Шәһри Казан

Чорыбызның олуг галиме иде

Төрки-татар шәҗәрәсенең Госманнар тармагы безгә өч бөек әдипне, җәмәгать эшлеклесен һәм әдәбият белгечен бирде. Алар - Ватан сугышы алдыннан репрессия корбаны буларак атылып, чокырга ташланган Шамил Госман (ул үзен «Усманов» дип йөртә), Ватан сугышы фронтлары аша узып та исән калган Хатыйп Госман һәм ерак Кытайда - Уйгырстанда туып үсеп, тарихи...

Реклама

Күптән түгел шәхси архивымны актарып утырганда, үткән гасырның 80 нче елларында Хатыйп ага Госманга язылган хатым килеп чыкты. Китаплар да җибәргән булганмын. Барып җиткән идеме икән алар? Алган идеме икән? Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, мондый масштабтагы әдипләр хакында нинди генә каршылыклы фикерләр ишетелмәсен, Хатыйп ага Госман заманының сирәк заты иде. Мин аны бик ярата идем. Аның татар шигыренә багышланган хезмәтләре, оратор-лекторлык осталыгы берничә буын татар тел-әдәбият галимнәрен, шагыйрьләрен тәрбияләде һәм тәрбияләячәк әле. Күңелне генә төшермик, тәрәккый итик.
Мин газета укучыларга шул хатны тәкъдим итмәкче булам. Җитмәсә сәбәбе дә чыгып тора: 2013 елның 21 маенда Хатыйп аганың тууына 105 ел тула.
«Хөрмәтле Хатип ага Госман!
Сез һич тә аптырап калмагыз: бу китаплар Сезгә булган күптәнге ихтирамым - чиксез хөрмәтем билгесе. Сез бервакытта да исегездән чыгармагыз - Уфада сезне һәрчак истә тоткан кеше булыр. Ул - мин. Әле Казанда укыган елларда ук мин Сезнең лекцияләргә кереп утыргалый торган һәм шул лекцияләрнең барысын да тыңлый алмавыма үкенә идем. Бәлки Сез мине оныткансыздыр? Бәлки Сез мине бөтенләй хәтерләмисездер? Һич тә аптырарга кирәкми - бик күп еллар үтте, аннан мин ул чакларда берничә генә шигырь чыгарган яшь шагыйрь идем әле…
Әгәр дә минем шигырьләремдә ниндидер микъдарда сыгылмалылык, эчке моң һ.б. шундый сыйфатлар (хәзерге тәнкыйть тарафыннан исәпкә алынмый торган сыйфатлар) аз гына булса да бар икән, димәк, анда сезнең хезмәтләрегезнең дә өлеше бар. Шигырь төзелешенә багышланган искиткеч яхшы китапларыгыз минем шигырь давылының табигатен өйрәнүдә иң төп әсбаплар булды һәм булып тора да. Әлбәттә, әгәр шагыйрь булып тумасаң, шигырь төзелешен өйрәнеп кенә шагыйрь булып булмыйдыр. Ләкин шунысы күңелне өшетә: азмы-күпме шагыйрь булып туганнарына әнә шул әсбапларны өйрәнү җитешми. Сезнең «Татар шигыре» төрки халыклар әдәбиятында тиңдәше булмаган хезмәт дип беләм мин. Бәлки мин бу халыклар шигърияте төзелешен өйрәнгән башка хезмәтләрне белеп бетермимдер? Шулай булган хәлдә дә иманым камил - мондый хезмәтләр сирәк һәм ул, кызганычка, әле булса үз бәһасен алмаган…
Бу - минем эчкерсез фикерләрем. Сез беләсез, Сездән миңа бернәрсә дә кирәкми. Минем Сезгә исән чагыбызда әйтелергә тиешле рәхмәтемне генә әйтәсем килде. Бәлки анда студент елларыннан калган идеал да бардыр. Булсын! Идеал начар нәрсә түгел ул! Сезгә, әйтүемчә, берничә китабымны салам. Башка шигырь китапларым үземдә юк. Менә бер публицистик проза җыентыгын җибәрәм. Анысы трассада эшләгәндә русча язылды.
Сезгә зур ихтирам белән, Айдар.
14.07.83».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: