Интернет акчамны «суыра»

Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакларга йөрешеп рәхәтләндек кенә. Күптән күрешмәгән танышлар белән дә очрашырга җай чыкты. Сөйләшә торгач, иң яхшы тема - акча, чыгымнар мәсьәләсенә дә кагылдык. «Телефонга гына да 500 сумнан артык кирәк миңа аена», - ди Ринат. «Кем белән сөйләшәсең шулкадәр, кызлар беләндер инде?» - дим. Юк икән. «Кызлар»...
Син кайсы нәселдән, дисәләр...
Интернетта нәрсә генә юк? Монда бит, кем әйтмешли, яңадан туарга мөмкин. Операциясез, бернинди дару-фәлән эчмичә генә артык майларыңнан котылырга телисеңме, керфекләреңне 2 атна эчендә куе һәм озын итеп үстерәсең, бер ай үтәр-үтмәстә җыерчыкларыңнан котылып, 18гә төшәсең киләме, акыллы хатын-кызлардан иреңне ничек итеп читкә карамый торган итү турында киңәшләр кирәкме... Алай-болай затлы нәселдән түгелме икән әле син? Фамилияңә караганда, булуы да мөмкин. Тикшереп карамый ничек түзмәк кирәк?! Хатын-кызларга бигрәк тә авырга туры килә. «Үзеңә ир-атлар күзе белән кара. Алар синең хакта нәрсә уйлый?» дигән тест кемне генә битараф калдырыр икән. Шыр бушка бит әле, җитмәсә. Дөнья бәла-казалар белән тулган, бу ел да бик авыр буласы икән. Ә менә зодиакның кайбер билгеләре астында туган кешеләргә бәхет елмаячак, ди. Шул бәхетлеләр арасында син юкмы икән?
Рәхмәтен соңрак әйтерсез
Ашыга-ашыга кирәкле мәгълүмат эзләп утырганда шуның ише «кызыктыргыч»лар сикерә дә чыга бит экранга. Көннәрдән бер көнне мин дә каптым бу кармакка. Интернетның «Күзләрегезне тикшерегез!» дип кат-кат ялынуына түзә алмагач, тикшердем. Бик әйбәтләп, төрле сораулар биреп, төрле рәсемнәр күрсәтеп, 10 минутлап тикшергәч, нәтиҗәне белү өчен телефон номерын кертүне сорый бу. Эшкә бару юлында тезелеп торган «Оптика» салоннарына кереп чыгарга вакыт табып булмый. Ә алар, әйтергә кирәк, 4-5 тукталыш арасында гына да дүртәү. Бушка булганда, нигә утырган җирдән «ут чыгармаска». Телефон номерын язып куюым булды, нәтиҗә килеп тә чыкты. Баксаң, мин дөм сукыр кешедән бераз гына яхшырак күрәм, хәлем бик аяныч икән. Шул арада телефонга килеп ирешкән смс-хәбәр аша үземне runetest.com хезмәтенә ялгаулары турында да белдем. Әлбәттә инде, бушка түгел, 30 сумнан артыграк акчаны да «ялаганнар». Менә шул көннән баш бәласе башланды минем. Көн туган саен, «Runetest» хезмәтен фәлән сәгатькә озайттык» дигән хәбәрләр килеп кенә тора. Һәр смс өчен 30 сум тирәсе акча да оча. Әлеге хезмәт турында мәгълүмат бирергә тиешле телефонга шалтыратсам, матур музыка гына тыңлап утырырга туры килә.
Чирен яшергән - үлгән
Ничек котылырга бу бәладән? Акчаны урламасыннар дип, телефонга көн саен 10ар сум гына салгалап йөрү дә туйдырды. Ахыр чиктә, номерны алыштырып котылырга җыенып, салонга киттем. «Интернет аша күзләрне тикшергән идем, хәзер көн дә акчаны урлый. Яңа номер алмыйча булмас, ахры», - диюем булды, рәхәтләнеп көлә башладылар шунда эшләүче кызлар. Үзләре дә күзләрен тикшертеп караганнар икән. «Ниһаять, берәү үз гаебе белән шундый хәлгә төшкәнен таныды, - ди болар. - Алайса, андыйлар безгә бик еш килә. Әмма барысы да кемнедер гаепләргә маташа. Мондый очраклар күбрәк игътибарсызлыктан, ахырын уйлап бетермәүдән килеп чыга да инде. Аның өчен номер алыштырырга кирәкми», - дип, бу хезмәтне тыеп та куйдылар. Ходайдан сәгать сукмыйча, башы да эшли башламый бит әле аның. Югыйсә теге танышымның телефонына көнгә икешәр-өчәр килә торган «мәхәббәт» хатларының акча суырып ятуларын да күптән аңларга тиеш идем кебек. Салып торган акчаны алып торудан туктыйлар димени. Үзем барып кайткан юлны өйрәткәч, танышым да котылды тегеләрдән, ниһаять.
Хәзер телефонга шикле эчтәлектәге смслар килә калса, әйбәтләп укыйм да шундук бетереп ташлыйм. Җыен юк-бар өчен акча түләп утырырга әндри казнасы юк монда...
-
21 апрель 2018 - 18:55«TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан сәхнә арты ФОТОРЕПОРТАЖЫ Бу минутларда “Пирамида” концертлар залында “TMTV” татар музыкаль телеканалы премиясен тапшыру тантанасы бара.
-
21 апрель 2018 - 13:17Тәрәзәләр Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин, аның шәенө генә барырга тырышып, акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да, як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй, проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да, нигәдер оялып кына:
-
21 апрель 2018 - 12:44Кышкы киемнәрне саклау буенча КИҢӘШЛӘР Туныгызны балконда сакламагыз, йоны кибеп, сына башларга мөмкин.
-
21 апрель 2018 - 12:19Вакыт җитә. Ятып үлә кеше. Ул яшәргә тиеш чагында... Казан милли мәдәният үзәге һәрвакыт шаулап-гөрләп тора. Бу бинада урнашкан Казанның 1000 еллык һәм Милли мәдәният музейларына Россиянең төрле шәһәрләреннән төркем-төркем туристлар килеп, татар халкының мәдәният тарихы, гасырлар буе нинди сынаулар аша узулары хакында экскурсияләр һәм лекцияләр тыңлыйлар.
-
21 апрель 2018 - 10:20Вәсилә Гыйматдинова: «Яран көядән саклый, баш авыртуын бетерә» Вәсилә Гыйматдиноваларга кунакка баргач, подъездга килеп керүгә чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттем.
-
20 апрель 2018 - 16:30Мәхәббәтнең чамасызлыгы гашыйк җанның чарасызлыгына китерә Кешелекне ике генә нәрсә борчый: тамак һәм тән ләззәте.
-
20 апрель 2018 - 15:55«Башта атларыбызны алып киттеләр, өч көннән соң мәңгелеккә дип әтиегезне озаттым» «Шәһри Казан» газетасы битләрендә, еш кына, тәрбиягә алган балалар турында язмалар укырга туры килә. Аларның гаиләле булуларына бер шатлансаң, икенче яктан, шушындый җитеш тормышта дөм ятим үскән балалар булуы күңелне бимазалый.
-
20 апрель 2018 - 15:08«Әлиф»челәр: «Әлеге җиңүнең киләчәктә трамплин буласына өметләнәбез» Газетабызның алдагы санында хәбәр иткәнебезчә, «Әлиф» хореографик спектаклендә төп рольне башкаручы Нурбәк Батулла узган якшәмбедә «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булды. Әлеге уңайдан журналистлар Нурбәк һәм «Әлиф» спектакле командасы белән очрашты.
-
20 апрель 2018 - 12:47Хәния Фәрхигә багышлап бәет чыгарганнар: «Тынычлыклар эзләп китте җаным, гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!» Мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көнендә, 30 май көнне, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Яр Чаллыда һәм Уфада хәйрия концертлары узачак. Əлеге тамашадан кергән акча Хәния Фәрхи истәлегенә ачылачак һәйкәлгә сарыф ителәчәк.
-
20 апрель 2018 - 12:24Футбол буенча дөнья чемпионатына килүчеләр Казан Сабан туен да күреп китәчәк 14 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләре тулы көченә бара. Шушы көннәрдә чемпионат вакытында башкалада узачак мәдәни чаралар исемлеге билгеле булды.
-
20 апрель 2018 - 12:08Рөстәм Миңнеханов: «Мин дә карт түгел әле, ләкин...» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 19 апрельдә узган Россия венчур форумында катнашты.
-
20 апрель 2018 - 11:20Брокколи ябыктыра, яман шештән саклый һәм иммунитетны ныгыта Брокколи кәбестәсен диетик продукт дип әйтергә була. Артык авырлыктан котылырга теләүчеләр аны курыкмыйча ашый ала.
-
19 апрель 2018 - 17:44Сыерчык оясы нинди булырга тиеш? Сыерчык оясын җирдән кимендә өч метр биеклеккә эләләр.
-
19 апрель 2018 - 16:08Казанда футбол җанатарларын сюрпризлар көтә Футбол буенча дөнья чемпионатына санаулы гына вакыт калып бара, уеннар узачак шәһәрләрдә стадионнар һәм кунакханәләрне төзү эшләре соңгы этабында, алар җанатарларны һәм катнашучыларны каршы алырга җыена.
-
20 апрель 2018 - 11:31Без имениМатур!!Кымыз җитештерү заводына сәяхәт: «ШК» журналисты ат савып кайтты
-
19 апрель 2018 - 23:16Без имениЖырчыга артист Бэя бирми. Жырчыны тамашачы бэяли. Жырла Радик улым. Унышлар синэ, сэлэмэт бул.Elvin Grey ни өчен Салават Фәтхетдиновның туган көненә бармаганлыгын әйтте
-
19 апрель 2018 - 16:37Без имениМин Салават Закиевич белэн килешмим. Хэр кемнен уз жырчысы, уз тамашасы бар. Без бер Салават Фатхетдиновны гына тынларга тиеш тугел. Радик узенен таланты белэн килеп керде зстрадага. Без аны шушылай итеп жырлавы белэн кабул иттек. Ул безгэ бик ошады. Мэхрум итмэгез безне узенэ генэ хас матур тавыштан. Без решать итэргэ тиеш сэхнэ уртасында кем жырларга тиеш икэнен. Ник аяк чаласыз ана. Дорес тугел бу.Elvin Grey ни өчен Салават Фәтхетдиновның туган көненә бармаганлыгын әйтте
-
19 апрель 2018 - 16:32Геммолог Анатолий НИКОЛАЕВ: «Зодиак билгесенә карап кыйммәтле таш сайлау – сафсата» Бриллиантлар кызларга чынлап та дусмы? Ни өчен топаз кашлы йөзек-алкалар белән кояшта кызынырга ярамый? Кыйммәтле ташларның йолдызлар белән нинди уртаклыгы бар?
-
18 апрель 2018 - 11:29Психолог Галия Гыймадиева: «БДИны Пушкин белән Тукай да тапшыра алмас иде» Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның әти-әниләренең төн йокыларын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Имтиханнар чорында ата-анага һәм балага үзен ничек тотарга, сынауларны ничек тыныч кына узарга соң? Бу хакта балалар психологы Галия ГЫЙМАДИЕВА белән сөйләштек.
-
30 март 2018 - 13:02Психиатр Татьяна Гурьянова: «Теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры, Республика клиник психик хастаханәсенең баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Татьяна ГУРЬЯНОВА республикада психиатрия хезмәтенең торышы турында сөйләде.
-
21 апрель 2018 - 18:55«TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан сәхнә арты ФОТОРЕПОРТАЖЫ Бу минутларда “Пирамида” концертлар залында “TMTV” татар музыкаль телеканалы премиясен тапшыру тантанасы бара.
-
12 март 2018 - 11:35Гөлназ Асаева күкрәкләренә пластик операция ясату-ясатмавы турында: «Сез башта әниемә карагыз!» Соңгы арада Гөлназ Асаева Инстаграм челтәренә ачык киемдә төшкән фотолар куя башлагач, язылучылары аны күкрәкләренә пластик операция ясаткан диде.
-
12 март 2018 - 08:37Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
-
12 март 2018 - 10:44Алоэ согы иммунитетны ныгыта, вируслардан һәм картаюдан саклый Алоэ согы витаминнарга һәм минералларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай.