Шәһри Казан

Курыктым шул...

1946 елның апрелендә, төрки дөньяга күптән танылган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның алтмыш еллыгы хөрмәтенә багышлап, Зур Карахуҗа авылы клубында зур концерт куелды. Программа буенча мәктәп укучылары Г.Тукай әсәрләреннән шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, уен-көлке оештырдылар. Мәктәп пионер вожатые, үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе Роза апа Җиһаншина сыйныфташым һәм яшьтәшем Әнвәр Исхаков...

Реклама

1946 елның апрелендә, төрки дөньяга күптән танылган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның алтмыш еллыгы хөрмәтенә багышлап, Зур Карахуҗа авылы клубында зур концерт куелды. Программа буенча мәктәп укучылары Г.Тукай әсәрләреннән шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, уен-көлке оештырдылар.
Мәктәп пионер вожатые, үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе Роза апа Җиһаншина сыйныфташым һәм яшьтәшем Әнвәр Исхаков белән миңа Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен сәхнәдә уйнарга кушты. Әнвәр Шүрәле ролен үзе сайлады. Ул миннән үткенрәк тә, калкурак та, Шүрәле булып акырырга тавышы да көчлерәк. Әйләндереп кияргә иске тун да эзләп йөрергә туры килмәде. Роза апа җаен тапты - ике чиләк кара туфракны җылы су белән изеп измә ясадылар да Әнвәрнең ярымшәрә тәнен, күзләрен генә калдырып, сылап чыктылар. Чәченнән балчык белән мөгез ясап куйдылар. Әнвәр, ут яктысында сихри ялтырап, елкылдап торган кыргый җанварга әйләнде дә куйды. Ә мин - Былтыр. Үзебезнең урам бабайлары - Гараф абыйдан тула оек, Шиһап абзыйдан - чабата, Хисмәт абыйдан - ак киндер күлмәк, Ярулла абыйдан кызыл билбау алып чыгып киенеп куйгач, чып-чын Былтырга әйләндем.
Уеныбыз тамашачыларга, хәтта укытучыларыбызга да бик ошаган. Авыл халкы бу турыда бер-ике атна сөйләде.
Иртәгесен мәктәптә минем Шүрәледән куркуымнан йөземә кадәр агаруын, котым очуын сөйләде Әнвәр. Шүрәленең кул бармаклары бүрәнә ярыгына кысылып калгач, авыртуына чыдый алмыйча, ычкынырга теләп, сикеренергә тотынды, әче итеп акыра-акыра миңа ябышмакчы була. Тавышы да колакны яра язды. Курыктым шул, курыктым... Чөнки өстемдәге киемнәр үземнеке түгел, ә Әнвәр аны белми. Кешедән ялынып-ялварып җыйган әйберләрне шакшы кул-аяклары белән пычратып, ертып җибәрүеннән шүрләдем. Югыйсә алар алдында ничек җавап бирер идем...
Аның каравы, табигый килеп чыкты. Әнә ничәмә-ничә еллар үтеп китсә дә, һәр мизгеле истә, күз алдында тора.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: