Шәһри Казан

Иң куркынычы – әхлак таркалу

«ШК»ның 2013 ел, 25 июнь санында басылып чыккан «Уйга салды бер кичә...» дигән язма (авторы Раил Сәйфуллин) мине дә уйга салды әле.

Реклама

Анда сүз күренекле шәхесебез, талант иясе, киң колачлы иҗаты белән татар халкына хезмәт итеп, милли музыка дөньясында төпле урынын алган композитор Әнвәр Шәрәфиевкә туган төбәге җитәкчелеге тарафыннан игътибарсызлык, битарафлык турында бара. Чын мәгънәсендәге талантка ия кешенең күңелендә ни - иҗатында шул була. Ихлас, самими күңелле Әнвәр абый, замана үзгәрде дип кыйбласыннан тайпылмыйча, хәзерге көннәргәчә матур, якты, халыкчан әсәрләрен тудыра тора.
Мәкаләне укыгач, чынлап та Әнвәр абый өчен хәтер калды. Әмма мин аны моның ише игътибарсызлыклардан күпкә өстен дип уйлыйм.
Быелның июнь ае башларында Кремльнең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан композиторларының XI Халыкара яңа музыка фестивале уңаеннан камера музыкаль концерты оештырылды. Ул Казан Универсиадасына багышланган иде. Анда да без күңелгә ятышлы, Әнвәр абыйга гына хас булган моң белән язылган җырларын һәм скрипка өчен иҗат ителгән әсәрләрен тыңлап хозурландык.
Күңелдә җылы хисләр калдыра торган бик матур концерт булды ул. Нигә мондый концертлар безнең «ТНВ» каналында күрсәтелми икән, дигән сорау туа.
Шушы урында тагын бер шәхес турында әйтеп узасы килә. Концертта Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов та чыгыш ясады. Башкарыла торган әсәрне бөтен тирәнлеге белән аңлап, үтә дә көчле тавышы белән синең бәгыреңә үтеп, хисләреңне кузгатып, уйланырга мәҗбүр итүе белән аерылып тора аның җыр осталыгы. Әгәр дә башка халыкның шундый җырчысы булса, алар аны гаять югары дәрәҗәгә күтәрерләр, горурланырлар иде дип уйлыйм. Минемчә, аның иҗатына да тиешле дәрәҗәдә игътибар ителми бездә. Әгәр аңа мәйдан, мөмкинчелекләр юк икән, яшьләребез, үсеп килүче буын дөньяның теләсә кайсы илендә дә үзенең тавышы, иҗаты белән безнең татарның, Татарстаныбызның мактанырлык, горурланырлык шундый талант иясе, җырчысы барлыгын каян белсен?
Афишаларга игътибар итсәк, концертлар шактый уздырыла. Дөресен әйткәндә, «Их менә монысына барыр идем» диярлеге аз шул. Телевизордан күрсәтелгән концертларның күпчелегендә киемнәре, сәхнә бизәлешләре бик матур, бай булсалар да, аларга күңел ятмый, карыйсы килми. Тавышлары да матур сыман кайберләренең, ә тыңлау теләге тумый. Җырның мәгънәсе дә шуның кадәр генә яисә нәрсә җырлаганнарын да белмиләр, күрәсең. Шулай да алар телевизор экраннарыннан төшмиләр, концертлар куялар, газеталарга әңгәмәләр бирәләр. Гаҗәп хәлләр инде.
Совет чорында сәхнәләрдә зур оркестрларга кушылып җырлаган артистларыбызның башкару осталыгын аңлау өчен аны яңадан күрергә, күңелең аша уздырырга кирәк. Ф.Насретдинов, Н.Даутов, В.Шәрипова, А.Аббасов, М.Рахманкулова, М.Булатова, Ә.Афзалова, И.Шакиров кебек мәшһүр җырчыларыбызның һәрберсе Европа киңлекләренә чыгардай иде дип әйтсәм, һич кенә дә арттыру булмас. Әнә шул чор мәктәбе вәкилләре - инде телгә алган Ә.Шәрәфиев, Р.Маликов ише үз талантлары аша халыкныкын халыкка җиткерергә мөмкинчелекләре булмаган, читләштерелгән тыйнак хезмәткәрләр.
Минемчә, безнең һәр нәрсәдә дә ХХ гасырны сикереп узып, бар булган өстенлекләрне XIX һәм аннан алдагы гасырлардан эзләү күп мәсьәләләрне чишүгә киртә булып тора. Ләкин бит татар халкының ни дәрәҗәдә батыр, тугрылыклы, чиста, һәр өлкәдә дә (фән, әдәбият, сәнгать, музыка) Европа, дөнья цивилизациясеннән калышмаган халык икәнлеген XX гасырда исбат итәргә мөмкинчелекләр булды, аның менталитеты тулысынча ачылды дияргә җирлек бар. Әгәр без киләчәктә дә нык, бердәм халык булып калырга теләсәк, без ул чор шәхесләрен онытмаска, аларны да өйрәнергә, бәя бирергә, традициягә әйләнгән өстенлекләрне дәвам итәргә тиештер бит.
Безнең балачак, яшьлек, җитлегү чорында да иҗат кешеләренә хөрмәт зур иде. Моны һич кенә дә инкарь итеп булмый. Күренекле шәхесләр турында саллы гына мәкаләләр, радио-телевидениедә махсус тапшырулар еш оештырыла, һәр иҗат җимеше халыкка тиешле, күңелгә сеңеп калырдай дәрәҗәдә җиткерелә иде. Хәзерге көнгәчә татарлыгыбызны саклап калырга ярдәм иткән, көч биргән иҗат түгелмени алар?!
Менталитетыбызның ныклыгына зур өлеш керткән ХХ гасыр уңышларын туздыру безнең күз алдында башкарыла. Моңа мисаллар бик күп. Милли мәктәпләребезнең санын киметү, телебез үсешенә юл ябу, яшьләрне спиртлы эчемлекләр, наркотиклар белән агулаулар, гаилә стартларын юкка чыгару һ.б. безне йомшартуга, какшатуга китерә. Дөньякүләм уздырыла торган чаралар аеруча тискәре йогынты ясый дип уйлыйм. Шундый мисалларның берсе - Макаревичның «Дөнья яралтылуы» кебек мәгънәсез рок-фестивале.
ХХ гасырда бик зур авырлыклар, гаделсезлекләр, югалтулар аша илебез яңача яшәү өчен көрәште. Ничек кенә булмасын, без үз илебезне тоеп, нык адымнар белән яшәдек. Нәкъ менә хезмәт кешесен яклауга корылган тормышка илнең эченнән дә, тышыннан да һөҗүмнәр күп булды. Американың элекке дәүләт сәркатибе А.Даллес әйткәнчә, СССРны алар үзләре үк җимерделәр, әле һаман дәвам итәләр. Җимерү 30 еллап бара. Без - моңа тере шаһитлар. Икътисад, армия, медицина һәм уку-укыту, фән, идарә структураларының ничек сүтелүен күзәтеп торабыз. Иң куркынычы - әхлакның таркалуы.
Без өстә искә алып узган мәсьәләләр шуның рәтенә керә. Халык деградациягә бата бара. Деградациягә кергән халык илнең кадерен, аның талануын, бүлгәләнүен, үзара сугышларны күрә, әмма моны аңлый алмый.
Бу процесска кайбер җитәкчеләребез дә, белепме, белмичәме, өлеш кертә кебек тоела. Хәзер безгә шуны аңлау мөһим: Татарстаныбызны, телебезне, татарлыгыбызны саклап калырга, калебебезнең нигезе - милли әдәбият, сәнгать, музыка үсешенә юл ачарга, шулар аркылы халкыбызны тәрбияләргә, тернәкләндерергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: