Шәһри Казан

Изге ташлар рәнҗеп ята сыман

Бер җомга көнендә авылдашлар белән изге Болгар шәһәрлегенә барып, шактый гына гыйбрәтләр күреп кайту насыйп булды. Йөри торгач, юлыбыз янәшәдәге чиркәүгә килеп терәлде. Ишекләре ачык, килгән кешеләр сөрлегеп эчкә кереп китәләр. Нинди хисләр белән чыгалардыр, анысы үзләренә генә мәгълүм. Шәхсән үзем чиркәү диварына аяк басмадым, тышкы рәвешен генә карадым. Нигезенә...

Реклама

Бер җомга көнендә авылдашлар белән изге Болгар шәһәрлегенә барып, шактый гына гыйбрәтләр күреп кайту насыйп булды.
Йөри торгач, юлыбыз янәшәдәге чиркәүгә килеп терәлде. Ишекләре ачык, килгән кешеләр сөрлегеп эчкә кереп китәләр. Нинди хисләр белән чыгалардыр, анысы үзләренә генә мәгълүм. Шәхсән үзем чиркәү диварына аяк басмадым, тышкы рәвешен генә карадым. Нигезенә күзем төшкәч, артыма мәтәлә яздым. Сәбәбе - нигезендә мөселманнар каберләренә куелган вә гарәпчә язылган ташлар иде, гүя алар тәреләр астында сыкранып-ыңгырашып яталар. Әле без килгәндә таш өстендәге «күз яшьләрен» кояш киптерергә өлгермәгән иде. Мондый чиркәүгә керү нигездә сыкранып ятучы изге ташларны мәсхәрәләү булыр иде.
Ошбу Болгар шәһәрлегендә элмә-такталар нишләптер күбрәк русча язылып, таныштыручылары да күбрәк русча сөйләүне мәгъкуль күрәләр.
Җомга намазын Фәрхәт хәзрәт имамлык итә торган мәчеттә укыдык. Хәзрәтнең хөтбәсе бик ошады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: