Шәһри Казан

Милләт гаиләдән башлана

Татарча шигырьләр, җырлар язучы Надир Вәлиев (кытайча - Надир Фатихэ) Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтындагы халыкара журналистика факультетының II курс студенты.

Реклама

Беләгендә - Татарстан байрагы төшкән сәгать. «Мин аны 2011 елда Казанда алдым», - ди. Аның безнең якларга беренче килүе булган.
- 2005 елда беренче төркем татарлар Кытайдан Казанга югары белем алырга килде, кайберләре, укудан соң, монда калды. 2009 елда - икенче төркем, алар арасында минем апам да бар иде. 2011дә - өченче төркем белән мин дә Татарстанга килдем. Бүген Казанда якынча 40 Кытай татары бар.
Әтисе Фатих - Татарстаннан, әнисе Хәдия тамырлары белән Башкортстаннан. Апасы Рәмзия, Надир кебек үк, Казанда КФУда белем ала.
- Надир, Кытайга күченеп китүегез ничек булган?
- XIX гасырда безнең ата-бабалар Казаннан Өремчегә (Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының үзәк шәһәре) сәүдәгәр булып киткәннәр. Сәүдә эшләре зур колач җәйгәч, алар Кытайда калырга булганнар. Минем икенче дәү әти - Мөхәммәд Шакир - шулай ук Казаннан, дин кешесе булган. Совет чорында аларны җәберләгәннәр, шул сәбәпле, Мөхәммәд бабай Кытайга киткән, анда бер татар кызына өйләнгән. Кытайда 7 балалары туган, минем әти - шуларның берсе. Өремченең иң зур мәчетендә ул үз вакытына 30 ел имам булып торган.
Кытайда татарлар күп түгел, элек 5 мең булсалар, Австралия, Казан һәм башка җирләргә күченеп, хәзерге вакытта 3 меңгә калганнар. Мәсәлән, Өремчедә татарлар бар, шулай ук Чавчак, Колҗа шәһәрләрендә дә. Аннары татар авылы да бар әле.
- Татар телен яхшы беләсең. Кайда өйрәнәсез?
- Өйдә генә, бары тик өйдә генә өйрәнәбез. Ата-бабалар, әти-әни саклап килә, безне өйрәтә.
Милләт гаиләдән башлана бит ул. Татар мәктәпләре булмаса да, уйгыр мәктәпләре бар. Уйгыр теле татар теленнән бераз гына аерыла, күбрәк Себер татар теленә охшаган.
- Үзең нинди мәктәптә укыдың?
- Уйгыр мәктәбендә. Шуңа да бу тел күңелемә якын.
- Кытайда татарлар үзара аралашасызмы?
- Өремчедә татар оешмасы бар. Сабан туйларын, Нәүрүз һәм башка милли бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Алар китаплар, журналлар да бастыралар. Кытайда бөтен татарлар бертуган кебек: үзара яхшы мөнәсәбәттә, дустанә, бергә, бөтенесе бер-берсен белеп яшиләр.
- Кытайда татарларга мөнәсәбәт нинди?
- Кытайда татарларны бик хөрмәт итәләр. Ник дисәгез, татарлар бөтенесе дә бик укымышлы кешеләр: йә профессор, йә фән докторы. Мәсәлән, минем әнинең әтисе Өремчедәге Шеңҗан университетының профессоры булган. Татар кешесе кытайча язган китапларны хәзер дә куллана.
- Киләчәккә планнарны уйладыңмы әле? Кире Кытайга кайтырга исәпме?
- Уйладым, әлбәттә. Кытайдагы татарларның Татарстанга күченеп килүләрен телим.
Надирның шигырьләрендә, җырларында татар халкына үпкә һәм шул ук вакытта милләтне саклап калу теләге чагыла. Ул теләк иксез-чиксез...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: