Шәһри Казан

«Егет кеше бит мин!»

Барып йөрмисең генәме әллә, дип күпме әйттек без аңа. Инде кул арасына кергән яшь журналистны ничек армиягә җибәрәсе килсен ди. Ә аның үз туксаны туксан: «Барам да кайтам, егет кеше бит мин!» Ул киткәч, редакциябез коридорлары да моңсуланып калгандай булды. Әйтер сүзеннән алда күзләре көлеп, иреннәре елмаеп торган «якты» егет...

Реклама

Барып йөрмисең генәме әллә, дип күпме әйттек без аңа. Инде кул арасына кергән яшь журналистны ничек армиягә җибәрәсе килсен ди. Ә аның үз туксаны туксан: «Барам да кайтам, егет кеше бит мин!» Ул киткәч, редакциябез коридорлары да моңсуланып калгандай булды. Әйтер сүзеннән алда күзләре көлеп, иреннәре елмаеп торган «якты» егет ул безнең, аның белән аралашканнан соң күңелгә яхшы кәеф кереп оялый.
Азат Юсупов студент чагында ук «ШК»га эшкә килеп, шушы бер-ике ел эчендә каләмен дә шактый чарларга өлгерде. Укучыларыбыз аның «кызлары»на багышланган (ул төркемдәшләре арасында бердәнбер егет иде), кытай егетләре турындагы шук-шаян язмаларын елмаймыйча гына укый алмагандыр. Инде филолог дипломы алып чыккач, баштанаяк эшкә чумар бу дисәк, юк, яшь чакта белем алырга кирәк, дип, аспирантурага керде. Соң аспирант кешегә армиягә барып торасы түгел бит инде, дигәнгә дә елмаеп кына җавап бирде Азат: «Барам да кайтам, мин бит егет кеше!» Инде менә Свердловск якларыннан хәбәр салып ята.
Дөресен генә әйткәндә, бер дә җибәрәсе килмәсә дә, горурланабыз без Азатыбыз белән. Күпме егетләр ничек тә армиягә бармый калырга җай эзли бүген. Ә бит нинди генә булса да, Туган ил бар! Анда яшәүче ата-ана, туганнар, туган халкың бар! Арча районы Түбән Аты авылының гап-гади хатын-кызы Рушания апа әнә шуны аңлаучы ике лачын - Азат белән Марат (ул инде хезмәт итеп кайтты) исемле уллар үстергән.
Ә без, Азат, дөньяларның имин булуын, синең матур гына хезмәт итеп, Туган илгә сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтуыңны телибез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: