Шәһри Казан

Бәрәскәдә сыерлар да чәчәк арасыннан йөри

Мәктәптә акча эшләп буламы? Бер ун-унбиш ел элек бу сорау бик сәер яңгырар иде, мөгаен. Ә бүген барыбыз да акча эшләргә өйрәнеп киләбез бугай. Авыл җирлегендәге мәдәният йортларына, китапханәләргә дә акча табу планы куелган. Мәдәният йортлары акчага дискотека ясый, концертлар куя, китапханәләр исә, ксерокүчермә ясап булса да, казнага акча кертергә...

Ә менә мәктәпләрнең акча табу мәсьәләсендә мөмкинлекләре күбрәк. Әлбәттә, кул кушырып, зарланып утырсаң, әллә кая китә алмыйсың, шулай да тырышканда була. Моны ничек эшләргә кирәклеген үз күзләрем белән күреп кайту ниятеннән, Әтнә районының Бәрәскә авылына юл тоттым. Исәп - мәктәпнең эшчәнлеге белән танышу.
Бәрәскәгә җиткәч, мәктәп урамын бутап, ялгыш юлдан кереп киткәнмен, әй сөендем дә инде бу ялгышым өчен. Туры гына барсам, авылның бар матурлыгын күреп бетерә алмас идем. Авыл исә бик матур, төзек йортлар, ике яклап яшел чирәм һәм чәчәкләр... Аларны киртәләп тә алмаганнар, көтү кайда йөри диген. Соңыннан сорап белдем: ни хикмәт, сыерлар да шушыннан уза икән, ә менә чәчәкләргә зыян салмыйлар. Монда бар дан-шөһрәтне Бәрәскәнең сыерларына гына яудырып булмас, гөлләрнең исән-сау калуы урамның киңлегенә бәйледер. Авыл урамы, чыннан да, бик иркен.
Авылны өйрәнеп бетереп, мәктәп ишегалдына кергәч, чәчәк диңгезенә үк чумдым, тик озакка түгел. Мәктәп директоры Аида Фатыйхова, эшлекле ханым буларак, мине хуҗалык эшләре белән таныштырырга ашыкты.
- Без үткән ел Авыл хуҗалыгы министрлыгының 100 меңлек грантын откан идек, - дип сөйләп китте ул. - Менә шул акчага 54 меңлек ике теплица алып кордык. Аңа кадәр «Ленин» күмәк хуҗалыгы ярдәме белән ясалган ике теплицабыз бар иде. Бу дүрт теплица безгә бераз акча тупларга мөмкинлек бирде. Иң элек кыяр саттык, аннан соң чәчәк үсентеләре. Бераздан помидорларыбыз җитеште. Анысын да авыл халкы бик теләп сатып алды. Кибеткә кайтарылганы кайдан килгән, ничек үстерелә - анысын беркем белми. Монда бар да күз алдында: кыярын да, кызарган помидорын да үзләре белән бергә җыябыз. Инде менә кыярның икенче каты өлгереп килә, монысы - үзебезнең мәктәп укучыларына. Алла боерса, яңадан ике ай кыяр ашый алачаклар.
- Акчаны кая куясыз? - дип, ревизордан да болайрак булып сорау бирергә ашыгам.
- Әле Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан калган акчабыз да бар. Менә шуңа яшелчә саткан акчаларны кушып, зур булмаган берәр техника алсак дип исәпләп торабыз. Мәктәп укучылары кими бара, ә җирне эшкәртергә кирәк.
Бәрәскәдә менә шундый хәлләр. Бер мәктәп бакчасының уңышыннан ничаклы игелек. Мәктәпнең техник базасы да ныгыган, авыл халкы да кинәнгән, урамнар да гөлгә күмелгән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: