Шәһри Казан

Күңеле яшьләр өйдә ятмый

Казанда өлкәннәр өчен ял итәргә, вакытны күңелле үткәрергә мөмкинлекләр бик күп. Культура йортлары саен өлкәннәрнең хорлары, ансамбльләре эшләп тора. Алар концерт программалары бе­лән бик еш чыгыш ясыйлар. Болардан тыш, өлкәннәр клублары да эшли. «Картаямыни соң йөрәк» - шуларның берсе. Һәрбер клуб 100-150 пенсионерны туплый. Мин үзем дә Зөләйха Яруллина җитәкләгән...

Реклама

Казанда өлкәннәр өчен ял итәргә, вакытны күңелле үткәрергә мөмкинлекләр бик күп. Культура йортлары саен өлкәннәрнең хорлары, ансамбльләре эшләп тора. Алар концерт программалары бе­лән бик еш чыгыш ясыйлар. Болардан тыш, өлкәннәр клублары да эшли. «Картаямыни соң йөрәк» - шуларның берсе. Һәрбер клуб 100-150 пенсионерны туплый. Мин үзем дә Зөләйха Яруллина җитәкләгән «Картаямыни соң йөрәк» клубына йөрим. Коллектив бик дус-тату, бердәм, бик күңелле яшибез. Шә­һәрдә барган төрле чараларга чакырып, көн саен шалтыратып торучыбыз Фирая Закирова бик игътибарлы. Ул, барыбызны да тигез күреп, чиратлаштырып концерт һәм спектакльләргә, юбилей ки­­­чәләренә һ.б. чараларга чакырып тора. Клуб эчендә берничә үзешчән сәнгать осталары төркеме тупланды. Бәйрәм саен, чиратлашып, Урман арты бистәсе клубында концертлар куябыз. Аларның чыгышларын халык бик яратып карый. Бер дигән җырчыларыбыз, гармунчы-баянчыларыбыз бар. Шагыйрьләребез үзләре иҗат иткән шигырьләрен укый. Концертны Сания Закирова бик җанлы итеп алып бара.
Көз көне Урман аланында үткәрелгән Алтын көз бәй­рәме, яңа елда балмаскарад, чана-чаңгы шуу ярыш­лары гомергә истә калырлык. Кыш көне аквапаркта су коенулар безнең өчен үзе зур бәйрәм. Бушка шундый бәй­рәмнәр оештырган өчен, аквапарк җитәкчелегенә дә зур рәх­мәтебезне җит­кереп, эш­ләрендә уңышлар теләп калабыз. Җәй көне нинди генә чаралар үткәрелми без­дә, атна саен табигатькә чыгып туган көннәр үткәрү, су коену, клуб әгъзалары белән Сабан туйлары үткәрү, җи­ләккә яки гөмбәгә җыелып йөрүләр - аларны санап бетерерлек түгел. Тоз күленә күмәк барып дәваланып, паркларында концертлар куеп, татар җыр-моңнарын ишеттереп кайттык. Болгар һәм Свияжскига теплоходта берничә көнлек сәя­хәтләр оештырыла. Клубның җитәкчесе, киң күңелле Зөләйха ханым, 2 ятим оныгына әни булу өстенә, йөз­ләгән әби-бабайларны туплап, күңелләрен күреп, иренмичә, бик күп чаралар оештыра.
Бәйрәм саен «чәйле кичә»ләрне бик күңелле итеп «Раздолье» кафесында үт­кәрәбез. Кафе хезмәткәр­ләренә дә зур рәхмәт. Бик тәмле ризыклар пешереп сый­лыйлар, иркен залда биергә-җырларга мөмкинлек бирәләр. Клубыбызда баянчылар да күп, үзешчән композитор Рәис Гобәйдуллин, Фәүзия Хәсәнова, тальянчы Мингали концертларга ямь өстиләр.
Әйдәгез, яшьтәшләр! Өйдә күңелсезләнеп утырмагыз, бер талантыгыз булмаса да, клубка килергә мөмкин. Бездә һәркемне якты йөз белән, якын, үз итеп кабул итәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: