Шәһри Казан

Европага тимер тотка

Узган гасырның сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы еллар башыннан бирле дөнья картасы шул хәтле үзгәреп тора ки, бүгенге тотрыксыз чорда яңасын алып торудан мәгънә дә юк сыман - үзгәрешләр әле бетмәгән. Якын арада тагын берничә дәүләт барлыкка килү ихтималы бар. Кайберләрен «яңа» дип атау урынсыз булыр, чөнки алар, моннан берничә гасыр элек...

Реклама

Көнбатышта Россия тәҗрибәсе
Бар да исәпләнгән һәм һәр нәрсә тәртип белән үз урынына урнаштырылган Көнбатыш Европада мондый бүлгәләнүләр булыр дип берәүнең дә башына килмәгәндер. Әмма акрынлап булса да таркалу бара инде. Ниндидер даирәләр өчен суверен дәүләтләр, әйтик, күпгасырлык дәүләти традицияләре булган Испания яки Италия белән идарә итүгә караганда аларның калдыкларын яңа кысаларга куып кертү һәм вакланган Европада яңа тәртип урнаштыру күпкә җиңелрәк. Кыскасы, «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» сәясәте Россия мисалында җентекләп өйрәнелгән, хәзер шуны Европада кулланмакчылар.
Бер дә юктан гына дәүләтне таркату мөмкин эш түгел, моңа җитди сәбәпләр кирәк. Биредә икътисади кризисны китереп чыгару зур роль уйный - тыныч һәм һәрьяклап тәэмин ителгән тормышка өйрәнгән европалылар хәлиткеч адымнарга барырга әзер. Шулай ук Көнбатышта мөселманнарның арта бару темасын күпертү дә европалылар арасында ыгы-зыгы куптаруга үз өлешен кертә.
Тук һәм бай тормыш турында хыял
Испаниянең Каталония өлкәсендә 25 ноябрьдә узган сайлауларда милли партияләрнең җиңүе хөкүмәт өчен өстәмә мәшәкатьләр тудырырга һәм референдум уздыруга китереп җиткерергә мөмкин. Каталония хөкүмәте моңарчы Мадридтан үз салымнарына тулысынча үзе хуҗа булуны яки зур суммада кредит таләп иткән иде. Испания хөкүмәте Каталония җитәкчелеген чамадан тыш күп чыгымнарын шул рәвешле капларга маташуда гаепләде, кредит вәгъдә итсә дә, салымнан азат итү таләбен кире какты. Бәйсез булган очракта, каталонлылар (моны 7 миллион халыкның 90 проценты тели) өлкәнең «чәчәк атачагына» ышана. Алар фикеренчә, үзәк хөкүмәт салымнардан кергән сумманың күп өлешен кайтармый.
Каталониядән тыш, Испаниянең башка өлкәләре дә бәйсез булырга омтыла. Валенсия, Мурсия һәм Андалусия Мадридтан зур күләмдә кредитлар сорый. Испания хөкүмәте автономияләрнең таләпләрен канәгатьләндерә алырлык хәлдә түгел, аның үзенең Европа үзәк банкына бурычы арта бара.
Бөекбритания дә бер аягы белән таркалу бусагасында тора. Октябрьдә Эдинбургта Шотландиянең бәйсезлеге буенча референдум үткәрү тәртибен билгеләүче тарихи документка кул куелган иде. Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон һәм Шотландия Хөкүмәтенең беренче министры Алекс Сэлмонд тарафыннан имзаланган әлеге документта референдум 2014 елга билгеләнгән. Чиратта Бөекбританиянең башка төбәкләре - Уэльс белән Корнуолл тора.
Бельгиянең Фландрия төбәгендә 14 октябрьдә узган коммуналь сайлауларда «Яңа фламанд альянсы» милли партиясе җиңгән иде. Альянсның җитәкчесе Барт де Вевер, тимерне кызуында сугарга омтылып, үзәк хөкүмәттән Бельгияне ике автономиягә - фламанд һәм валлон хөкүмәтләренә бүлү буенча сөйләшүләр башлауны таләп итте. Илдәге 11 миллион халыкның 60 процентын фламандлылар тәшкил иткәнен исәпләгәндә, мондый бүленеш Бельгия өчен куркыныч тәмамланырга мөмкин. Европада (шул исәптән Бельгиядә дә) икътисади һәм социаль-сәяси кризис кулга кул тотынышып барган шартларда таркалудан котылып калу ихтималы бик аз.
PS. Европа кризисы чәчәк ата барган саен, моңа охшаш хәлләр башка дәүләтләрне дә читләп узмаячак. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе түбәнәя бару, Якын Көнчыгыштагы сәясәтнең тотрыксызлыгы күп кенә традицион милли дәүләтләрне таркатуга китерәчәк. Әмма күтәреп барырга да җайсыз, ташлап калдырырга да кызганыч булган тоткасыз чемодан хәлендәге бу «кәрләләр»нең киләчәге дә томанлы - иртәме-соңмы, аларны җыеп тотучы «тимер тотка» кирәк булачак. Ул шуңа таба бара да инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: