Шәһри Казан

Яшь егетне яратам! Нинди назлы, игътибарлы булуын белсәгез!..

Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Яшем 40ка җиткәндә, үлеп гашыйк булырмын дип мәңге уйламадым. Әле кемгә диген! Үземә тиң кеше булса иде. Ләкин йөрәккә әмер биреп булмый шул...

Алга китеп шуны әйтим, мин бик дәрәҗәле эштә эшлим. Ирем дә акчалы, аның бизнесы бар. 14 яшьлек ул үстерәбез. Үз йортыбыз белән яшибез. Безнең гаиләне һәркемгә үрнәк, бәхетле дип уйлый идем. Ләкин көннәрдән бер көнне үземнән 7 яшькә кечерәк бер егеткә гашыйк булдым.

Ул безнең офиска су алып килә. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп оялады. Аны күргән саен әллә нишли идем. Карашларыбыз очрашканда, аңа тартылуымны, гашыйк булуымны аңладым. Гадәттә, суга заказны хезмәттәшем бирә иде. Ул авырып киткәч, миңа шалтыратырга туры килде. Телефонда аның тавышын ишеткәч бөтенләй эредем. Шулай итеп, аның номеры миндә сакланып калды. Үзебез дә сизмәстән языша башладык.

Безнең беренче очрашу парковкада булды. Мин үз машинамда утыра идем, ул эш машинасында килеп туктады. Баксаң, аның шул яшенә җитеп, фатиры да, машинасы да юк икән. Бер тапкыр да өйләнмәгән. Бер мәлгә бу күренеш минем өчен сәер тоелса да, бу хакта уйламаска тырыштым. Шул көнне ул мине беренче тапкыр иренемнән үпте. Аның нинди назлы, игътибарлы булуын белсәгез!.. Һәр очрашуны сагынып, көтеп алабыз.

Реклама

Алда безне ни көтә – монысы зур сорау. Мин иремне ташларга, гаиләмнән китәргә җыенмыйм да, теләмим дә. Әмма теге егеттән башка да яши алмыйм. Ул да боларны аңлый, хәтта аерылышырга да тәкъдим итеп карады. Ләкин хәзер мин араларны өзәргә әзер түгел. Нишлим?..

Исемем редакция өчен генә
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (8)
Осталось символов:
  • 26 сентябрь 2022 - 07:20
    Без имени
    Квартираңны, машинаңны акчаңны алгач, синең кирәгең калмый. Син моны аңлаудан куркасың. 33 яшьлек ирнең хет машинасы булырга тиеш бит инде. 1 генә атнага аңа үзеңнең машинасыз, акчасыз, эшсез калуңны әйтеп кара. Менә шунда мәхәббәтегезнең "чәчкә атуын" күрерсең. Син үзең дә аңлыйсың шулай икәнен. Но. Һаман ике урындыкка утырырга телисең, алай булмый бит.
  • 25 сентябрь 2022 - 10:25
    Без имени
    Арада акылсыз, башсыз хатыннар життэрлек
  • 25 сентябрь 2022 - 09:15
    Без имени
    Акча сикертә СЕЗне, очлмыйча язуыгыз ичмасам, ирегез була торып.... Квартирасы да, машинасы да юк, ярату белән генә яшәп булмый шул. Малаема оят булыр дип уйларга кирәк, шул балалар өчен яшибез инде. Күтегезне кысып, булганына шөкер кылып, канәгать булып яшәргә кирәк.....
  • 25 сентябрь 2022 - 08:48
    Без имени
    Как только (не дай бог), вы будете вместе быт убьёт ваши отношения.
  • 18 сентябрь 2022 - 21:52
    Без имени
    Ирең бн киңәшләш!
  • 17 сентябрь 2022 - 22:10
    Без имени
    Ул гашыйклык тугел,вакытлыча мавыгу гына
  • 17 сентябрь 2022 - 22:08
    Без имени
    40 ка Житеп уз башын булмагач,кеше кинэше кирэк тугел. Рэхэтенэ чыдый алмыйсын,гонах жыеп тик очраш. Егет турында эйтэ алмыйм,конечно,шундый акчалы хатынны элэктеру Ана дэрэжэ,Хэм кирэк тэ. Акчан булмаса кирэкмэс иден. Ул шунардан файдалан. Синен башын китте инде шунардан
  • 17 сентябрь 2022 - 14:18
    Без имени
    Фатиры да, машинасы да булмаган яшь егеткэ Сездэн нэрсэ кирэк икэне анлашыла инде. Тэнегез дэ, узегез дэ тугел, акчагыз кирэк. Ирем бер тиенсез куып чыгарды, дип эйтеп карагыз Сез ана, шуннан реакциясына карагыз))