Шәһри Казан

Мәһдиев өе

Музей ул - тарих, дибез. Әйе, үткәнне, бүгенгене киләчәк буын яхшы белергә тиеш. Моның өчен, музейлар фондын төрле вакыт аралыгында кулланылган кечкенә генә предмет белән булса да баетып торырга кирәк.

Реклама

Ә аның өчен, кешеләр белән аралашу яки әбиләр әйтмешли, «хәтер капчыкларын актару», бер дә булмаса, иске өй чормаларын карау зарур. Кайсы вакытта оештырылган төрле чаралар, мәсәлән, конкурслар музей фондын баету өчен бик кирәкле материалларны табарга булыша.
«Казан арты» тарих-этнография музее оештырган «Фотоларда - тарих» дип исемләнгән конкурс - моңа ачык бер мисал. Элеккеге, тарихи вакыйгаларга яки билгеле бер шәхескә багышланган фотоларны эзләү бу конкурска әзерлекнең бер ысулы булып тора. Фотоны табу - бер нәрсә, ә менә аның турында төгәл мәгълүматны булдыру кайсы вакытта кыенлыклар тудырырга мөмкин. Моның өчен фото хуҗасын табу яки аңа кагылышлы кешеләр белән аралашу, туган сорауларга төгәл җавап алу бик мөһим. Музей фондын бер кат күңелдән барлап чыккач, шундый фикергә килдек: нигә әле язучыбыз туган йортның элеккеге фотосын эзләп тапмаска һәм аның турында материал җыймаска ди?! Фондта бераз мәгълүмат бар, шуны тулыландырырга һәм... конкурска җибәрергә. Без ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз булып чыга түгелме: укытучы конкурста катнаша, ә музей фонды менә дигән материал белән тулылана, фондка фото кала.
Авылдаш язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең туган йорты 1916 елда ук салынган. Димәк, тиздән бер гасыр була дигән сүз. Шушы йортның бүгенге һәм элек төшерелгән фотоларын чагыштырып, материал туплау безнең төп бурычыбыз булды. Моның өчен, иң беренче йортның элек төшерелгән фотосын эзләп табарга (кызганыч, музей фондында ул фото юк иде), хәзерге вакытта йортны карап-төзекләндереп торучы хуҗа белән очрашырга кирәк иде. М.Мәһдиев туып-үскән йортны әдипнең апасы Равиянең кызы Җәүһәр Галимова карап тора. Ул да нәкъ шул нигездә туып-үскән, әнисе белән шунда яшәгән, балалык, үсмер еллары шунда үткән. Җәүһәр апа бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Туган йортына атна саен кайта ул. Авылның саф һавасы, челтерәп аккан көмеш сулы чишмәсе, сайрар кошлары тарта аны туган ягына. «Авылым яшәтә мине», - ди ул. Җәүһәр апаның туган нигезе - язучы турында тарих саклаучы урын ул. Чөнки әдип турында нинди генә сорау туса да, мин иң беренче җавапны аннан алырга тырышам. Конкурска кирәкле фотоны да , аңа кагылышлы мәгълүматны да тулаем Җәүһәр ападан алдык. Ул безгә үзенең гаилә архивыннан 1950-1960 нчы еллар аралыгында төшерелгән йорт фотосын табып бирде, өйнең тарихы белән тулырак таныштырды. Аллага шөкер, музей фонды тагы бер кадерле ядкарь белән тулыланды, дип шатландым.
Әйе, туган йорт, туган нигез - кеше өчен иң кадерле урын ул. Шунысы куанычлы - М.Мәһдиевнең туган йорты бүгенге көндә бар һәм ул булачак. Чөнки әдипнең туганы Җәүһәр апа Галимова - төп нигезне саклаучы. Ул һәр елны балалары белән йорт биләмәсен чистарта, яшелчәләр утырта, бик матур чәчәкләр үстерә. Ә ул электән зур, анда бик күп агачлар, куаклар үсә. Җәүһәр апа - чын авыл кешесе. Туган авылында ул иркен сулый, авылдашлары белән очраша һәм аралаша. Балаларына һәм оныкларына да туган йортның кадерен белүдә, аны саклауда үрнәк булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: