Шәһри Казан

Бәхет өчен күпме кирәк?

Дөньяда кеше башына еллык керем 35,5 мең долларны тәшкил иткән дәүләтләр тотрыклы санала.

Бөекбританиянең Уорик шәһәре һәм АКШның Миннесота штаты университетлары галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. «Тормыштан канәгатьлек хисе үсә бара, әмма билгеле бер чиккә кадәр. Бу биеклек 35,5 мең доллар. Байлыгы никадәр генә колачлы булса да, әлеге чиктән соң кешенең «бәхет дәрәҗәсе» төшә башлый. Гражданнарның керемнәрендә аермалыклар зур булмаган илләрдә тормыштан канәгатьлек хисе арта», - дип белдергән профессор Эдженио Порто. Моңа мисал итеп, профессор зур байлыкларга ия булучыларга бик югары салымнар салынучы Скандинавия дәүләтләрен китергән. 35,5 мең доллар еллык керем - алтын урталык, ул кешегә тормышыннан канәгатьлек, ә җәмгыятькә тотрыклылык тәэмин итә, дип фикер йөртә галимнәр.
Дәүләт Статистика комитетының Казан бүлеге хәбәр иткәнчә, башкалада октябрь аенда эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 29 мең 843 сумны тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорындагыдан 16,7 процентка күбрәк. Казанда төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан хезмәт хаклары түләүләрдә соңга калулар, ягъни бурычлар юк. Хәзер мәгариф учреждениеләрендәге педагогларның уртача хезмәт хакы - 20, ә балалар бакчалары тәрбиячеләренең исә 19 982 сум. Әлеге күрсәткечтә без Идел буе федераль округында - икенче. Беренче урындагы Түбән Новгород өлкәсендә мәктәпкәчә учреждениеләрдәге педагогларның уртача хезмәт хакы 20 586 сум.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: