Шәһри Казан

Һади Атласиның нәсел шәҗәрәсе буенча яңа мәгълүматлар

Һади Атласиның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнеп, гыйльми монография язган А.Х. Мөхәммәтдинова аның турында берникадәр мәгълүмат китерә. Баштарак ул аның Түбән Чәке авылында тууы турында яңа хәбәр бирсә, соңрак, ни өчендер, үз-үзенә капма-каршы килеп, Һ. Атласиның Иске Чәке авылында тууы турында электән килгән фикерне куәтли. «Метрикә кенәгәсендәге язмадан күренгәнчә, Мөхәммәдһади 1876...

Реклама

Һади Атласиның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнеп, гыйльми монография язган А.Х. Мөхәммәтдинова аның турында берникадәр мәгълүмат китерә. Баштарак ул аның Түбән Чәке авылында тууы турында яңа хәбәр бирсә, соңрак, ни өчендер, үз-үзенә капма-каршы килеп, Һ. Атласиның Иске Чәке авылында тууы турында электән килгән фикерне куәтли. «Метрикә кенәгәсендәге язмадан күренгәнчә, Мөхәммәдһади 1876 елның 29 августында Сембер губернасы Буа өязенең Иске Чәке авылында туган, - дип яза ул. - Атасы - Мифтахетдин мулла, анасының исеме - Сәрвиҗамал. Мөхәммәдһади гаиләдә апалары Хәлимә белән Фәйрүзәдән соң туган өченче бала була. Ул мәгърифәтле гаиләдә үсә. Атасы аңа башлангыч уку күнекмәләрен бирә. Булачак галим белем алуын Буа мәдрәсәсендә Нургали дамеллада дәвам итә».
Һ.Атласи шәҗәрәсенә кагылышлы мәгълүматларның аз, тууы мәсьәләсендә төрле дә булуы сәбәпле, без аларны барлау-төгәлләү, күренекле тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе һәм педагогның нәсел-нәсәбен өйрәнү максатында, Чүпрәле төбәгендәге Иске һәм Түбән Чәке авылларының XIX гасырга караган, шул авылларда туучылар һәм вафат булучылар, никахлашучы вә аерылышучы парлар теркәлгән метрикә кенәгәләренә, Түбән Чәке авылының 1858 елгы ревизия (халык санын исәпкә алу) кенәгәсенә таянып, махсус тикшерү уздырдык. Аның кайбер нәтиҗәләре газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Мөһим нәтиҗәләрнең берсе шуннан гыйбарәт: Һ.Атласи, моңарчы озак еллар буе күрсәтелгәнчә, Иске Чәке авылында түгел, ә бәлки, аңа якында гына урнашкан, хәзерге Чүпрәле төбәгенең, электә Сембер губернасы Буа өязенә караган Түбән Чәке авылында туган! Һ. Атласиның 1876 елның 29 августында мулла Мифтахетдин гаиләсендә тууы турындагы метрикә язуы да шушы авыл мәхәлләсенең метрикә кенәгәсендә теркәлгән. Әнисе - Сәрвиҗамал. Метрикә кенәгәсеннән күренгәнчә, Һади Атласи гаиләдә мулла Мифтахетдин белән Сәрвиҗамал никахыннан дүртенче бала булып туа (галимә А.Х. Мөхәммәтдинова язганча, өченче түгел). Бу никахтан барысы алты бала туа (моңарчы язылганча, өч түгел): Бибифатыйма (1870-1872), Шәмсезыя (1872 елгы), Миңлехәлимә (1874 елгы, үз хезмәтендә А.Х.Мөхәммәтдинова аны Хәлимә дип бирә), Мөхәммәдһади (Һади Атласи, 1876 елгы), Бибисара (1879-1882) һәм Хаҗәр (1881-1882). Күргәнебезчә, Һ.Атласиның бертуганнарыннан өчесе (Бибифатыйма, Бибисара һәм Хаҗәр) бик кыска гомерле була. Бер үк вакытта аның А.Х.Мөхәммәтдинова фәнни хезмәтендә бер төрек басмасына таянып телгә алган Фәйрүзә атлы апасы чыганакларда (ревизия, метрикә кенәгәләрендә) чагылмый. Хәер, бу Түбән Чәке авылының кайбер елларга караган метрикә кенәгәләре сакланмау белән дә аңлатылырга мөмкин. Тик шулай да, метрикә һәм ревизия кенәгәләрендә чагылмаган бу хәбәрнең чыганагы турында урынлы сорау туа. Әйтергә кирәк, Һади Атласиның әнисе Сәрвиҗамал Мифтахетдин мулланың инде икенче хатыны була. Ул аңа моңарчы билгесез булып калган беренче хатыны Мәрхәмә 1867 елда 50 яшендә вафат булганнан соң өйләнә.
1858 елгы ревизия (халык санын исәпкә алу) материаллары Мифтахетдиннең хәләл җефете Мәрхәмәне 37 яшьлек хатын итеп күрсәтә. Димәк ки, ул, вафаты турындагы метрикә язуы буенча, 1817 елгы (1867 - 50 = 1817 ел), ревизия мәгълүматларына нигезләнсәң, 1821 елгы (1858 - 37 = 1821 ел) булып чыга. Бу хәбәрләрдән кайсы дөрес икән соң? Безнеңчә, метрикә язуларындагы мәгълүматлар ышанычлырак. Чөнки алар, кешеләрнең тууы, вафаты, никахы яисә парларыннан аерылулары сәбәпле шунда ук, вакыйга булган мәхәлләдә җирле мулла тарафыннан тутырылса, дәүләт салымы максатларында төзелгән ревизия кенәгәләрендә кешеләрнең яше үзләренең яисә әти-әниләренең, туганнарының әйтүе буенча гына билгеләнгән.
Беренче хатыны Мәрхәмәдән Мифтахетдин мулланың (Һ.Атласи әтисенең) биш баласы туа: Сафиулла (1845 елгы, 13 яшьлек Сафиулла Түбән Чәкенең 1858 елгы ревизия кенәгәсендә дә теркәлгән), Бибимәүһүбә (1848-1850), Бибинәсимә (метрикә язуы буенча, 1851 елгы, 1858 елгы ревизия кенәгәсендә 6 яшьлек Биби-Мастия дип бирелә), Бибимотыйга (1854 елгы, 1858 елгы ревизия буенча 5 яшьлек Биби-Мутыя), Бибиваһибә (1857 елгы, 1858 елгы ревизия материалларында 1 яшьлек Биби-Магибя). Болар барысы да - Һ.Атласиның ата - бер, ана ике булган туганнары. Беренче хатыны Мәрхәмәнең 1867 елда вафат булуын искә алып, мулла Мифтахетдин икенче хатыны Сәрвиҗамал (Һ.Атласиның әнисе) белән 1868-1869 еллар тирәсендә никахлашкан.
Метрикә кенәгәсендә Һ. Атласиның әтисе мулла Мифтахетдиннең (мулла Хәмди улының) 1892 елда 76 яшендә вафат булуы теркәлгән. 1858 елгы ревизия материаллары исә аны ул вакытта 40 яшьлек ир-ат итеп күрсәтә. Димәк ки, ул - 1816 елгы (1892 - 76 = 1816 ел) яисә 1818 елгы (1858 - 40 = 1818 ел) булган. Тик шулай да, алда әйтелгәнне исәпкә алып, аның 1816 елгы булуы турында хәбәр дөресрәк, дип уйлыйбыз. Татарстан Милли архивындагы 1886 елгы документларның берсендә без Түбән Чәке авылы мулласы Мифтахетдиннең (Һ.Атласи әтисенең) гарәп шрифты белән «указной мулла Мифтахетдин, мулла Хәмди углы» дигән имзасына юлыктык. Шулай итеп, мулла Мифтахетдиннең җәмәгатьчелеккә моңарчы билгесез булып калган әтисе (Һ.Атласиның бабасы) мулла Хәмди булып чыга. Вафаты турында метрикә язуы буенча, аның яшәгән еллары - 1785-1860. Инде олуг яшьтәге Хәмди мулла Түбән Чәке авылының 1858 елгы ревизия кенәгәсендә Хамдей Алтынбаев, ягъни Хәмди Алтынбай улы дип теркәлгән. 1847 елда Түбән Чәке авылында 60 яшендә гүр иясе булган Зарифә атлы хатынның (Зарифә Хәмди хатынының) аның тормыш иптәше булуы ихтимал. 1858 елгы ревизия материалларында Хәмди мулланың хәләл җефете итеп 58 яшьлек (1800 елгы) Мавкай Хаярова күрсәтелә. Бу никахтан Асхят-зямал дип бирелгән 28 яшьлек (1830 елгы) бер кыз бала да теркәлгән. Ул Һ.Атласиның әтисе мулла Мифтахетдиннең кыз туганы булып чыга. Димәк ки, Мифтахетдин мулланың әнисе йә алда телгә алынган Зарифә, йә Мавкай Хаярова.
Тагын бер кызыклы хәбәр: Түбән Чәке авылының 1858 елгы ревизия кенәгәсендә мулла Хәмди гаиләсенең авылга Сембер губернасы Буа өязенең Югары Каракитә авылыннан (Татарстанның хәзерге Чүпрәле районы) күчеп килгәнлеге, Чәкедә 1851 елдан рәсми беркетелүе турында әйтелә. Димәк ки, мулла Хәмди (Һ.Атласиның бабасы) чыгышы белән Югары Каракитә авылы кешесе! Күрәсең, бу Хәмди гаиләсе белән Түбән Чәке авылына, мулла буларак, мәхәллә халкы чакыруы буенча, 1840 ел тирәсендә күчеп килгән. Чөнки, 1845 елдан башлап, аның улы Мифтахетдиннең барлык балалары туу турында метрикә язулары да (шул исәптән, Һ. Атласиныкы да) Түбән Чәке авылына карый. Мулла Хәмдинең әтисе Алтынбай (Һ.Атласиның бабасының әтисе) Югары Каракитә авылы кешесе булып чыга. Мөгаен, ул да шушы авылда муллалык иткәндер. Туу вакыты XVIII гасыр урталары булырга тиеш (таблицаны кара).
Шулай итеп, Һади Атласи җиде буын имам нәселеннән булып чыга!
Шуны ассызыклап билгеләп үтәргә кирәк: чыганакларда аның нәсел тамырларының күршедәге Иске Чәке авылы белән бәйләнеше күзәтелми. XIX гасырның 40 нчы еллары башында Югары Каракитә авылыннан күчеп килү белән, алар Түбән Чәке авылына барып тоташа. Нәселләре, туган-тумачалары да шушы авылның метрикә кенәгәләрендә, ревизия материалларында теркәлгән.
Йомгаклап шуны әйтик, без мәкаләбездә Һади Атласи шәҗәрәсе буенча тупланган яңа мәгълүматларның бер өлеше белән генә уртаклаштык. Тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе һәм мөгаллим, халкыбызның күренекле улы Һади (Мөхәммәтһади) Атласиның нәсел шәҗәрәсен барлау-торгызу буенча эш дәвам итә. Бу өлкәдә безне яңа табышлар көтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: