Шәһри Казан

Дөньялыкта югалтсак та, ахирәттә күрешүгә өметләник

Узып баручы ай Татарстаныбыз тарихына аеруча сынаулы булып керер, ахры. Мәскәүдән кайтып килүче очкычлар, әле дә аңлашылып бетмәгән сәбәпләр белән җиргә кадалып, кинәт 50 кешенең гомере өзелде. Очкычта өлкән, урта буын, яшьләр һәм сабыйлар булды.

Әлбәттә, бу фаҗига һәркайсыбыз өчен күңелләрне өзәрдәй хәл. Яңалыклардан башка илләрдә очкычларның һәлакәткә очравын күреп борчыла идек, әмма бу юлы кайгы безнең өйгә, Казанга килде. Бәла үзеңдә булгач, авыррак икән. Һәлак булучыларның туганнары, якыннары нинди хәсрәт кичерүләрен күз алдына да китереп булмый. Бернинди компенсацияләр дә, матди ярдәмнәр дә аларның кайгысын бетерә алмый, бәгырь җимешләрен кайтармый. Күңелендә иманы булган кеше, дога кылып булса да, бераз күңелен тынычландыра. Раббым, газиз туганым белән оҗмах бакчаларында очраштырсаң иде, дип өметләнә. Атеист булган, ышанмаучы кешеләргә югалтулар тагын да авыррак. Аларның күңелләре якыннары белән мәңгелеккә хушлаша. Ышану, өметләнү, көтү барыбер күңелгә җиңеллек өсти. Якуп пәйгамбәрнең (г.с.), газиз улы Йосыфны югалткач, елаудан күзләре сукырая. Берничә елдан Йосыфы белән очрашкач, улы аңа: «Әтием, ник шулкадәр кайгырдың, мине дөньялыкта тапмасаң да, ахирәттә барыбер табармын дип өметләнмәдең- мени?» - дип әйтә. Хикмәтле ата: «Улым, сине дөньялыкта югалтып, әти тәрбиясеннән мәхрүм калып, юлдан язып, сине ахирәттә югалтырмын, дип еладым», - дип әйтә.
Бу урында бер фикеремне язмый булдыра алмыйм. Кайгылы хәбәр килгәч, кеше күңеле иң элек моңа каршы килә. Колагы ишетсә дә, күзе күрсә дә, йөрәгенең ышанасы, хакыйкать белән килешәсе килми. Еш кына кеше каршында ятучы туганының үле гәүдәсен күрсә дә, күңеле кабул итми. «Бу - бер куркыныч төш кенә, хәзер уянам да, барысы да бетәр», - дип өметләнә. Әмма күпмедер вакыттан соң төшнең өн булуы ачыклана. Шулвакыт, кеше күңеле гаеплеләрне эзләргә тотына. Хатыны, ире, әти-әнисе... Күпвакыт кеше үзен гаепли: «Әгәр юлга чыгармаган булсам», «Әгәр ул эшне кушмаган булсам», кебек үкенүләр кешенең болай да көчсезләнгән йөрәген кимерә. Үз башыңа төшкәч, күңел белән кабул итү бик авыр булса да, шуны әйтәсе килә: язмышны узып булмый. «Менә балам иртәрәк чыккан булса, самолетка түгел, поездга, автобуска утырган булса, хәзер исән булыр иде, дигән сүзләр күңелләрне тырмый. Әмма эчәр суларың, ашыйсы ризыгың, сулыйсы һаваларың бетсә, җылы өеңдә булып та китәсең икән. Хәтерләсәгез, 1997 елда Иркутск шәһәрендә, үз эченә тагын ике хәрби очкычны салган «Руслан» йөк очкычы, өйләрендә тыныч кына яшәүчеләр өстенә төшеп, ничә кешенең әҗәленә сәбәп булды (ул вакытта 72 кеше үлде).
«Кайгы берләштерә», - диләр, Аллаһка шөкер, күпләр авыр вакытта ярдәмгә ашыкты. Интернет битләрендә үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Кемдер тикшерә, кемдер эзли, кемдер җыя, кемдер юата, кемдер дәвалый, кемдер чәчәкләр китерә... Яңалыкларда күрсәткәнчә, таксистлар да кайгы кичерүчеләргә үзләренең хезмәтләрен бушлай тәкъдим иткәннәр. Мәскәү аэропортында теракт булганнан соң, такси бәяләренең кинәт берничә мәртәбәгә сикерүе турында хәбәр булгач, колак ишеткәнгә күңелләрнең ышанасы килмәгән иде. «Алтын бозау» артыннан куу адәмнәрне никадәр сукыр һәм чукрак итә. Бу очракта безнең таксистларыбыз мәрхәмәтле булып чыктылар, исән-сау, имин йөрсеннәр.
Әлбәттә, фаҗига һәркайсыбызга кагыла. Иртәгә безнең өйгә килмәс, дигән гарантия берәүдә дә юк. Һәрберебез көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә ашыгыйк. Аллаһтан якыннарына сабырлык, иман сорыйк. Күпләребез дин-иман юлын төрле кайгылар, югалтулар аша табабыз. Табиблар һәлак булганнарга инде ярдәм итә алмыйлар, экспертлар гүргә иңдерү өчен тән калдыкларыннан нәрсә булса да җыеп карамакчы булалар. Әмма җаннар безне көтә алмыйлар, алар ул кайгылы төндә үк күкләргә аштылар. Ком сәгатенең соңгы бөртекләре төшәр мизгел җитәрәк, фәрештәләр, кулларына кәфенлек тотып, җан янына китәләр. Шуңа күрә, без видеоязмадан күргән манзараны, бәлки, мәрхүмнәр күрергә өлгермәгәннәрдер. Бәлки, сәгатенә 450 чакрым тизлек белән төшкән тимер кошны җир кабул иткәнче, әҗәл фәрештәсе җаннарны кабул да иткән булырга мөмкин. Бүген җаннар башка дөньяда, башка тәндә һәм үз сәфәрләрен дәвам итәләр. Безгә, җир өстендә авыр кайгы утында янып калган туганнарына гына түгел, сәфәр чыккан мәрхүмнәргә дә ярдәм итү тиешле. Күңелендә иманы булган, кабердә дә тормыш булуына инанган һәркайсыбыз алар өчен Аллаһыга ялварып дога кылыйк. Үз телебездә, үз сүзләребез белән моң-зарларыбызны Аңа сөйлик, әй, Раббым, гомерләре бетеп, иман белән Сиңа кайткан бәндәләреңнең хаталарын гафу ит. Аларның бүгенге йортларын нурландыр һәм киң кыл. Оҗмах бакчаларының бер бакчасы ит. Рухларын шатландыр. Туганнарына сабырлыклар, ныклы иман бир...
Әлеге фаҗига халык гомере өчен җаваплы кешеләргә бераз гыйбрәт алырга, кеше гомере дигән нәрсә турында күбрәк уйларга сәбәпче булса иде. Аллаһы Тәгалә илебезгә күпме байлык биргән, нефть өстендә йөрибез, дөнья буйлап газ торбаларыбызны сузабыз. «Поставщик № 1 в мире», «национальное достояние» дигән рекламалардан кайвакыт сарулар кайный инде. Шулай булгач, ни өчен без биш ил аша үткән калдык очкычта очабыз, ярык тагаракларда батабыз? Очкыч хуҗалары, бездән күпме акчалар суырып та, тиешле хезмәт күрсәтә, имин сәфәрләр тәэмин итә алмыйлар.
Казан фаҗигасендә очучыларның гаепле калачагын алдан ук фаразлаучылар аз булмады. Гадәттәгечә, акчасы булганнар җәзадан котылырга тырышырлар. Әмма дәүләт кануннарыннан еш кына түләп котылырга өйрәнгән затлар Аллаһ Кулыннан, кешеләр рәнҗешеннән котыла алырлармы икән?!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: