Шәһри Казан

«Әйләнеп кайтырмын, миннән алдагы кешеләр дә кайткан бит...»

Авыр хәлләрдә туган якны, әти-әнине, туганнарны искә төшерә идем. Кеше бит өмет белән яши: әйләнеп кайтырмын, миннән алдагы кешеләр дә кайткан бит. Бер кеше дә аны бу сугышта үтерерләр дип уйламый, барысы да яхшыга өметләнә, ләкин шулай да кемдер кайта, кемдер юк...

Балтач районы Яңгул авылында туып-үскән Рамил Кадиров истәлекләре.
Әфган сугышына эләгү турында
– Ике ел булдым анда: 1987 елның 11 февралендә Әфган чиген үттек һәм 1989 елның 17 февралендә кире Союзга чыктык. 1986 елның октябрь аенда 18 яшь тулып киткәч, армия хезмәтенә чакырылдым. Шуннан соң өч айдан артык Әрмәнстанның Ленинакан шәһәрендә таулы җирдә укуда булдым, анда солдатларны Әфганстанга барырга әзерлиләр иде.
Учебкага килүгә, сержантлар: “Монда Афганская учебка. Сез чын сугышка барасыз. Әйбәтләп әзерләнмәсәгез, өйрәнмәсәгез, сезгә анда бик авыр булачак һәм монда учебканы яхшылап үткән чакта гына исән калырга шансыгыз була”, – дип әйтә килде. Шуңа күрә без белеп тордык кая барасыбызны.

Хис-кичерешләр турында
– Булгандыр әзрәк курку да, ләкин бу яшь вакыт иде, бөтен нәрсәгә дә ис китми, без генә түгел бит дип барсын да уйлап та бетермәгәнбездер. Бу ил безне тау-ташлар, комнар, чүлләр белән каршы алды. Бездәге матур табигать юк анда.  Автоматлардан ату тавышлары ишетелә башлагач, бик сәер булып китте. Шулай ук юл кыры тулы шартлаткан, янган техника ята иде. Менә  шуларны беренче кат күргәндә бераз куркыныч булды. Халык та безнеңчә яшәми анда, шуңа күрә дә бик ят иде бөтен әйбер.
- Мин ахыргы елларга эләктем. Миннән алдагы кешеләр палаткаларда яшәгәннәр, ә безгә инде модульный казармаларда яшәү насыйп булды, шуңа күрә яшәү шартларын начар дип әйтмәс идем.

Реклама

Авылдашлар
- Укуда бер ай үткәннән соң, минем авылдашым, бер партада утырган классташым, дус егетем шунда ук килеп эләкте. Әфганстанга мин иртәрәк киттем. Бераз вакыт үткәч анда классташым Шамилне очраттым. Без аның белән авылны, туган якларны искә алдык,  озак сөйләшеп утырдык. Исән-сау барып кайтып, хезмәтебезне тәмамлап, туган йортыбызга әйләнеп кайтсак, гаиләләр корып яши башлагач, малайларыбыз туса, мин улыма  – Шамил исеме кушам, ә ул – Рамил, дип килештек. Аллаһы Тәгалә безгә исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп итте. Башта Шамилнең улы туды, аңа Рамил дип куштылар, аннары минем малай туды, аңа Шамил исеме бирдек. Кызганычка каршы, ул кайтып, озак яши алмады, бу дөньядан китеп барды.

Сугыш турында
– Сугыш-сугыш инде ул, кайда булганына карамастан. Әфганстанда кара-каршы фронт белән сугышу дигән әйбер булмады; анда чын партизаннар сугышы булды. Дошманнар җирләрен әйбәт беләләр иде, чөнки бу аларның туган яклары: һәрбер сукмакны, ташны, кая качарга икәнен чамалыйлар.
Куркыныч вакытлар күп булды инде. Күңелдә калган иң авыр мизгел:  синең белән янәшә койкада йоклаган, бер кисәк ипине бүлеп ашаган япь-яшь 19 яшьлек егетне табутка салып алып китүләре. Мин, Марат, Юра – ротада без Татарстаннан өчәү генә идек, өчебез дэ машина йөртүчеләр, ләкин соңыннан икәү генә калдык...

Авыр хәлләрдә туган якны, әти-әнине, туганнарны искә төшерә идем. Кеше бит өмет белән яши: әйләнеп кайтырмын, миннән алдагы кешеләр дә кайткан бит. Бер кеше дә аны бу сугышта үтерерләр дип уйламый, барысы да яхшыга өметләнә, ләкин шулай да кемдер кайта, кемдер юк...
Сугыш үзеңә, кешеләргә ышанырга, тормышның кадерен белергә өйрәтте. Яшьләр акылларын югалтмасыннар. Тыныч тормыштамы син, кайнар ноктадамы – акыл белән эш итәргә кирәк.

Илүзә Шәрифуллина,
КФУ студенты.
Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: