Шәһри Казан

ДӘҺЛИ, мин сине яратмыйм!

Хатлар язма миңа, шылтыратма! Төшләремә кереп мине газаплама! Мин сине күралмыйм, минем сине беләсем килми... Кайчак дусларым: «Мәскәүне яратмыйм, син ничек анда яшисең», - дип әйтә, ә мин исә, ничек инде Мәскәүне яратмаска була, дип уйлый идем. Ләкин хәзер мин аларны аңлый башладым бугай. Тынчу булуың гына җитмәгән, Дәһли, син...

Хатлар язма миңа, шылтыратма! Төшләремә кереп мине газаплама! Мин сине күралмыйм, минем сине беләсем килми...
Кайчак дусларым: «Мәскәүне яратмыйм, син ничек анда яшисең», - дип әйтә, ә мин исә, ничек инде Мәскәүне яратмаска була, дип уйлый идем. Ләкин хәзер мин аларны аңлый башладым бугай.
Тынчу булуың гына җитмәгән, Дәһли, син инде очы-кырые күренмәгән бер зур базарга әйләнгәнсең: хәерчеләр аяк астында бутала, акча сорый, үтенә, елмая-елый, тарткалый. Мин аларга башта карамаска тырыштым, аннан кычкырып карадым, соңыннан алардан йөгереп кенә котылып булуын аңладым... Узгынчы рикшалар, авторикшалар, яныма туктап, үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Берсенә: «Юк!» - дип җавап кына бирергә өлгерәсең, икенчесе инде килеп туктаган була. Кай җирләре белән уйлый икән синең ул рикшаларың...
Метрога кердем. Анда чират. Халык бер-берсе өстенә үрмәли, тирләгән тәннәре белән миңа сылана. Танышырга оялган кап-кара ябык тәнле егет, бар кыюлыгын җыеп, минем аягыма китереп басмасмы? «Авызыңа...» Сүгенмичә түзмәдем, халык, татар телен белмәсә дә, минем йөземне күреп, ни әйткәнемне бик тиз аңлады. Тик бу егет, ак тәнле туташ миңа күз салды, миңа нидер әйтте, дип уйлап, шатланып, үз юлы белән китте...
Уф, Дәһли, ну синең ир-ат халкың... Метродан чыктым, һиндларның гыйбадәтханәсенә барып кайтыйм, мин әйтәм, анда кеше дога кыла, анда халык мине борчымый, дим. Ләкин метродан чыгуга, бер егет бәйләнмәсенме. Үзе, әлбәттә, сөйләшергә ояла, ләкин арттан койрык булып йөрүне начар дип санамый, ахрысы. Кинәт туктап: «Арттан йөргәнне яратмыйм! Юк бул!» - дигәч кенә китте бу. Ләкин мин аны тагын шул көнне бер ун тапкыр күрдем. Юк, ул начар егет түгелдер, тик менә шулай кайчак башларына тай тибә, күрәсең, һинд ир-егетләренең. Кечкенәдән хатын-кыз белән аралашырга өйрәнмәгәнгә күрә, алар күбрәк дус егетләре белән йөриләр. Егетләрнең култыклашып йөрүләренә мин инде өйрәнә башлаган идем. Озын сүзнең кыскасы, сәер алар. Мәскәүдәге дусларым: «Мәхәббәт тапмадыңмы әле?» - дип шаяртып сорыйлар. Кая ул!.. Кирәкләре бар ие...
Сатучыларың, Дәһли, мине туристка санап, бәяне йөз мәртәбә күтәреп, кирәкмәгән әйберләрен сатарга тырыша. «Һиндстанда инде мин шактый яшим, бу әйберләрнең генә бәясе күпме торганын беләм. Миңа кирәге юк аларның», - дисәм дә, сатучылар минем арттан, бәйләнеп, озак юл үтә. Бәйләнешеп арылган инде, шуңа күрә йә дәшмичә, йә елмаеп кына узып китәргә тырышам..
Минем Һиндстанда гадәти кеше буласым килә. Мине үзләренеке итсеннәр иде. Менә бәхет булыр иде ул. Ләкин барыбер мин чит ил кешесе булып калырмын алар өчен.
Дәһли! Синең халкың мине үз итми, мине аңгыра, беркатлы турист дип уйлый, миннән акча гына көтә.
Оялмыйча урам уртасында кече йомышларын үтәп торган ир-егетләреңә, шау шулы, тынчу урамнарыңа кул болгадым да Һиндстанның икенче матуррак урыннарын эзләп киттем. Без әле очрашачакбыз, беләм. Ләкин минем сиңа карата фикер үзгәрмәс дип уйлыйм. Дәһли, мин сине яратмыйм. Минем сине беләсем килми... Әлегә...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: