Шәһри Казан

Ярату чир дип тормый

Рәсимәнең вафатына да сигез ел узып киткән. Аны искә алырга Сәлимнең хезмәттәшләре, һәр елдагыча, бердәм җыелды. Арада әтисе белән әнисе генә юк иде. Рәсимәне искә алып, авыр туфрагы җиңел булуын теләделәр. Сәлимгә исә, тормыш дәвам итә, ялгыз башың аптырап йөрмә, өйлән, киләчәк өчен яшә, әти булырга ашык, үлгән артыннан үлеп...

Кунакларын озаткач, ир, уйлары белән, өйләнешкән елларына кайтты. Әтисе каяндыр Рәсимәнең хастаханәдә ятуын ишетеп кайткан. Өйдә ачы тавыш куптарды.
- Без, җил-яңгыр тидермичә, бердәнбер ул үстердек. Егет булган, имеш. Өйләнергә йөргән кызын чүплек башыннан табып алган бит. Бөерләре эшләми икән. Диализга, ягъни ясалма бөерләргә калган. Син, ана гына түгел, табиб та ич! Нәрсә карап йөрисең? Бүлек мөдире белән сөйләш тә, Сәлимгә бергәләп аңлатыгыз, мөмкин булса, күрсәтегез ул авыр чирнең нәрсә икәнен, - дип, хатынына мөһим бурыч йөкләде ул.
Әнисе Сәлимне бүлек мөдире кабинетына алып кергәндә, аларны, дәвалаучы табиблар гына түгел, хирурглар да көтә иде. Диализга йөрүченең бер аягы белән гүрдә булуын, атнасына өч-дүрт көне хастаханәдә үтәсен, көн саен бер проблема туып торуын егеткә җентекләп аңлаттылар. Кан басымы кинәт төшеп яисә күтәрелеп егылу куркынычы янаганлыктан, авыруны хастаханәгә озатып куярга, диализдан соң каршы алырга да кирәк булачак. Иң аянычы - Рәсимә бала тапмаячак.
Яхшылык теләүдән бирелгән үгет-нәсыйхәтне егет кабул итмәде. Барысын шаккатырып, ул: «Өч кенә көн булса да бәхетле буласым килә. Мәхәббәтебез хакына бернигә карамыйча өйләнәм», - диде.
Бәхетләре өч көнлек кенә булмады яшьләрнең. Сәлим - шәп рәссам, хезмәттәшләре аны «ас» дип атый. Хәленә кереп, аңа өйдә эшләргә рөхсәт иттеләр. Шуңа да Рәсимәне диализга озату, каршылау, өй мәшәкатьләрен өстенә алу иргә хәл итә алмаслык проблемага әверелмәде. Бер елдан соң ул хатынын Мәскәүгә алып барып, аңа донор бөере куйдырды. Озакка бармаса да, ул бөер белән Рәсимә ике ел йөрде әле. Донор бөере эшләүдән туктагач, хатынын алты елга якын янә диализга йөртте Сәлим.
Диализдан соң хәле түзәрлек булса, хатынын махсус җәяү атлата ир. Кайтышлый гел Бауман урамындагы ашханәгә керәләр. Өйдәгечә иркенләп сөйләшә-сөйләшә, тамак туйдыралар. Алга таба да яшәтәләр иде әле Рәсимәне. Әҗәле җилкендергәндер инде, күрәсең. Бәрәңгенең яңа уңышы өлгерә башлаган чакта, яшь бәрәңге ашыйсым килә, дип, берничә мәртәбә сөйләнгәли хатын. Ире өйдә юктан файдаланып, үзе кыздырып ашый. Артыннан туйганчы апельсин суы эчеп куя. Алар исә икесе дә, калий «сандыгы».
Сәлим кайтканда Рәсимә һушын югалтып егылган була. Ашыгыч диализга алып килеп, кичектергесез чаралар күрелүгә дә карамастан, аны коткара алмыйлар...
Күпчелек ата-ана, туган-тумачалары диализга йөрүчене, аның да бәхетле булырга теләвен яхшы аңлый. Авыруның хәленә керергә тырышу һәрдаим сизелә. мәсәлән, карап туймаслык гүзәл Венераны үзе кебек ярты җан егет белән таныштыралар. Бөерләре эшләмәү өстенә, шикәр диабеты нәтиҗәсендә, күзләре дә күрми кызның. Шуңа да ул җитәкләп йөртүгә мохтаҗ. Туганнары моны һич авырсынмыйча башкара. Егете исә коляскада. Ике як туганнар үзара сөйләшеп, Венераның диализы булмаган көннәрендә аларны аулакта очраштыралар. Яшь йөрәкләргә күп кирәкмени! Араларында мәхәббәт уты кабынган. Кыз да, егет тә үзләрен бәхетле тоя...
Альберт белән Марина арасында мәхәббәт егет диализга йөри башлагач кабынды. Өйләнештеләр. Альбертның кан басымы даими түбән булганлыктан, үзе генә йөри алмый. Шунлыктан, хатыны аны озатып һәм каршы алып йөрде. Бүлектә санитарка булып эшләгәнлектән, Марина иреннән диализ вакытында да күзен алмады. Болары гына җитмәгән, Альберт тагын да хәтәррәк чиргә юлыгып, урын өстенә калды. Ярый ла бәхетенә Марина бар. «Мине сиңа булган мәхәббәт кенә яшәтә», - дигән аңа Альберт...
Бәхетле парларны саный китсәң, байтак алар. Бүлекнең шәфкать туташы Алинә белән диализник Тимур өйләнешкәннәр иде. Әти-әни булдылар, ул үстерәләр, аларга сокланмаган кеше юк.
Чир беркемнән дә сорап килми. Аңа һәркемнең дучар булуы ихтимал. Әмма авыру, гарип кешедә дә хисләр тулы йөрәк барлыгын онытмыйк. Йөрәк булгач, әлбәттә, сөясе дә, сөеләсе дә килә. Тик моны аңлар өчен күңел киңлеге кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: