Шәһри Казан

Каравы-ы-ыл! Талыйлар!

Кеше күрмәгәндә генә. Бик күпләр өчен тормыш девизына әйләнгән әлеге җөмлә нәрсәгә генә этәрми - гайбәт чәйнәргә дә, таларга да, урлашырга да. Кайвакыт кешенең эш-гамәлләренә хәйран калып куясың. Ялгышуларсыз да булмыйдыр, әмма кеше әйберенә бер кул суздыңмы...

Газетаны күрә алган юк
Күптән түгел генә баянчы Наил Сәгъдиев белән әңгәмә корып утырам. Наилнең «Шәһри Казан»ны алдыра башлавына да шактый вакыт инде. Әңгәмә ахырында гына газета турында уй-фикерләрен белергә теләгән идем, Наил шаккатырып куйды. «Алдыруын алдырабыз, газетаны күргән генә юк. Иртән-иртүк почтальон килүгә төшеп җитә алмасаң, газетаны алалар», - диде ул. Почта тартмасы да төзек икән үзе, әмма татар матбугатын яраткан күрше заты аны барыбер тартып алу җаен таба, ди. Менә бит мин әйтәм, бүген-иртәгә тотылу ихтималы да кешене туктатмый, кеше-кара күргәнче яңа санны бушлай уку теләге нинди көчле! Гыйбрәт бит инде үзе - газетага язылу хакы күпме дә, берәрсенә тотылсаң, ояты ни тора. Нинди мантыйк икән бу кешедә, дип икәүләп көлешеп тә алдык әле. Мин әйтәм, син аңа: «Фатир номерын, исем-фамилияңне калдыр, үзем яздырам. Кача-поса интеккәнче, өеңә килеп торыр, тыныч күңел белән төшеп алырсың», - диеп хат кисәге сырла.
Менә монысы җимеше була...
Редакциядә эшләүче хезмәттәшебез Башкортстан якларында булып, күчтәнәчкә аларда чыккан татар телле газета-журналлар кыстырып кайткач, без редакциябез белән шок хәлендә калдык. «Язмыш» дип аталган, кулга тотышка шактый саллы газета сюрприз ясады бит безгә.
Әлеге газетаның баш мөхәррире Мөхәммәт Хәсәнов беренче битенә укучыларга юллама да язган. Хәзерге заманда укымыйлар дип зарланырга ярамый, яза белеп язганда укучыны укытып була, кебек мәгънә салынган юллар бар анда. Газетаны актара башлагач исә аларның укучыларны укыту алымы белән дә танышырга туры килде. Газетаның биштән дүрте «Шәһри Казан» газетасы язмаларыннан тора. Анда инде «Шәһри Казан»нан алынган язма, дигән билгеләр куеп азапланмаганнар, хәтта кайбер язмаларда автор да күрсәтелмәгән. Укучыны укыта белгән шушы бер санда гына минем шактый саллы өч язмам урын алган. Аларның фәкать берсендә - хикәядә генә автор күрсәтелгән. Ә ике полосалык «Исән-сау бул, Разил!» дигәнендә автор да юк, редакция дә юк. Шәп бит, ә?! Тема эзләп торасы, штат тотасы, журналистка акча түлисе, Казанга барып интервью аласы юк, ә укучыны укытып була. Тиражлары да бар үзләренең! Татарстан - Башкортстан арасы да җир белән күк арасы түгел ләса - белерләр, күрерләр дигән шөлләү дә, оялу да юк. Мин аларның сайтларына аларны оялтырга тырышып, рәсми җавап таләп иткән мөрәҗәгать тә яздым - ул, бахыр, һавада гына эленеп калды. Менә мин әйтәм яшибез! Монда синең журналист этикаң да, автор хокуклары турындагы законнарың да нипачум. Ничек телибез, шулай яшибез, янәсе.
Хуҗасыз малга - ия
Яңа фатирыбызга күчәр алдыннан күршеләребез тагын бер урлашу тарихын сөйләп көлдергән иде. Болар бик яхшы тимер ишеккә заказ биргәннәр. Ишекне китергәч, фатирның агач ишеге янына ук терәп куялар да фатир эчендәге эшләрен дәвам итәләр. Көн азагында агач ишекне салдырып, яңа тимер ишекне куярга башка кешеләр килергә тиеш була. Бер-ике сәгатьтән чыксалар, ишектән җилләр искән. Болар нишләргә белми инде, ишекнең чеклары, ачкычлары кулларында, ә ишек юк. Ерак китмәгәннәрдер әле, дип өстәге катларга менеп китәләр. Һәм ни күрсеннәр, өч кат өстәге фатирда аларның ишеге. Йозагын алыштырмакчы булып, ике каракучкыл егет мәш килә икән. Кулда чек, ишекнең штрих-кодлары булу гына ярдәм итә - кире теге ишекне салдырып алып төшеп китәләр. Ишегегез кыек тора иде, диюләре булгандырмы - бер гаепсез кебек кыланалар икән үзләре. «Безнең талашырга да тел әйләнмәде хәтта, - диде күрше. - Шундый кызык илдә яшибез бит инде без».
Кызык илдә кызганыч кешеләр
Илебез кызык инде безнең, кешеләре генә гаҗәп. Кешенекен тартып алып, талап кына үз дөньяңны сипләп булса икән ул. Чит кеше малы белән ерак китәрсеңме икән? Ул бит бер яктан керсә дә, икенчесеннән чыгачак. Аз булса булсын, бәрәкәте булсын, ди минем әбекәем дә. Әнә шул үз дөньясының бәрәкәтен качыра да кайберәүләр...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: