Шәһри Казан

Иран-АКШ каршылыгы – чишелеш табылырмы?

Яңа «сугыш» Бу ике ил арасындагы каршылык якын арада гына чишелеш табар дип өметләнү артык беркатлылык булыр иде. Киресенчә, ул катлаулана гына бара. Иран АКШка хәрби яктан гына түгел, ачыктан-ачык финанс-икътисади каршылык та күрсәтергә җыена. Күптән түгел Иранның икътисад һәм финанс министры Шәмседдин Хосейни белдергәнчә, Тәһран алыш-бирешләрдә доллар белән евродан...

Реклама

Яңа «сугыш»
Бу ике ил арасындагы каршылык якын арада гына чишелеш табар дип өметләнү артык беркатлылык булыр иде. Киресенчә, ул катлаулана гына бара. Иран АКШка хәрби яктан гына түгел, ачыктан-ачык финанс-икътисади каршылык та күрсәтергә җыена. Күптән түгел Иранның икътисад һәм финанс министры Шәмседдин Хосейни белдергәнчә, Тәһран алыш-бирешләрдә доллар белән евродан тулысынча баш тартачак. Моның урынына исәп-хисапның яңа ысулы кертеләчәк. Аның нинди булачагын чамалау авыр түгел, чөнки ул бүген үк нефтенең шактый өлешен юань, рупийга сата һәм бартерга алмаштыра. Иран бу очракта мәгълүм бер мәсәлдәге виноградка буе җитмәгән төлкене хәтерләтә - ә ул бит әле өлгермәгән, янәсе. Тәһранга валюта алу юлларын биклиләр, ә ул аны кулланудан бөтенләй баш тарта.
Иран нефтен бүген Һиндстан белән Кытай үз акчаларына сатып ала, ә Төркия алтынлата түли. Халыкара аналитика агентлыклары бәяләгәнчә, узган ел Әнкара Тәһранга 11-12 миллиард долларлык алтын озаткан. Билгеле, аның бу адымына НАТОның башка әгъзалары ризасызлык белдергән, чөнки юань һәм рупийга сатып алу мөмкин булмаган товарларга һәм технологияләргә Иран нәкъ менә әлеге төр финанслауны файдаланган. Төркия, үз чиратында, ике ил арасында төзелгән килешү нигезендә, газга булган ихтыяҗның биштән бер өлешен каплаган. Быел болай эшләү катлаулырак булачак, чөнки АКШ Иранга кыйммәтле металл сатуны тыйды.
Шулай ук Иран күптән түгел Европа союзының барлык илләренә (27 ил) табигый газ һәм нефть экспортлауны туктатуын белдерде.
АКШ мәтәлсә, башкаларны да сөйрәячәк
Финанс-икътисад фронтында Иран АКШка шактый гына мәшәкать тудыра ала. Нефть өчен доллар белән түләүдән баш тартып, Тәһран башка сатып алучыларны да шуңа этәрәчәк. Кытай бүген үк тышкы алыш-бирешләрен юаньда башкаруны хуп күрә. Белгечләр исәпләвенчә, Кытай инде берничә елдан ук тышкы сәүдәнең яртысын юаньда алып барачак. Нефть сатуда Иранның долларсыз схемасы уңышлы барып чыккан очракта, аңардан башкаларның да үрнәк алуы бар. Ә бу исә долларның нефть «үлчәве» һәм дөнья валютасы булудан туктавына китерәчәк. Болай булганда, АКШ икътисады өчен кара көннәргә дә ерак калмый.
Әмма бу бары тик Иран беренче булып бирелмәгән очракта гына була ала. Узган ел аның милли валютасы 60 процентка арзанайган, нефть сату күләме бик нык кимегән. Халыкара энергетика агентлыгы бәяләгәнчә, 2012 елда нефть ике тапкырга азрак экспортланган.
Президент М.Әхмәдинеҗан күптән түгел парламентка мөрәҗәгатендә икътисадта реформалар уздырырга чакырды. Иранның бүген бу өлкәдә ниндидер уңышка ирешү мөмкинлеге зур түгел. Ләкин аңа АКШка каршы булган илләр, шул исәптән Кытайның да ярдәм итү ихтималы бар. Бу каршылыкның кызыклы ягы шунда - ярдан Иран мәтәлеп төшсә, бу вакытлыча нефть базарында тотрыклылык югалуга китерәчәк. Ә АКШ мәтәлгән очракта, үз артыннан бөтендөнья икътисадын да аска сөйрәячәк, чөнки ул әлегә долларга бәйле.
Иран маймылы космоста!
Ә Иран мәтәлеп төшәргә җыенмый, киресенчә, ул әле югарыга - космоска ук менәргә ниятли. 2010 елда Kavoshgar-3 космик ракетасы орбитага күсе, ташбака һәм суалчаннарны чыгарган. Ә 10 февральгә хәтле космоска беренче Иран маймылы очачак. Космос агентлыгы җитәкчесе Хәмид Фазели белдергәнчә, бу чара илдә 1979 елгы Ислам революциясен бәйрәм иткән көнгә багышлана. Ә беренче иранлыны космоска җибәрү программасы 2020 елда тәмамланачак. Эт өрер, бүре йөрер, дигән гыйбарә нәкъ менә Иранны күздә тотып әйтелгән диярсең. Аңа каршы әллә ниткән санкцияләр кабул итәләр, төрле яклап кысалар, ә ул әле маймылны космоска очырырга да җаен таба. Хәле мөшкел булганнар космоска маймыл очырып ятмый...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: