Шәһри Казан

Гомере буе изгелек кылды ул

Казан радиосы эшләп торган елларда мин олылар, аналар көннәренә багышланган тапшыруларда еш катнаша торган идем. Октябрь аендагы бер тапшырудан кайтканнан соң, күптән түгел генә инсульт кичергән Әгъмәл абый Шәрәфетдиновка шалтыратып, хәлен белергә булдым. Аның авырсынып кына җавап биргәнен ишеткәч: «Әллә хәлегез авыраеп киттеме?» - дип сорадым. «Шулайрак шул, авыруымнан соң...

Реклама

Инде Әгъмәл абыйның дөньядан китүенә дә байтак кына вакыт үтеп киткән. Тик исән чакта бик күпләргә яхшылык эшләгән кешене онытмаучылар да күп була икән шул. Гел йөрешә торган күршеләремә бер керүемдә шундыйларның берсен очратып сөйләшү кабат Әгъмәл абыйны исемә төшерде.
Әгъмәл абый Шәрәфетдинов белән якыннан мин ул - «Сүнмәс дәрт» гармунчылар ансамблендә, мин исә «Казансу таңнары» иҗат берләшмәсендә бергәләп ветераннар өчен концертлар куеп йөргәндә таныштым. Җырлавымны ишеткәч: «Безнең ансамбльгә йөрсәң, мин сиңа бик теләп уйнар идем», - диде ул бер сөйләшүебездә.
Алдагы елны Салих Сәйдәшевне искә алу бәйрәменә Кызыл Байрак авылына барганда теплоходта безнең урыннар янәшә туры килгән иде. Ул концерт гармунында Сәйдәш көйләрен уйнап барды, мин инде, җыр яратучы кеше, шунда ук җырлый башладым. Кире кайтканда исә көтмәгәндә генә татар халык көе «Сибелә чәчем»не уйнап җибәрде. Мин, әле яшь чагымда ук шул көйгә әнием җырлый торган сүзләрне искә төшереп, җыр суздым. Үзебезгә дә, тирә-юньдәгеләргә дә ул бик ошады. Шуннан соң да әле без бу җырны концертларда, бәйрәмнәрдә бергәләп күп тапкырлар башкардык. Кызганыч ки, аны радиога гына яздыра алмый калдык. Мин, нигәдер, ашыкмадым, әйтерсең әле тагын озак-озак яшиселәр, җырлыйсылар бар иде безнең...
Ә бит Әгъмәл абый профессиональ гармунчы түгел иде. Аның хезмәт юлы Казан елга техникумын тәмамлаганнан соң эшкә билгеләнеп, Пермь шәһәре елга пароходчылыгында башлана. Тик язмыш аны «Урак һәм чүкеч» заводына алып килә. Әгъмәл абый заводның өлкән инженеры, цех мастеры, цех начальнигы, профком рәисе вазифаларын үти. Заводта 1979 елга кадәр эшләп, җитәкче булырлык дәрәҗәгә күтәрелә. 1979 елда аны Казанның йон эшкәртү фабрикасының җитәкчесе итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы, 1995 елга кадәр фабрикада эшләү чорында ул күп тапкырлар Казанның Киров район Советына депутат итеп сайлана һәм «Татарстанның атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» исеменә лаек була. Җитәкче вазифасын үтәү һәм депутат буларак район кешеләренә хезмәт күрсәтү өстенә, Әгъмәл абый үзе җитәкләгән фабрика эшчеләренең ихтыяҗын һәрьяклап кайгыртып яши. Ул эшкә билгеләнгәндә, эшчеләрнең күбесе фабрика янәшәсендәге Ягодинский урамы, 31 нче җимерек йортта яши торган булалар. Әгъмәл абый иң беренче шул йортны сүттереп, аның урынына яңа йорт төзетүгә ирешә һәм бөтен эшчеләрне диярлек шунда урнаштыра.
Олы яшьтәге танышым Зәкия апаның, безнең бер оешмада йөргәнебезне белгәч, Әгъмәл абый Шәрәфетдиновның изге эшләре турында сөйләгәне бар иде инде. «Башка андый җитәкчеләрнең булуы мөмкин түгел, - дигән иде ул. - Фабриканы төрле кешеләр җитәкләгән чакларда эшләргә туры килде миңа, тик бары Әгъмәл Шәрәфетдинов вакытында гына фабрика эшчеләре яхшы яшәде».
Игелек кылуга багышлаган тормыш юлы болай башлана Әгъмәл абыйның. Әле Казан елга техникумында укыганда ук хәрби комиссариатта эшләп йөрүче Фатыйма апа белән таныша ул. Озакламый өйләнешәләр дә. Техникумны тәмамлагач, эшкә юллама алып, Пермь шәһәренә күчеп китәләр. Башта дебаркадердагы бер бүлмәдә, аннан соң елга вокзалының бер кечкенә бүлмәсендә яшиләр. Уллары Равил дөньяга килә һәм, ниһаять, аларга бер бүлмәле фатир бирәләр. Казанга әйләнеп кайткач та әле озак вакытлар Фатыйма апаның әти-әнисе фатирында яшиләр. Инде өченче балалары тугач кына ике бүлмәле фатир иясе булуга ирешәләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр 12 ел элек фаҗигале үлемгә дучар булган уллары кайгысыннан авырып киткән Фатыйма апаны карый Әгъмәл абый. Әле дә күз алдымда: концерт яисә репетицияләрдән соң без өйләребезгә кайтып киткәндә, ул әле, аркасына авыр концерт гармунын күтәреп, Фатыймасына тәмле ризыклар алыр өчен, базарга төшеп кала торган иде.
Әгъмәл абыйның вафатыннан соң, мин аларның өйләренә барып, Фатыйма апа белән озак сөйләшеп утырдым. Каршыбызда гына пианино, китап киштәләрендә күпсанлы җыр китаплары. «Әгъмәл абый пианинода да уйный идеме»? - дип сорадым мин. «Әйе, - диде Фатыйма апа һәм, минем тагын бер сорау бирәсемне сизгән кебек: - Оныгым да бераз уйнап маташа, белмим, берәрсе дәвам итәрме икән инде аның һөнәрен...» - дип өстәде.
Әгъмәл абыйны якыннан белгән кешеләрнең һәркайсы искә алганда аның кешелеклелеген, тугрылыгын, чын-чынлап интеллигент булганлыгын ассызыклыйлар. Ә без - соңгы елларда гел бергә булган дуслары, искиткеч йомшак тавышы белән дә күңелләрне дәвалый алырлык гаҗәеп ачык йөзле Әгъмәл абый Шәрәфетдиновны бик юксынабыз һәм үзе кебек сабыр гына сагынабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: