Шәһри Казан

Баланыкы – алда, үземнеке – канда...

Аныкы алда әле, бөтен гомере буе үзенә-үзе рәхәтлекләр тудырып яшәр, ә минем гомер кыскарып килә, - диде әни кеше, кырыс кына. - Нинди яңа күлмәк аңа, ике ел элек алганына да сыя әле, кисен. Баллы күчтәнәчнең хөкүмәт биргәне дә бик җитә. Кем белә - әллә үскәч кадерли ул мине, әллә...

Реклама

Яңа ел алдыннан шабыр тиргә батып, кибетләр буенча чапкан мин юләргә җитә калды, имәнеп урта яшьләрдәге хатынга төбәп әйткәнемне сизмәдем дә: «Мин сезнең балагыз булсам, үскәч кадерләмәс идем». Кылган изгелеген, баласына тудырган шатлыгын мыскалга салып үлчәрлек булгач, ни пычагыма үзеңне әни санап йөрисең инде син? Тәч-тәч талашырга торучы да булып чыкты әле үзе, гөпелт кабынып тезеп тә китте: «Мин балачагымда бернинди бәйрәм, бернинди бүләк күрмәдем әле. Үстем. Хәзер көн-төн чабып эшләп, ник бала хакын уйлыйм ди мин? Ашатуын ашатам, әмма артык бер тиенлек күлмәк тә, кәнфит тә күрмәячәк. Артык акчам булса, мин үз күңелемне үзем күрәм - әнә яңа күлмәк алырмын, акча янчыгының кыйммәтлесенә кызыгып йөрим»...
Балачактагы яралары бәла икән - хәзер үчен баласыннан алмакчы берәү.
Әни, сине Кыш бабай күрмиме әллә?
Үзенә тезелеп киткән бүләкләрне актарып, ике яшел күзен очкынландырып елмайган кызым шулай сорап куймасынмы миннән. Шулай булмыйни - балалар бакчасына килеп киткән Кыш бабай да бүләген калдырган, Кыш бабай заказларын үтәүче өйдәгеләр дә кимен куймаган, ике якта ике дәүәни һәм дәүәтиләр бүләкләре, акыллы кыз булганы өчен яңа күлмәк тә кайтып утырган... Әнине бераз жәлләп тә куярлык шул. Беләмени инде ул нарасый әнә шул ике яшел күздәге очкынның әни кеше өчен никадәр зур бүләк, никадәр зур сөенеч икәнен! Үземә бирелгән бүләкләрнең берсе дә аны алыштыра алмый шул. «Кыш бабай сине тәрәзәдән карап тора, әйбәт кыз икәнеңне күрсә, чыршы төбенә бүләкләрен калдырып китәчәк», - дигәч тәрәз яныннан үткәндә йөргән адымнарга кадәр үзгәрде бит үзебезнең. Бүген әнә нинди бәхет баскан тәти кызны. Әмма алай да әнисен онытмый багалмам - Кыш бабайның әнисенә аныкы кадәр үк бүләк алып килмәве күңелен тырнап тора.
Яңа елга, Кыш бабай алып килүче могҗизаларга кеше ике чорда ышанып яши инде ул - балачакта һәм үзе әти-әни булгач. Мин балачакның ул могҗизалы чорына тәфсилләп тукталып тормыйм анысы, бездә дә аның кадәр Кыш бабайлы чор булмагандыр. Мәктәпкә килеп, тәм-том, бер-ике алма-мандарин тоттырып китсә, авыл баласына тагын ни кирәк? Миңа аның бүгенге чоры - әни булгач Кыш бабайга ышана башлавым кадерлерәк. Шабыр тиргә батып кибеттән кибеткә йөгереп бүләк эзләү, өйдә шуны балаң тапмаслык итеп яшерү, Яңа ел төнендә берең баланы әвертеп, икенчең ялт кына чыршы төбенә ул сораган бүләкне кую, аннан тәрәз каккан тавыш чыгарып, балаңны чыршы янына чакыру!.. Аннан тизрәк фотоаппаратың белән иң кадерле мизгелләрне гаилә тарихына теркәү. Юләр, шундый мизгелләр хакына ни генә бирмисең ди. Монда кем акча санап торсын да, балага күпме китте дә, үземә күпме тоттым дип баш ватсын...
Ана күңеле - балада
Баланыкы да далада түгел. Теге кибеттә күреп сөйләшкән хатынга да шул ук сүзләрне әйттем мин. Мәхәббәттә, матурлыкта, әти-әни кадерендә үскән бала мәгънәсез була алмый ул. Киресенчә, матур балачак, кадерле мизгелләр тудырырга тырышкан ата-анасына карата миһербансыз да булмыйдыр дип чамалыйм. Аны юкка гына психологлар да ата-ана баласын көненә ким дигәндә 12 тапкыр битеннән үбәргә тиеш, димәгәннәрдер. Акча дип чукынып китеп, аның очына чыгып утырасы килми инде - бала, аның шатлыгы аннан мең артык. Бүләген дә алабыз, туган көнен дә уздырабыз, менә хәзерге күптин-күп Яңа ел каникуллары чараларына да алып барабыз. Аллага шөкер. Мин аңа менә шушыны бирдем, ул кайтарып бирерме икән, дип уйланып утыра башласаң, үзеңне дә, балаңны да газаплап бала алып кайтып утырма инде син. Көзгедән үз-үзеңә гашыйк булып утыр да, бар эшләп тапканыңны үзеңә туздыр. Әмма рәхәтен генә күрерсеңме икән? Ә тапкансың икән, әни кеше бул инде - балаңның балачагын рәхәт, күңелле, бәхетле мизгелләргә коендыр. Шул вакытта җирдә дә изгелек артыр...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: