Шәһри Казан

Гаделлек исәннәр өчен кирәк

Газета һәм китап битләрендә Иосиф Сталин турындагы язмалар зур урын алып тора. Хәер, аның турында яздылар, язалар һәм язачаклар да. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Сталин ил белән бик авыр һәм катлаулы елларда җитәкчелек иткән каршылыклы шәхес. Андый шәхесләр чорына берәр генә туа.

Реклама

Бөек Октябрь революциясе 1917 елда ясалса да, гражданнар сугышы һәм чит ил баскыннарына каршы сугышлар 1922 елга кадәр сузылды. Сталин хакимияткә 1923 елда килде. Ул чорда илдә коточкыч ачлык, хәерчелек хөкем сөрде. Ил тулысы белән җимерек. Тарих өчен кыска гына вакыт аралыгында, ягъни 1923-1941 еллар арасындагы 18 ел вакыт эчендә СССР дигән бөек ил үзенең авыр индустрия сәнәгатен, күмәк авыл хуҗалыгын барлыкка китерде. Илебез Сталин җитәкчелегендә зур уңышларга ирешкән вакытта 1941 елның 22 июненең кара көне килде.
Хәзерге заманда илгә Сталин җитәкчелек итмәгән булса, сугыш булмый кала иде, дигән сүзләрне күп ишетергә һәм матбугат битләреннән укырга туры килә. Минемчә, бу ялгыш сүзләр һәм язмалар. Гитлер, безнең илгә бәреп кергәнче, бөтен Европаны һәм Төньяк Африканы басып алган иде инде. Үзеннән-үзе сорау туа: ул илләрдә Сталин җитәкчелек итмәгән бит, Гитлер нигә соң аларны басып алган? Сугыш башланганда, безнең илнең кораллары сан ягыннан бик күпкә калыша. Аны Сталин бик яхшы аңлый, ук вакытта бездә сугыш алып бару тәҗрибәсе дә юк иде. Фашист армиясе 1939-1941 еллар буе Европада сугыш алып барганлыктан, аларда сугыш тәҗрибәсе дә җитәрлек булды. Сталин, шуларны исәпкә алып, сугышны дипломатик юл белән булдырмаска тырышты. Зур ташламалар бәрабәренә булса да, фашистик Германия белән һөҗүм итешмәү турында пакт-килешү төзеде. Ул Гитлер, халыкара законнар нигезендә, безгә һөҗүм итмәс дип ышанды. Явыз һәм ерткыч Гитлер, халыкара нормаларны бозып, безгә сугыш башлады. Әгәр ул, пакт-килешү нигезендә, 10 ел буе безнең ике арада тынычлыкны сакласа, без шул вакыт эчендә илнең хәрби көчен ныгыткан булыр идек. Гитлер генераллары вакытның безгә эшләвен аңлады. «Без сугышны кичекмәстән башласак кына, җиңүгә ирешәбез», - диде алар.
Көткәнебезчә, сугышның башында без, корал җитмәү һәм аларның иске модификацияле булуы, тәҗрибә җитмәү аркасында, зур җиңелүләр кичердек. Дошман, җиңү артыннан җиңү яулап, бик тиз Мәскәү янына кадәр җитә алды.
Сталинны гаепләүчеләр, ул явыз өч солдатка бер винтовка биреп сугыштырды, дип сөйләргә яраталар. Сталинград янындагы сугышларда без гитлерчыларны барлык төр корал буенча күпкә уздырган идек ич. Сталин җитәкчелегендә 1945 елның 9 маенда зур җиңү белән илебезне дөньядагы иң көчле державага әверелдереп, канлы сугышны тәмамладык. Димәк, бу Җиңүгә ил башлыгы буларак Сталин керткән өлеш мактауга лаеклы.
Сугыш бетеп 8 ел вакыт эчендә барлык сугыш җимереклекләре бетерелде. Волга-Дон каналы һәм Идел елгасында зур-зур электр станцияләре төзелде. Авыр сәнәгать чәчәк атты, колхоз кырларында үзйөрешле комбайннар, ДТ-54, Т-80 тракторлары белән барлык авыл кырлары тулды, кыр ышыклау урманнары утыртылды.
Кайбер акыллы башлар, Сталин исән булса, хәзер дә ач яшәр идек, диләр. Аның үлгәненә 71 ел вакыт узды ич инде. Әле без тормыш дәрәҗәсе буенча дөньяда 60-70 нче урыннар арасында сөйрәләбез. Күпләрнең юньле фатиры, балаларга балалар бакчалары юк. Пионер лагерьлары турында сөйләгән дә юк инде. Украинада кичәге ватандашларыбыз талаша, кыйнаша, үтерешә. Фашистлар кабат баш калкыта. Шушы булдымы хаклык?! Ә бит без берлекне авыр сугыш елларында да саклап калдык.
Сугыш елларында башкомандующий булып җиңүгә китергән, Сталинград сугышында фашист илбасарларның сыртын сындырганбыз икән, бүгенге Волгоград шәһәре, һичшиксез, Сталинград исемен йөртергә тиеш. Бу чын хаклык булачак. Аңардан Сталинга эссе дә, суык та түгел, ул гаделлек, исәннәр өчен кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: