Шәһри Казан

Гаиләм тарихы – ил тарихының чагылышы

Кешелек дөньясы яралганнан бирле нинди генә вакыйгалар булмаган да, кешеләрнең башыннан нинди генә хәлләр кичмәгән. Шуларның иң зурысы, әле бүген дә фаҗигасе күңелләрдә тирән эз калдырганы - Бөек Ватан сугышы. Бу сугыш зыян салмаган гаилә юктыр... Безнең гаиләгә дә кагылган ул афәт. Әниемнең әтисе Мингариф бабам да, әтиемнең әтисе Хәйдәр...

Реклама

1944 елның ахырында, каты яраланып, госпитальгә эләгәләр. Шуннан соң снаряд ярчыкларын тәннәрендә саклап, туган якларына кайтып егылалар. Дәү әниемнең (ул Газизә исемле иде, кызганыч, 1 ел элек 96 яшендә вафат булды) сөйләве буенча, ул ярчыкларны соңрак нинди авырлык белән алуларын белдем. Әнием дә үз әтисенең нәкъ шулай тилмерүен сөйләде.
Бабаларым сугыш кырында фашистларга каршы көрәшсә, ике дәү әнием дә, бөтен көчләрен куеп, тылда эшләгәннәр. Газизә дәү әнием цех мөдире, партоешма секретаре вазифаларын башкарса, Миңлегөл дәү әнием кырчылык бригадиры булган. Икесе дә авыл советы, район советы депутаты, стахановчы булганнар. Сугыштан соң икесенең дә алтышар баласы туган. Ике яктагы дәү әти һәм дәү әниләрем дә тәрбияле, тырыш балалар үстергәннәр. Алар арасында укытучылар, хисапчылар, төзүчеләр, терлекчеләр һәм башка һөнәр ияләре бар.
Мингариф дәү әтиемнең бабасы салдырган кибет әле дә исән. Төзелүенә берничә гасыр үтсә дә, ул авыл уртасында тарихи һәйкәл булып тора, әле дә кибет вазифасын башкара. Ә дәү бабам Хәмидулла (аны Кәмәй бай дип йөрткәннәр) салдырган мәчетне мәктәпкә әйләндергәннәр. Әнием һәм аның абый-апалары шунда укыган.
Ә инде әтиемнең әтисе Хәйдәр бабам салган йортлар, ул эшләгән тегермән авылыбызда әле дә саклана. Кулыннан килмәгән эше булмаган шул Хәйдәр бабамның. Әтиләре Каюм бабай үлгәндә, дәү әтием белән Габделәхәт абый бик кечкенә булалар. Озакламый әнисез дә калалар. Ярый әле дәү әтием - 8, Габделәхәт абыем 7 яшькә җиткәнче, әбиләре Миңлекамал исән була. Әмма ул да кыска гомерле була шул. Әбиләре исән вакытта ятимлекне әллә ни аңлап бетермәгән балалар тормыш авырлыклары алдында япа-ялгыз калалар. Тамаклары ипигә туймаса да, ялгыш юлга басмыйлар: кечкенәдән эшкә өйрәнеп, бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны җиңеп чыгалар. Ничек югалып калмады икән дәү әтием?! Моның сере аның олы йөрәкле булуындадыр, мөгаен. Газизә әбиемә өйләнгәч тә, аның әнисен һәм бөтенләй зәгыйфь Кәшифә апасын да ташламый дәү әтием, аларны үз тәрбиясенә ала.
Ә Габделәхәт абый тормыш корып та өлгерә алмый: сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Озак еллар эзләтсәк тә, каберенең кайда икәнлеген белми идек. Шөкер, быел әтием аны эзләтеп таптыра алды. Орёл өлкәсенең Людиново районындагы Полики авылында җирләнгән икән. Әтием җәйгә аның каберен зиярәт кылырга уйлап тора.
Бүген дә илдә барган вакыйгалар гаиләләргә, аерым кешеләрнең язмышына кагылмый калмый. Әфганстан һәм Чечняларның кайтавазы бүген дә күңелләрдә. Өстәвенә мәктәбебездә укучы Зәринә исемле кызның әтисе, Әфганстаннан кайтып берничә ел узуга, вафат булды. Зәринә кеп-кечкенә көе әтисез калды, «әтием» дип әйтергә тилмереп үсте. XXI һәм аннан соңгы гасырлар тынычлык-татулык һәм үсеш гасырлары булып тарихка керсен иде!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: