Шәһри Казан

Алар ике кеше гомере өчен җавап бирә...

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - ана булуда. ДАУ Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр сырхауханәсендә булып кайтканнан соң, күңелдә Такташның ананы данлаган мәгълүм юллары гына түгел, ирексездән, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»е дә яңарды. Заман үзгәрә. Тик монда да шул ук Гөлфинә кебек, 12шәр үк булмаса да, итәк тутырып бала...

Реклама

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке - ана булуда.

ДАУ Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр сырхауханәсендә булып кайтканнан соң, күңелдә Такташның ананы данлаган мәгълүм юллары гына түгел, ирексездән, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»е дә яңарды. Заман үзгәрә. Тик монда да шул ук Гөлфинә кебек, 12шәр үк булмаса да, итәк тутырып бала тапкан олы җанлы авыл хатыннарын да, Валентина сыман еллар буе балага уза алмый йөрүчеләрне дә, Алтынчәч кебек «бу дөньядан бала анасы булып китәсем килә» дип, олыгаеп кына булса да, ирсез бала тапкан хатыннарны да, сабыен язмыш кочагына ташлап китүче «күке»ләрне дә очратырга була иде. Ә соңгыларында, оят дип әйтмим инде, әз генә дә уңайсызлану да юк, ахрысы. Юкса, коридордан бер гамьсез үтеп барышлый гына, баш табиб урынбасары Светлана Закир кызы Шакированың ишегенә башын тыгып: «Теге ни... типа баланы калдырырга иде», - дип сүз башлар идеме ул?.. Кызганыч, кайчакта җилбәзәк кызлар гына түгел, моңа кадәр бала тапкан аналар да баш тарта бит әле баладан. Андыйларның фәлсәфәсе дөнья малы белән бәйле. Ачыктан-ачык үзен матди яктан тәэмин ителмәгән дип белдерә. Икене үстерә алмыйм дип аклана. Биредә андыйларга: «Моңа кадәр нәрсә уйладың?» - дип акыл өйрәтмиләр. Чөнки инде эш аннан узган, ә ипләп кенә махсус социаль хезмәтләр барлыгын, ялгыз аналарга матди ярдәм күрсәтелүен, эшкә урнашырга ярдәм итүләрен аңлаталар. Баладан баш тартканчы, шул мөмкинлекләрдән файдалану турында уйларга чакыралар. Мондый сөйләшүдән соң, баласын калдырырга ниятләгән аналарның яртысы уеннан кире кайта, диләр.
Шушында ук сөенеченнән күкнең җиденче катында булган әти кешене дә очраттым. Казан ягыннан ук икән үзләре. «Уллыкка яңа туган бала алу нияте гаиләбездә инде күптән җитлеккән мәсьәлә иде. Үзебезгә насыйбын көттек. Бер улыбыз бар. Шул эгоист булып үсмәсен, туган җанлыклы булсын, дибез. Хатыным яңадан бала таба алмый. Баланы үзебезнеке кебек яратачакбыз», - ди ул һәм күзләренә мөлдерәмә булып яшь тула... Бәхетле сабый! Нинди күркәм гаиләгә эләкте дип сөенеп калдык алар артыннан.
* * *
Көне-сәгате белән үзгәргән дөнья үзенекен итә. Әйтик, шушы сырхауханә мисалында гына карасак та, соңгы еллардагы үзгәрешләр җир белән күк арасы.
2011 елда булган зур үзгәрешләрнең берсе - бала тудыру йорты белән балалар сырхауханәсе берләштерелү дә үз нәтиҗәләрен бирми калмас. Комплекслы медицина ярдәме күрсәтү максатыннан, ягъни бу очракта бала табу ниятенә килеп йөклелекне планлаштырганнан һәм бала туганнан алып, кеше олы тормыш юлына чыкканчы, димәк, 18 яшькәчә булган вакыт аралыгын үз эченә ала ул.
- Бүгенге көндә Әлмәттән тыш тагын Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарына да хезмәт күрсәтәбез һәм моның өчен бөтен мөмкинлегебез бар. 2011 елдан яңа туган балалар өчен реанимация бүлеге эшли. Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән, балаларны карауның икенче этабын да оештырырга ниятлибез. Чөнки бала тудыру йортында сабыйларны 7-10 тәүлек караганнан соң, алга таба да медицина ярдәме кирәк булган очракта, без аларны Түбән Камага яки Чаллыга күчерәбез. Хәзер менә шуны үзебездә - балалар сырхауханәсе базасында булдырырга исәплибез. Һәркайсы үз урынында алтын бәрабәренә торырлык табибларыбызны, акушеркаларны, шәфкать туташларын иң зур байлыгыбыз, горурлыгыбыз дип саныйм, - ди сырхауханәнең баш табибы Лидия Владимировна Исмәгыйлова, хезмәт күрсәтүнең елдан-ел камилләшә, дәвалауда яңадан-яңа технологияләр керә баруын ассызыклап. Шуңа күрә дә республиканың көньяк-көнчыгышында иң алга киткән гинекология бүлеге буларак таныйлар аларны. Үткән ел «Россия Федерациясенең иң яхшы бала тудыру йортлары» дип аталган бәйгедә коллектив лауреат дипломы белән бүләкләнә һәм әлеге логотипны файдалану хокукы биргән сертификат тапшырыла.
32 ел гомерен бала тудыру йортына багышлаган табиб, акушерлык бүлеге мөдире Әлфия Шәйдуллина да куәтли бу фикерне.
- Хәзер эшләү күпкә җайлырак. Педиатр, неоанатолог, акушер-гинекологлар, анестезиологларның тәүлек буе посты эшләп тора. Бүлектә миннән башка тагын 6 табиб бар. Нигездә, барысы да категорияле, күпчелеге 30ар ел эшләгән кешеләр. Шөкер, янәшәбездә Евгений Черемесин кебек абруйлы, таяныр, өйрәнер кешеләребез бар. Заманында Екатерина Трофимовна Моторина, Мәрвәрә Ситдыйковна Солтановалардан күп нәрсәләрнең асылына төшендек. Инде үзебез алар баскычына җиттек. Килгән яшьләрнең һәрберен кулыннан тотып диярлек эшкә өйрәтәбез. Халык арасында сатып алынган диплом дигән сүз бар. Ни генә димәсеннәр, биредә андый диплом белән эшләп булмый. Монда без ике кеше гомере, ике җан өчен җавап бирәбез. Безгә ананың да, баланың да исән-имин китүе мөһим, - ди Россия сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Әлфия Рамазан кызы, бүлек белән таныштырып.
Чыннан да, баш белән җавап бирмәле авыр хезмәт. Шул ук вакытта изге дә. Чөнки биредән һәркем күкрәгенә баласын кочып, киләчәккә өмет белән китә. Бүлек кенә дисәләр дә, 100 койка-урын белән 4 катны (!) биләп тора ул (50се авырга узган хатыннар, 50се бала табучылар). Көн саен биредә 7-13 бала туа. Шуларның 20-22 процентын ярып алалар икән. Элгәре берничә хатын-кызны бер залда бәбәйләткән булсалар, 2006 елдан бирле аерым-аерым 8 заллары бар. Үз табибы, үз даруы, үз инструментлары, үз микрофлорасы. Мондый шартларның Мәскәүнең түләүле бала тудыру йортларында гына булуын ишетеп белә идек бит элгәре. Ничек кенә димик, эшләре баштан ашкан, чөнки әнә 2012 елда иң күп бала туу Әлмәт районында күзәтелгән. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 3162 бала туган, 2011 ел белән чагыштырганда, 311гә күбрәк бу.
Планлы эш таркалмый
Әгәр дә шулай дибез икән, игътибарны нәкъ менә гаиләне планлаштыру бүлекчәсенә юнәлтү мәслихәттер. Әлеге юнәлештәге эш биредә 1996 елдан бирле алып барылса да, ул, бүлекчә буларак, хатын-кызлар консультациясе базасында 2010 елда оештырылган. Елына алар аша 1500гә якын хатын-кыз үтә һәм һәркайсы тулысынча тикшерелә икән. Йөклеләрне, авырга узарга җыенып та моңа кадәр бала таба алмаганнарны тикшерү өчен үзе бер фәнни үзәкне хәтерләткән лаборатория барлыкка килү дә эшләрен җиңеләйткән. Бүлек мөдире Лилия Рифкат кызы белән очрашып сөйләшкәч, чыннан да, эшләренең киңкырлы һәм бик четерекле икәнен аңлыйсың. «Мин үгет-нәсыйхәт укучы да, тәртипкә чакыру полициясе дә түгел, ә бусаганы атлап кергән һәр кешегә, кемнең кем булуына карамастан, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешмен. Кайчагында 12-15әр ел буе бала таба алмаган хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә. Мондый эшне алай ук кичектерергә ярамый - шанс кими», - ди ул.
Эш башында мондый кешеләр торганда, әлеге хезмәтнең «100 иң яхшы товар» номинациясендә республика күләмендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнүе дә очраклы түгел, әлбәттә.
«Йөкле хатыннар үзләрен бик тәртипле тота»
Әлеге нәтиҗәне хатын-кызлар консультациясе мөдире, медицина фәннәре кандидаты Гирфанова Гөлсинә Минисламовна ясады. 10 ел дәвамында укучылар, авырга узган хатын-кызлар арасында алып барган аңлату эшләренең, укылган лекцияләрнең, газета, ТВ аша алып барган аңлату эшенең нәтиҗәсе буларак бәяли ул аны. Март аеннан Гаиләне планлаштыру мәктәбен студентлар өчен дә оештырырга ниятлиләр.
«Хатын-кыз учетка басарга никадәр иртәрәк килсә, аның ахыры шуның кадәр хәерлерәк», - дип тәкрарлаучы Гөлсинә ханым, үзенең фәнни эшенә нигезләнеп, кызыклы гына башлангычка да нигез салган. Аның асылында авырлы чакта, тулгак тотканда дөрес итеп сулыш алу мәсьәләсе ята. Барын да табиб кушканча үтәгәндә (ә ул аның дөреслеген монитор аша күзәтә), кан басымы да, эчәкләрнең эшләве дә, баш миенең биоритмы да яхшыра, аналык та көткәннән тизрәк кыскара икән. Гөлсинә ханым хатын-кызлар консультациясендә бу эш белән 5 ел дәвамында шәхсән үзе шөгыльләнгән. 2000 елда гамәлгә кергән әлеге методика белән шөгыльләнү хәзер дә дәвам итә икән.
- Хатын-кызлар арасында төрлесе бар: эш артыннан куып, үзенә вакыт тапмаганы да, сәламәт бала табам дип, эштән махсус китүчесе дә. Ә моңа кадәр балага уза алмый интеккән йә булмаса беренче авыры төшкән хатын-кызлар үзләренә дә, карындагы балага да бик игътибарлы. Андыйлар: «Бүген ике генә тапкыр селкенде», - дип, ишек төбеңнән китмәскә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә килүгә үк: «Ни борчый?» - дибез. Тикшерәбез, карыйбыз... Кирәк икән, стационарга җибәрәбез. Шундый очрак та булды, прокуратурага кадәр барып җиттеләр. Бер ханымның баласы төште. «Миңа стационарда дәваланырга тәкъдим итмәделәр», - дип бара. Кәгазьләрне күтәрдек. Карыйбыз. Акка кара белән: «Мин стационар дәваланудан катгый рәвештә баш тартам, больничный листтан да баш тартам», - дип язып имзасын куйган, - ди Гөлсинә ханым, бүлек эшендәге кайбер нечкәлекләргә тукталып.
* * *
Читтән генә булса да, операция залына да күз салдым. Монда куш йөрәклеләр генә эшли ала торгандыр дип уйлап куям. Никадәр җаваплылык, тәвәккәллек...
- Бу минем бердәнбер эш урыны. 1988 елда институтны тәмамлап килгәч, биредә интернатура үттем һәм төпләнеп тә калдым. Минем күз алдында гына да күпме үзгәрешләр булды. Өстәп 4 нче катны төзеделәр. Безнең операция залы һәм авыру операциядән соң чыгарыла торган бүлмәләр шунда күчте. Иркенәйдек. Бүлегебез зур. Тәүлек буе 61 койка-урынга, ә көндезге стационарда 12 койка урынга барлыгы 5 табиб хезмәт күрсәтә. Гинекологиянең эндоскопия алымнарын без, республикада беренчеләрдән булып, 1994 елдан гамәлгә кертә башладык. Югары технологияле операцияләр ясыйбыз. Бездә тар белгечлек юк. Һәрвакыт ашыгыч ярдәм күрсәтәбез. Үткән елда бүлек аша 3 мең 200 авыру үткән. Безгә Башкортстанның Октябрск, Туймазы шәһәрләреннән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Абортлар да 600-700 тирәсе ясала, - ди соңгы 18 елда хирургия бүлеген җитәкләүче Айрат Габделбәрович Гаптраванов.
Бүлектә, әлбәттә, очраклы кешеләр юк. Наилә Әхмәтова, Гөлфирә Гайфуллина 20 елдан артык эшлиләр, яшь булсалар да, Азат Харисов, Минсылу Шаронова да, соңгы 4-5 елда гына коллективка килеп кушылган Денис Павлов та безнең кебек кан күрүгә коелып төшә торганнардан түгелләр.
Кеше тормышындагы беренче табиб
- Яңа туган балаларны яратмасаң, бу эштә эшләп булмый. Болар бит Аллаһының бүләге, бер гөнаһсыз фәрештәләр. Аларның һәрберсе үзенә бер, һәркайсының үз холкы, тавыш интонациясе. Кайчагында, бу бөтен гаиләне тотып торачак, дисең һәм ул шулай була да, - ди 28 көнгә кадәр булган яңа туган балалар белән эш итүче неоанатолог Ландыш Атлас кызы Ахиартдинова.
Бер үк вакытта аналарга дөрес итеп баланы тәрбияләү, төрү, юындыру, тәнен эшкәртү кебек нәрсәләргә өйрәтүчеләр дә әле алар.
- Күрәсең, безнең бала тудыру йорты электән алдынгы алымнар яклы һәм әйдәп баручыларның берсе булгандыр. Чөнки моннан 17 ел элек, Уфада институт тәмамлап бирегә эшкә килгәндә үк, безнең бүлекчәләрнең берсе бала белән ананың бергә булу принцибыннан чыгып эшли иде. Ул чагында мин булган бер генә бала тудыру йортында да моны күргәнем булмады. Хәзер инде бу хакта ничек итсәң, яхшырак була дип хәтта сүз куерту да юк. Сабый туа, әгәр дә аның хәле начар түгел икән, ул мөмкин кадәр тизрәк әнисе янында булырга, имәргә тиеш. Безнең докторлар баланы тудыру залында ук күкрәккә кушалар. Чөнки бу аксым, май, углевод кына түгел, ә дәрьяга тиң ана мәхәббәте, ана назы да дигән сүз, - ди Ландыш ханым.
Менә икенче ел инде Мансур Марат улы Галиев җитәкчелегендәге яңа туган балалар реанимациясе дә эшләп килә. Яңа килгән табибларны фатир белән тәэмин иткәннәр. Тулы канлы бүлек ачылу неоанатологларга да эшне сизелерлек җиңеләйткән.
* * *
Коридорда уаланып, тулгаклап йөргән яшь кенә хатын яныннан: «Берүк, бу сабый, үз бәхете белән, сау-сәламәт тусын», - дип, аяк очларына басып диярлек узып китәм. Яшь ананың үз дөньясы, үз кайгысы әлегә - исән-имин котылу. Озак та үтмәс, янә бер сабый дөньяга аваз салыр. Бернинди үлчәүгә салып булмый торган әлеге тулгак ачысы чиге-чамасы булмаган наз, шәфкать диңгезенә әйләнер...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: