Әтисе заводта хезмәт куйды, ә әнисе Айсылу югары уку йортына укырга керә алсын дип эшеннән китеп бала карау белән мәшгуль булды.
Таһирны да башкача күрмәде кыз. Уртак танышлар аша ирнең башка шәһәргә күченеп китүен, анда өйләнүен, бала үстереп ятуларын белеп алды. Яшьлек хатасы булган дип кат-кат битәрләп, йөрәген иләс-миләс хисләрне кертмәс итәрлек бикләп куйды Айсылу. Кыз инженер белгечлеген алып, эре оешмада эшли башлады. Еллар үткәч тә, йөрәк ярасы да төзәлде. Улы аның сөенече дә, дөньясын түгәрәкләүче дә булды.
Хәзер менә газизенә аның әтисе турында ничек дөресен сөйләргә? Таң атканчыга кадәр уйланып, элекке истәлекләрне искә алудан елап, Айсылу үз соравына җавап таба алмыйча, йокыга талды.
...Эшкә соңга калды Айсылу, ул арада хисапчы кыз аңа яңа обьект проекты тапшырылуы, моның өчен әле яңа гына төзелеш эшләре буенча яңа куелган урынбасар белән очрашырга кирәклеге турында хәбәр итте. Никтер аягы тартмады хатынның ул очрашуга.
Урынбасар үзе керде Айсылуның эш бүлмәсенә. Җирән чәчле, уртача буйлы бу ирне күрүгә хатын “бәйләнчек булыр бу”, дип уйлап куйды. Әмма проектка карата булган барлык таләпләрен куен дәфтәренә теркәп куйды.
Калдырыр урын булмагач, Айсылу улын үзе белән эшкә алып килгәләде. Елгыр, тиктормас малай теге җирән чәчле җитәкче ир белән дә уртак тел тапты. Сәет исә малайның әнисенә ияреп эшкә килүен көтә иде. Ул килгән көнне Сәет бар дөньясын онытып, аның белән уйнады, хәтта бер көнне машинасына утыртып, урамнарны да урап килде алар. Айсылу исә каршы да килмәде, әмма ачылып китеп тә аралашмады. Сәет аның турында, таш йөрәкледер, дип уйлап йөрде.
23 февраль бәйрәме иде ул көнне, гадәттәгечә, Айсылу эштә улы белән утыра. Юк эшен бар итеп, Сәет тә офиска сугылырга булган. Шулчак каршына Ислам йөгереп килде дә, “Бәйрәм белән!” – дип Сәеткә үзе ясаган рәсемне сузды. Биредә ямь-яшел аланда кулына ир бала тоткан ир һәм хатын сурәтләнгән иде. Ислам аларга төртеп күрсәтеп, монысы мин, бу син, ә монысы әни, диде сөенеп. Ир атылып чыккан күз яшьләрен йодрыгы белән сыпырып алды да, малайны аркасыннан сыйпап сөйде. Айсылуның аларга карап йөрәге кысылып куйды.
Шул көнне Сәет аларны өйләренә чаклы озата барды, хатын ирне озата чыкканда Сәет күзләрен тутырып аңа карады да:
– Айсылу, күреп-белеп торасың, Исламны үземнең балам сыман яратып өлгердем, – диде ир йөрәген тотып. – Моннан өч ел элек юл һәлакәтендә Ислам яшендәге улым һәм хатыным һәлак булды. Мин ул вакытта башка шәһәрдә командировкада идем, ничек кайтып җиткәнемне дә, аларны ничек җир куенына салуымны дә томандагы сыман хәтерлим. Гүя, мин ул вакытта яшәмәдем, ни үле, ни тере түгел идем. Күпме тапкыр үлем турында да уйладым, апам бу халәтемнән тартып чыгарды. Ничә ел дәвамында психологка йөреп рәткә кердем, баштанаяк эшкә чумдым. Шуңа мине Исламга бәйләнә дип уйлый күрмә. Рөхсәт итсәң, мин Ислам белән сирәк булса да, вакытымны үткәрер идем.
Икенче көнне Исламны балалар бакчасына Сәет озата барды. Малай горурланып иптәшләренә: “Бу минем әтием”, – дип таныштырды. Тора-бара ир салкын йөрәкле дип уйлап йөргән Айсылуның күңеленә дә ачкыч таба алды. Ике яралы йөрәк бергә кавышып яши башлады.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
11
0
Гыйбрәтле язма. Уйландыра.
0
0
21
0
Бик ошады рэхмэт
0
0
0
0
Чын тормыштан бу халляр. Алла бар. Айсылу бахахетле бул балам
0
0