Шәһри Казан

Язмышны үзебез язабыз...

«Язмышлардан узып булмый», - дип әйтсәләр дә, картайгач артка борылып карасаң, язмышыбызның үзебез кылган гамәлләргә бәйлелеген күрергә була икән. Һәр эшләгән эшебез үзебезгә бумеранг булып кайта, әйткән сүзебез үзебезнең алдыбызга килә дә баса. Шуңа күрә киләчәктә бәхетле яшисе килсә, яхшы эшләр генә эшләп, изге гамәлләр кылырга, уңай сүзләр генә сөйләшергә...

Реклама

Фәрия яшьтән чая, җитез, үзсүзле кыз булып үсте. Укып та баш катырмады. Әллә ни чибәрлеге булмаса да, егетләрне үзенә каратырга оста иде. Эшкә дә булган, сүзгә тапкырлыгы белән үзенә тартып тора. Шулай бик күп егетләр белән чуалып йөри торгач: «Яшь бара, кияүгә сораучы юк», - дип борчыла башлый. Андый кызлар белән очрашалар гына шул, ә гаилә корырга сабыр, тыйнакларны сайлыйлар. Яшьтәшләре өйләнеп, кияүгә чыгып беткәч, гаиләле ирләр белән чуала башлады. Ул ирләр аның аркасында хатыннарын, балаларын бик күп каһәрләделәр. Күрше ире белән чуалып авырга узса да төшерми, картлыгымда үземә иптәш булыр, дип табарга була. Малай нәкъ әтисе төсле, үсә-үсә холкы да әтисенә охшый. Таза гәүдәле, усал, каты бәгырьле булып бара. Улының тәртибе өчен күп тапкырлар кызарырга туры килә анага. Урамда бергә уйнаган иптәшләре малайны үчекләп, кем малае булуын әйтеп, әнисенең дә кем икәнен искәртеп, хурлап кайтара башлыйлар. Өйгә кайткач, шул сүзләрне әйтеп, әнисен кан-яшь елата малай. Улы шәһәргә китеп, өйләнеп яши башлагач кына бераз җиңел сулагандыр Фәрия. Әмма әле гөнаһларының җәзасын алып бетермәгән икән. Авыру аяктан ега аны. Улының гаиләсенә барып егылудан башка чара булмый. Авылдагы өйне тиз генә сатып, акчаны биргәч, килен дә риза була. Озак тормас дип өметләнгәндер инде. Әмма авыру узып, аякка баскач, өй саткан акча тотылып беткәч, анага өйдә урын тарая.
Күрәселәре әле алда икән Фәриянең. Бер оныгы наркотиклар таратуда гаепләнеп, төрмәгә утыра, малае исә эчеп кайтып көн дә тавыш кубара. Икенче онык үзе кебек тәртипсез, тәмәке тартып, укымый-эшләми йөргән кызны ияртеп кайта. Боларның бәбиләре тууга, әтиләре авырып аяктан егыла. Одеколон, химик эремәләр, начар аракы эчеп тәмам чирләп беткән улын карап, ашатып-эчертеп, астын җыештырып, керен юып, берничә ел малае белән бер бүлмәдә газап чигә карчык. Улы үлгәч исә карчыкка өйдә урын бөтенләй калмый. Тол калган килен яңа дуслар ияртеп кайта башлый. Оныклар да төрмә белән ике арада йөрүдән бушамый.... Шул вакытта да үземнең гөнаһларым өчен Ходай биргән җәза дип уйлый белми, кешедән гаеп эзли Фәрия. Килене куып чыгаргач, бер туганына барып торып карый, аның белән дә килешә алмыйлар. Картлар йортына да барасы килми, хурлыкка саный. Соңрак анда барырга ризалаша, әмма оныклары булгач, анда да түләп торырга кирәк икән. Оныкларның исә әби өчен түләү түгел, үз тамакларын туйдырырлык та эшләгәннәре юк. Ярый әле яхшы кешеләр ярдәм итә, урамда бер ялгызы калган карчыкны картлар йортына урнаштырырга булышалар. Анда да үзенә яхшылыгы тигән кешеләргә рәхмәт укыйдыр, гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенеп, намазга утыргандыр димим мин аны. Андый кеше башкача яши белми ул. Үз гөнаһысы үзенә генә төшкәндерме, белмим. Җиде буын нәселенә җитәрме? Улы юньле тормыш күрми китеп барды, оныкларының да киләчәге өметсез. Арыш чәчеп, бодай урып булмаган кебек, явызлыкка каршы яхшылык көтеп булмый шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: