәкъ шулай.
Хәләл җефете Фәүзия иртәнге чәйне өлгертеп тә куйган. Тормыш иптәшеннән уңды Таһир. Булдыклы, уңган, егәрле булды, сөекле иренең күзләренә генә карап яшәде хатыны. Икәүләп кунак бүлмәсенә уздылар һәм бүләкләрне барлый башладылар.
- Кая әле, кая, теге кызыйның бүләген күрсәт әле син миңа башта, -диде Таһир, сабый баладай түземсезләнеп. Хәләле исә аның алдына зур гына бандероль китереп куйды. Йә, Ходай! Садыйкова Рәмзиядән диелгән түгелме соң?.. Таһирның тәне эсселе-суыклы булып китте, йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып ярсып тибә башлады. Тигез, матур хәрефләр белән язылган әлеге исем-шәрифләр аның тормышында моннан дүрт дистә ел элек булып узган, инде зәңгәр томаннар артында югалып калган вакыйгаларны кабат тергезергә, күңелнең иң түренә яшерелгән хатирәләрне яңартырга мәҗбүр итте.
...1970 еллар... Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаган бертөркем егет һәм кызлар шәһәргә һөнәри белем алырга юлланалар. Лекцияләргә йөрү, тулай торакта көн итү - болар һәммәсе дә яңа гына укырга кергән студентларның берничә ел буена дәвам итәчәк яшәү рәвешенә әйләнә.
Көннәрдән беркөнне, кинотеатрга баргач, Таһир педагогия университетында укып йөргән Рәмзия исемле акыллы, чибәр кызыкай белән таныша. Янәшә утырып сөю темасына багышланган кинофильмны караганда, аларның күңелендә хисләр өермәсе бөтерелә, беренче кайнар, саф мәхәббәт бөреләнә. Соңыннан егет кызны ул яшәгән тулай торакның ишеге төбенә кадәр озатып куя. Шул көннән башлап, алар гел бергә була: кинога, театрга йөриләр, студент бәйрәмнәрендә, төрле кичәләрдә катнашалар, туган көннәрен дә бергәләп билгеләп үтәләр.
Күз ачып йомганчы күңелле студент еллары да узып китә. Таһир техникумны уңышлы тәмамлый һәм хәрби хезмәткә барырга чакыру кәгазе ала. Туган авылына да кайтып торалмыйча, үзе дүрт ел дәвамында гомер кичергән тулай торакта кечкенә генә мәҗлес оештырып, армиягә китә ул. Башкаладагы җыелу пунктыннан тимер юл вокзалына кадәр Таһирны аның өчен дөньядагы иң якын, иң кадерле кешесе - Рәмзиясе озата бара. Күз яшьләре аша: «Исән-сау гына йөреп кайт, Таһирым! Мин сине гомерем буена көтәргә дә ризамын!» - дип кала кыз. Яшьләр ике ел дәвамында кайнар хисләрен дәфтәр битләренә түгеп хат алышалар, гомергә бергә булырга вәгъдә бирәләр. Армия хезмәте тәмамлап туган авылына кайткан егетне колач җәеп каршылыйлар. Таһирның әнисе Мәгърифә түти кичкырын үзләрендә үтәчәк гаилә бәйрәменә күршедә генә яшәгән, кибеттә сатучы булып эшләгән Фәүзия исемле кызны да чакырган икән. Кунаклар табынга җыелгач, ана кеше сүз башлый:
- Балаларым һәм якын туганнарым! Без бүген сөекле улым - төпчегем Таһирымны армиядән каршылау мәҗлесенә җыелдык. Мин аны дүрт ел дәвамында шәһәрдә белем эстәп йөргән вакытта, аннары ике ел буена хәрби хезмәттә булган чагында - менә алты ел инде зарыгып көтеп яшәдем. Гаиләдә иң кече малай буларак, төп нигез аңа тиеш. Таһирның Фәүзиягә өйләнеп, аларның авылда, үз янымда яшәүләрен телим.
Бу сүзләрне ишеткәч, Таһирның һушы китә. Ничек инде бертуган сеңлеседәй күргән, балачакта бергә уйнап үскән Фәүзиягә өйләнергә тиеш әле ул?!. Аның бит мәңге булырга вәгъдәләшкән Рәмзиясе бар!..
Мәгърифә түти сүзен бирә торган карчыклардан булмый, дуамаллыгы җиңә: Таһирны, ай-ваена карамыйча, колхозга эшкә урнаштыра, көчләп Фәүзиягә өйләндерә ана кеше. Бактың исә, монда бианай белән булачак килен арасында алдан төзелгән яшерен килешү булган икән: чая кыз Фәүзия, юхаланып, Мәгърифә түти янына күчтәнәчләр белән бик еш кереп йөри. «Мин Таһир абыйны өзелеп сөям, бу дөньяда ансыз яши дә алмыйм! Күрше апакаем, безгә кавышырга бары тик син генә ярдәм итә аласың инде», - дип, бертуктаусыз балавыз сыга. Ана кеше яхшы, дефицит товарларга алдана, ярдәм кулы сузарга вәгъдә итә. Почта бүлеге башлыгы белән дә сөйләшеп, килешәләр. Мәгърифә түтинең үтенече буенча, Рәмзиядән Таһирга дип юлланган мәхәббәт хатларын, кеше күзенә чалынганчы, вак-вак кисәкләргә ерткалап, юк итеп бара анысы. Таһир исә: «Рәмзия миңа тәмам ачуланды, ахры, соңгы вакытта хатларыма җавап язмый, бөтенләй онытты», - дип, язмышына күнә.
Күпмедер вакыт төп йортта әниләре белән бергә яшәгәннән соң район үзәге булган бистәгә күченә Таһир белән Фәүзия. Икесе дә үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша, ярыйсы гына матур гомер кичерәләр, балалар тәрбияләп үстерәләр…
Бандероль кабын ачуга, андагы төргәк арасыннан идәнгә бер хат килеп төшә.
«Саумы, Таһир! Истәлекле гомер бәйрәмең - күркәм юбилеең белән ихлас тәбриклим сине! Ныклы сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, дөньяның бар яхшылыкларын телим. Исеңдәме икән, кайчандыр без дә синең белән бергә, икәүләп, туган көннәребезне шулай күңелле итеп үткәрә идек?!. Чын-чынлап онытылмас бәйрәмгә әверелә иде алар! Шуңа да 60 яшьлек юбилеең белән котларга булдым әле үзеңне. Сөеклем, сәлам хатлары язып, ягымлы, нурлы йөзеңне тагын бер генә тапкыр булса да күрергә тилмереп, өметләнеп яшәсәм дә, кайнар, саф мәхәббәтебезгә тугры калдым мин. Тик син генә хәтереңнән бик тиз чыгарып ташладың шул үземне... Ә мин исә оныта алмадым, гомерем буе сине генә уйлап яшәдем, шуңадырмы, тормыш юлын ялгызым гына үттем... Синең хакта һәрчак кызыксына идем, язмышың, тормышың турында барысы да билгеле миңа. Ярый, хуш, исән-сау, бәхетле бул! Тагын ун, егерме ел, хәер, алай гына да түгел, хәтта гомерем буена көтәргә риза мин сине», - дип язылган була хатта...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 10 гыйнвар 2021 - 13:32
    Без имени
    Ник авторын язмыйсыз? Мин белэм анын авторын.
  • 10 гыйнвар 2021 - 06:53
    Без имени
    Дэвамы булырмы икэн?