Шәһри Казан

Кайбыч егетләренә яучылар клубы кирәк

Кайбыч районында өйләнмәгән 30-40 яшьлек 264 ир-егет бар икән. Бу кечкенә бер авыл кебек бит, җәмәгать! Егетләр нигә өйләнми? Шул сорау белән үзләренә мөрәҗәгать иттек.

Егетләрнең нигә өйләнмәвен баштан ук аңладым кебек: кызлар белән очрашу түгел, күбесе телефоннан да сөйләшергә оялды. Җаваптан качты, исемен әйтергә теләмәде.

Буйдак егетләрнең күбесе Олы Кайбычта яши, шулай ук Хуҗа Хәсән, Колаңгы, Олы Подберезье авылларында өйләнми калганнар шактый. Югыйсә, Кайбыч ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, Федоровское авылында тотып кияүгә бирерлек 92 хатын-кыз яши. Егетләр ник тәвәккәлләмиләр соң?

- Хуҗа Хәсән авылында 687 кеше яши. Шуларның утызга якыны - 30-40 яшьләр тирәсендәге буйдак. 1990 елларда авыр заманалар булды бит. Кызлар шәһәргә китеп бетте. Егетләр авылда калды. Өйләнмәүчеләрнең күбесе менә шулар. Кыюсыз егетләр дә очрый инде. Әти-­әнисе йортыннан аерылып чыгып, үз йорты белән яшәүче ялгыз ир-атлар да бар. Авылда клуб эшләп тора, балалар бакчасы, мәктәп бар. Гаиләле кешегә яшәр өчен шартлар тудырылган. Бәлки буйдакларны, ялгыз кызларны бергә җыйган чара оештырырга кирәктер, - ди Хуҗа Хәсән авылы җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Илгиз Борһанов Кайбыч районының Морза Бәрлебаш авылыннан. 37 яшендә. Өйләнмәгән. Әнисе, әтисе, абыйсы белән яши. Абыйсы да буйдак. Илгизнең чит ил машинасы, торыр йорты бар. Төс-биткә дә матур, баһадир гәүдәле, моңлы җырлый, телгә дә оста. Хезмәт хакы да авыл җире өчен аз түгел. Эштән куркып тормый, район күләмендә оештырылган концертларда катнашып йөри, дәрәҗәсе бар. Эчми, тартмый, менә дигән егет, кыскасы. Ләкин гаилә кормаган.

- Бу сорау белән сине туйдырып бетерәләрдер инде? - дим Илгизгә, өйләнмәвенең серен ачык­ларга теләп.

- Хәзер сораучы да юк инде, өйләнер кешесе юк бит аның, авылда кызлар юк, - ди Илгиз.

Реклама

- Әнә, Федоровское авылында кияүгә чыкмаган 92 хатын-кыз бар, ди. Барып караганыгыз юкмы?

- Алар менә нишләп кияүгә чыкмый икән соң? Барган юк. Төрле милләт кешеседер инде анда. Татар кызына өйләнәсе килә бит. Кызларның күбесе авылга кайтырга теләми, кайтсалар да, бездә, мәсәлән, эш юк, Кайбычта төп тармак - авыл хуҗалыгы, ә бу өлкәдә яшьләрнең эшлиселәре килми. Күп яшь киленнәр сыер да асрамый бит хәзер. Ә авылда ансыз ничек тормыш алып барырга кирәк? Өйләнү дә сөйләнү генә түгел шул. Гаилә корып бер ай да яшәмичә аерылышучылар җитәрлек. Ул - тагын өстәмә чыгымнар, мәшәкать дигән сүз. Кызларның кайберләре уенчык өчен диярсең, бала таба да, аерылып китә. Гаиләгә җитди караганнар сирәк.

- Буйдаклар санын киметер өчен нәрсә кирәк дип уйлыйсың?

- Бәлки яучылар клублары җитми торгандыр. Күп егетләр оялчан, тәвәккәлли алмый, үзе сүз башлап җибәрергә кыюлыгы җитми. Ә яучылар ялгызларны берләштерә алса, күпкә җиңелрәк булыр иде, - ди Илгиз.

Сүз уңаеннан, күп районнарда мондый клублар ачылды. Уңышлы эшләп киләләр. Әйтик, Кукмара авылларында күптән түгел, ялгыз кызлар, буйдаклар катнашында кичәләр дә узды. Егетләр, кызлар, бу чарадан соң, өйләнешеп үк куймасалар да, очрашырга, аралашырга бер сәбәп, ләбаса.

Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү буенча институтның Гаилә һәм демография үзәге, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белән берлектә Татарстанның 14 районы мисалында 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге буйдак егетләр арасында аноним сораштыру уздырдылар. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе хәбәр итүенчә, беренче нәтиҗәләр 28 гыйнварга әзер булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: