16+

«Ни чалгы, ни сәнәк тота белми. Ничек яшәргә соң аның белән?..»

Улы Риназның шап итеп ишекне ябып чыгып киткәненә сискәнеп куйды Гөлия. Хәле китеп якындагы урындыкка барып утырды да, узган гомерен күз алдыннан кичерде.

«Ни чалгы, ни сәнәк тота белми. Ничек яшәргә соң аның белән?..»

Улы Риназның шап итеп ишекне ябып чыгып киткәненә сискәнеп куйды Гөлия. Хәле китеп якындагы урындыкка барып утырды да, узган гомерен күз алдыннан кичерде.

Әлеге минутларда ул үзен кызганып һәм үзе күп тапкырлар рәнҗеткән кайнанасыннан гафу сорап елый иде бугай. Тик кайнанасы гына кайтмый торган җирдә шул.

Гөлия мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керде. Кызның укытучы булу теләге аны шау-шулы шәһәргә алып килде дә. Биредә ул физик культура факультетында укучы Әнәс белән танышты. Егет әнисе белән үз фатирында яши, ә Гөлия тулай торакта. Шәһәр егете белән авыл кызының кызыксынулары уртак булып, телләре генә түгел, күңелләре дә бер-берсенә бәйләнде. Өченче курска җиткәч, Әнәс акча эшләргә кирәк дигән сылтау белән укуын ташлады. Яшьләрнең очрашуларына укуны ташлау тәэсир итмәде. Әнәс укуыннан туктады, тик үзе каядыр эшкә кереп акча эшләргә дә атлыгып тормады. Гөлия чамалавынча, Әнәс әнисе биргән акчага рәхәтләнеп яши бирде. Әнисенең акчаларын үзенә генә түгел, Гөлиясенә чәчәкләр алырга да, тәм-том белән сыйларга, хәтта кафе-рестораннарга да йөртергә оста кулланды. Егетнең бу сыйфатына бик игътибар да итмәде кыз. Әнисе бирә, димәк, акчаны җитәрлек эшли. Җитмәсә, улын эшләтер иде.
– Гөлия, әйдә бүген безнең фатирга. Әни бакчага китте, анда көне буе бәрәңге алачак ул. Әйдә, без икебез генә булачакбыз.

Әнисенең ялгызы гына бакчада эшләп йөрүен авырлык белән күз алдына китерсә дә, Гөлия Әнәскә сораулар яудырмады. Бәлки әнисенең үзе генә тынычлап эшлисе киләдер, бәлки ул улы эшләгәнне яратмыйдыр, бәлки... андый бәлкиләрне бик күп тезеп китәргә буладыр. Кыскасы, Әнәс өйдә калган, әнисе бакчада бәрәңге ала. Кызык. Ә Гөлияләр бакча эшләрен гаиләләре белән бергәләп башкарырга күнеккәннәр. Алай тиз дә, күңелле дә була. 

Ә бер көнне Әнәс кич белән Гөлияне ресторанга чакырган иде. Гөлия ресторанга ярашлы озын кичке күлмәк сайлады, иң очлы үкчәле туфлиләрен алып киде, куе озын бераз бөдрәләнеп торган чем-кара чәчләрен җилкәсенә таратып салды. Килешкән урында очрашты егет белән кыз. Тик Әнәскә генә нидер булган, кәефе юк.
– Гөлия, бүген ресторанга барып булмас ахры, ни бит әле, акча ягы кысанрак, – дип акланды Әнәс. Шулай итеп алар паркта йөрде. Әнәс аны лимонад яки туңдырма белән дә сыйлый алмады. Гөлия бераз үпкәләбрәк тулай торакка кайтты. 

Алар егет белән кыз булып йөргән мәлдә, тагын шуңа охшашрак хәлләр булып торды. Тик Гөлия ул вакытта берсенә дә игътибар бирмәде. Әнәс тә кызны җайлый белде. Сандугачтай сайрап, кызның башын тәмам бутап бетерде.

Әнәснең әнисе Рузалия апа бик яшьли иреннән калды. Кулында кечкенә Әнәсе генә. Аны җил-яңгыр тидермичә, артык эш кушып борчымыйча үстерде. Ни сораса, шуны алып бирергә тырышты. Янәсе, баласы ятимлекне сизмәсен. Ә Әнәс үзсүзле, ялкау, ялагай һәм алдакчы булып үсте. Мәктәпне тәмамлагач, классташ егетләре армиягә китте, ә Әнәснең анда барасы килмәде. Рузалия апа анысының да җаен тапты. Улын тиз генә укырга кертте. Шулай итеп Әнәс ни укымады, ни хезмәт итмәде, ни эшкә керергә атлыгып тормады. Хәтта чүп чиләген чыгарырга да иренде ул. Әнисе алмаш-тилмәш ике эшендә эшләде. Сукыр яратуы белән улының хатын-кыз җилкәсендә утыра торган соры кортка әйләнүен сизми дә калды.
– Гөлия, мин эшкә кердем, моннан соң әнидән акча  сорап йөдәтмәм, – диеп сөендерде Әнәс Гөлияне. Чөнки ир кеше һаман әнисе җилкәсендә утыруын Гөлия өнәми башлаган иде. Әнәснең каядыр сак хезмәтенә эшкә керүен яратып ук бетермәсә дә, Гөлия эндәшмәде. Ә егет Гөлиягә гел эшеннән зарланды. Имеш, аның озак йөреп башы әйләнә, аяклары арый һәм тагын йөз төрле сәбәп. Шулай итеп, Әнәс эшен алыштырды. Ул хәзер зур йөк машиналарын озатучы булып эшли. Төскә-биткә чибәр, типсә, тимер өзәрдәй, матур итеп сөйләшә белгән егет бер ел эчендә берничә эш алыштырды. Соңгысы мәктәптә физкультура укытучысы булды. Укуын тәмамламаган булса да, әнисенең танышлары аша җайлы гына урнашты ул. Мәктәптә ир-егетләр санаулы гына, шуңа күрә Әнәсне күтәреп кенә алмадылар инде. Хезмәт хакы да ярыйсы гына, әнисе дә һаман эшләп тора. Кыскасы, алар акчага интекмәде. Туйлар узганчы...

Гөлия өчен чын тормыш туйдан соң башланды. Бала-чага тавышыннан туйган ир мәктәптән китте. Югыйсә, Гөлия белән парлап баралар, парлап кайталар иде. Гөлия декрет ялына чыкты, ә ире эшсез өйдә утырды. Баштагы мәлләрдә декрет акчалары, балага дип бирелгән акчалар белән ялганып барылды.

Ул арада, Рузалия апа да бер эшеннән үзе китте, икенче эшеннән исә зурлап лаеклы ялга озаттылар. Бер пенсия акчасы белән генә Әнәснең гаиләсен туйдырып булмасын аңлады ул. Әнәсне эшкә керергә кирәклеген аңлатып ачуланды. Ана белән әйткәләшкән улына Гөлиянең дә ачуы килде. 
– Аны әле түгел, баштарак ачуланырга кирәк иде! Өйгә бер тиен алып кайтканы юк малаеңның. Ничек яшәргә хәзер? Гомер буе аңа акча биреп тордың. Туктама инде, ул эшкә кермәсә, пенсияңне җыеп бирерсең, – дип кайнанасын талады. – Бер юньле эш рәте белми бит ул, шул теле генә бар. Әниләргә авылга алып кайтсам да, оялып бетәм, ни чалгы, ни сәнәк тота белми. Ничек яшәргә соң аның белән? Мин дә эшкә чыга алмыйм, бала кечкенә. Улыңны эшләргә өйрәт. 

Шул сүзләрне әйтте дә Гөлия өч бүлмәле фатирның йокы бүлмәсенә кечкенә улы белән кереп бикләнде.
– Эшләтергә кирәк иде дә шул... соңардым инде. Бала - ул бәгырь җимеше бит. Авырлык килмәсен дип тырышкан идем, – дип сөйләнеп аш-су бүлмәсенә атлады Рузалия апа. 

Әнәскә ышанып кияүгә чыгуына да мең кат үкенде ул. Әти-әнисе күпме әйтә килде, берсен дә тыңламады шул. Әнәс тә чибәр иде шул, өстәвенә һәр сүзенә дәлил табып, матур итеп сөйли, ышандыра белә.
– Кызым, кияү буласы кеше эш рәтен бик белми ахры. Белсә дә эшләргә атлыгып бугай, – диде аның әтисе Гөлияне шәһәргә озата барганда. 
– Ярый инде әти, бөтен кеше дә эш аты булмый ич. Без - укытучылар, икебез дә мәктәптә эшләрбез. Әнәс тә читтән торып башлаган укуын дәвам итәр, – дип җавап бирде Гөлия. 

Өйләнешкән вакытта чынлап та шулай тоелган иде шул... Бүген Гөлиянең кулында кечкенә бала, эшсез ир һәм лаеклы ялга чыккан кайнана. Кайнана дигәннән, аның кайнанасы яхшы инде үзе. Гөлиягә начар сүз әйткәне юк. Тик улын шундый тормышка яраксыз, булдыксыз итеп үстергәне генә ачуын чыгара. Шуңа күрә дә аны күрә алмас дәрәҗәгә җитә ул. Шулай да һаман акча биреп тора үзе. Тик ире Әнәс тә берәр җирдә басылып кына эшләсә, алардан да бәхетле гаилә булмас кебек. 

Гаиләдә акча җитмәү аркасында чираттагы талаш вакытында Гөлия кайнанасын этеп үк җибәрде. Оныгы белән уйнап утырган Рузалия апа чак егылмады. 
– Килен, бала - кадерле шул ул. Мин дә Әнәсемне җил-яңгыр тидермичә үстердем, үземә картлык көнемдә юаныч булыр дигән идем. Кайдадыр хаталандым ахры. Шулай булса да, мин сезне барыгызны да яратам, – диде дә кулына нәрсә эләкте, шуны алып чыгып китте. Шуннан соң берәр атна үзенең бакча өендә яшәп кайтты. Шул көннәр эчендә ана кешенең хәлен бер тапкыр да белүче булмады. Рузалия апа үзенең баласына рәнҗеде, әмма фатирына кайту белән барысы да онытылды. Әби кеше оныгы Риназны сагынган иде. Күчтәнәчләр, ризыклар төяп кайткан әниләрен алар шатланып ук булмаса да, начар сүз әйтмичә генә каршы алдылар. 

Тормыш шулай дәвам итте. Әнәс бер эштән чыкты, икенчесенә керде. Гаиләгә җитәрлек акча эшли белмәде. Җитәрлек акча бирмәгән әнисе дә артык кашыкка әверелде. 

Гөлия мәктәптә эшләде, тик бер кеше эшләгән акча гына барыбер җитмәде.
– Әнәс полиция бүлегендә. Кеше үтергән, – дигән сүзләр аяз көнне яшен суккандай булды. Гөлия йөгерә-атлый кергәндә ире сак астында иде. 

Әнәс акча эшләү нияте белән әнисенең фатирындагы үз өлешен кәрткә оттырган булып чыкты. Отучыга үз өлешен бирмәс өчен талашкан, соңрак сугышканнар. Соңгысы ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан биргән. Шулай итеп Әнәс төрмәгә эләкте. Аны анда кыйнап үтергәннәр дигән хәбәр килде. Гәүдәсен алып кайтып җирләделәр, әлеге кайгыны Рузалия апа да авыр кичерде. Дөресрәге кичерә алмады, йөрәге түзмәде. Әнәс үлеп, ике атна да яши алмады ул.

Гөлия бала белән ялгызы гына яшәп калды. Авылда яшәгән әти-әнисе өлкән яшьтә, алардан ярдәм көтәсе түгел. Шулай да тормыш бер җаена акты. Гөлиянең эшләгәне улына да, үзенә дә җитә барды. Мәктәптән тыш, балалар белән өйдә дә шөгыльләнде. Анысы өстәмә керем булды.

Риназ үсеп буйга җиткәнне тормыш мәшәкатьләренә чумган Гөлия сизми дә калды. Башка кешеләрнең балаларын тәрбияләп, акча эшләгән арада аның үз улын урам “тәрбияләгән” икән. Менә бүген талап диярлек акчасын алып чыгып китте. Ул бит Риназ сораган саен акча бирә иде. Бүген йөргән кызына бер атнага диңгез буена барабыз, диеп ышандырган икән. Гөлия аңа акча бирмәде. Улы Риназ ачуланып, ишекне шап итеп ябып өйдән чыгып китте. 
– Бала һәркемгә дә кадерле, тик мин синең әтиең кебек яшәвеңне һәм гаиләңне шулай яшәтүеңне теләмим, – дип үксеп өстәлгә капланды. Иртәгә ни булыр? Улын тәрбияләргә соңармадымы икән?

Индира Сәйфуллина

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

5

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading