Шәһри Казан

Чегән хатыны карурманга кертте

(Нурислам абый сөйләгәннәрдән) «Бервакыт 5 ел җигеп йөргән атым югалды, - дип сөйләп китте Нурислам абый. - Аны ике айдан артык эзләдем, әмма һичкайдан таба алмадым. Беркөнне 11 чакрымдагы күрше авылдан танышымны очратып, хәлне сөйләп бирдем. Ул мине игътибар белән тыңлады да югалган яисә табылган ат хакында берни ишеткәне булмавын...

Реклама

(Нурислам абый сөйләгәннәрдән)
«Бервакыт 5 ел җигеп йөргән атым югалды, - дип сөйләп китте Нурислам абый. - Аны ике айдан артык эзләдем, әмма һичкайдан таба алмадым. Беркөнне 11 чакрымдагы күрше авылдан танышымны очратып, хәлне сөйләп бирдем. Ул мине игътибар белән тыңлады да югалган яисә табылган ат хакында берни ишеткәне булмавын әйтте. Шулай да бер киңәш бирде:
- Син менә моннан 12 чакрымдагы Алексеевка дигән авылга бар әле, кырыйдан өченче йортта чегән хатыны тора. Мин җибәрде, дисәң, картасын салып карап бирер. Ул белмәгән кешене кабул итми.
Мин шул көнгәчә чегәннәрнең күрәзәче һөнәренә тискәре карашта идем, чөнки халык чегәннәрнең халыкны төрлечә алдап йөргәне турында күп сөйли.
Инде ат хәтле ат югалгач, аны табу теләге тискәре уй-фикерләремне онытып торырга мәҗбүр итте. Икенче көнне атымның йөгәнен алдым да танышым күрсәткән авылга чыгып киттем. Өйдән чыгуга, юлның уңышлы булуына ишарәләптер инде, машина очрады. Миңа кирәкле якка бара икән. Теге авылга җитеп кирәкле өйне таптым. Йөгәнне капка төбендә калдырып, өйгә үттем. Чегән хатыны өйдә иде. Бераз уйланып торды да, миңа туры карап:
- Мин күрәзә белән шөгыльләнмим! - ди бу.
Моңа мине кем җибәргәнен әйткәч кенә өстәл янындагы урындыкка күрсәтте. Эчке бер икеләнү, нәрсә әйткәненә дә ышанмаучылык тойгылары белән күземне һич тә чегән хатыныннан аермыйча, өстәл янындагы урындыкка утырдым. Урта яшьләрдәге чегән хатыны миңа бер мизгелгә генә карап алды да сөйләп китте:
- Яратып йөргән кызыңа өйләнмәгәнсең, хатының да йөргән егетен калдырып сиңа чыккан, өч балагыз бар.
Әй, китте бу миңа сөйләп, минем йортның кайда урнашканын, кем булып эшләвемне, хатын белән ничек торганны... Кино карап утырам диярсең! «Җитте, - дим, - мин бүтән йомыш белән килгән идем!»
- Беләм, син атыңны югалткансың, ләкин юкка борчыласың, атың исән. Ул чит кеше кулына кермәгән! (Ә мин, атымны инде таба алмам, ике ай эчендә берәрсе атны тотып юкка чыгарган, кем кулына керде икәнен генә булса да белә алмаммы, дип уйлаган идем.) Сиңа ашыгырга кирәк, менә шул якка таба барырсың, зур юл аша чыгарсың, аннары киң кыр аша үтәрсең, юлыңда елга очрар, аны кичеп чыгарсың, елга аша чыккач, атыңны шуннан ерак түгел урман аланында табарсың.
- Рәхмәт! - дидем дә өйдән ашкынып чыгып киттем. Аяклар җиргә тими, чегән хатыны күрсәткән якка атлыйм. Шактый ара киткәч кенә исемә төште: мин бу рәхмәт төшкере хатынга кесәмдә акчам булып та, онытылып, бер сум да түләмәдем бит. Зур юл дигәне Мәскәүгә таба баручы тимер юл булып, аның аръягында иген кырлары иде. Инде тәмам караңгы төшкәч, кичке унберләр тирәсендә чегән хатыны әйткән елга аша чыктым. Каршы ярдан күтәрелгәч, юлым ерак түгел урнашкан колхоз фермасына килеп чыкты. Каравылчы өен табып, анда кунарга калдым. Каравылчыга монда килеп чыгуымның сәбәбен сөйләгәч, ул миңа чыннан да андый атның бар икәнен әйтте. Һәр көнне таң алдыннан урманнан чыгып, печәнлеккә килә икән ул. Тотарга омтылып караганнар, ләкин беркемне дә үзенә якын җибәрми икән. Мин каравылчы өендәге тар сәкегә яткач кына үземнең никадәр арыганлыгымны аңладым. Өйдән чыгып китеп якынча 40 чакрымлап җир үтелгән. Иртән беренче кояш нурлары белән үк без ферманың 7-8 атын бергә туплап, минем ат килә торган печәнлеккә чыгып киттек. Чыннан да, каравылчы күрсәткән печәнлектә ике ат күренде. Ерактан ук танып алдым, берсе - минем ат! Йөгәнне җайлап тоттым да тиз-тиз атлап кушаматын әйтә-әйтә аңа якынлаштым. Ат ашаган җиреннән башын югары күтәреп, пошкырып, койрыгын каты селкеп читкә тайпылды. Күрәсең, атым мине ике ай эчендә оныткан. Тагын бер тапкыр якынрак килеп йөгәнне кидертергә омтылган идем, ат, алгы аякларын югары күтәреп кешнәп, миңа буйсынмаячагын сиздерде. Каравылчы белән киңәшеп, атларны бергә кушып, фермага таба куып киттек. Атлар ферма капкасына кереп бетте дигәндә генә минем ат, кискен генә артка борылып, урман ягына таба чапты. Нишләргә кала, мин ашыга-ашыга аның артыннан киттем. Атым туп-туры урманга юнәлде. Урман арасына кереп, шактый ара үткәч, мин тагын атка йөгән кидертергә тырышып карадым. Юк! Баш бирмәде, аякларын югары күтәреп миннән кырыйга тайпылды. Инде ничек итеп атны кулга алыйм, дип уйланып барганда, тар гына урман юлына килеп чыктык. Атым ашыкмый гына юл буендагы яшел үлән ашап алга атлый, мин, тәмәке пыскытып, аның артыннан барам. Бераз вакыттан безне урман кисүче егетләр куып җитте. Мин, хәлне аңлатып, болардан ярдәм сорадым. Бәхеткә, якында гына су плотинасы корылмалары бар икән. Юл шундагы корылманың коймасына килеп төртелә. Без, атны төрле яклап кысып, коймага ук терәдек һәм мин, җай китереп, аның өстенә менеп атландым. Өстендә кешене тоеп ат бермәл аптырап калды, күрәсең, бераз тынычланды. Шунда мин аңа тиз генә йөгәнне кидертеп алдым. Һәм без 40 чакрым җирне бертуктамый үтеп, өйгә кайтып җиттек».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: