Шәһри Казан

Мин сине барыбер үземә каратам...

Үз һөнәрең буенча эш табу без яшьләргә генә түгел, олыларга да кыен. Юньле эш юлда аунап ятмый шул ул. Аны табар өчен казынырга, эзләнергә кирәк. Бүген «Яшьләр сулышы» сиңа ярдәмгә килер. Иң башта резюме яз, аннары тәкъдимнәргә карап эш йөртерсең. Вакансия тапканнан соң хуҗаларны үзеңә каратуның төп юлы бар. Ул...

Реклама

Кемгәдер ошау җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Һәрбер кешегә ярап бетеп булмый. Тик алай да кулыңны селтәмә әле син. Бер үк вакытта гади, ләкин үтемле булган түбәндәге кагыйдәләргә колак сал:
- кыяфәтеңә карап каршы ала торган принцип булгач, пөхтә киенү бик мөһим. Киемнәрең гади, шул ук вакытта стильле дә булсын;
- Россиядә немецлар кебек пунктуаль халык яшәмәсә дә, беренче әңгәмәгә үк соңга калу - башка сыймаслык хәл. Бер сәгатькә иртәрәк килсәң кил, тик көттермә;
- дулкынлануыңны күрсәтмәскә тырыш. Кулларыңны да бик болгама. Тавышыңны бик каты күтәреп тә, бик әкрен дә сөйләшмә;
- сорауларга төгәл җавап бир;
- әңгәмә вакытында артык көчле хис-тойгыларыңны күңел түренәрәк яшереп тор;
- хезмәт хакы белән бик каты кызыксыну да артык булыр. Тик бушка эшләргә дә әзер булучы кеше турындагы әкиятләреңне оныт;
- киләчәк эш урының турында хәбәрдар булуны күрсәтү мөһим факторларның берсе. «Ярты гасыр дәвамында эшләп килә торган сезнең төзү компаниясендә эшләү минем күптәнге хыялым иде. Компаниягезгә тиңнәр юк. Васильев утравындагы соңгы проектыгыз бар кешене таңга калдырды», - дисәң, эшләр тагы да хутка китәр.
Шуны истән чыгарма: һәрвакытта үзең булып кал. Синең белән эшләргә уңайлы икәнлекне күрсәт. Ягымлылыгың сиңа ярдәмгә килер.

Җәй - ял итәр өчен ул
Җәйне ничек уздырачаксыз: дөньяның артына тибеп, ял итәргәме исәбегез, әллә инде бераз кесә калынайту ягын карарга уйлыйсызмы? Әлеге сорауларны студентларның үзләренә бирдек.

Марат, III курс студенты: «Сессияне ябуга, төзелештә эшли башладым. Үзем эшләп тапкан акчаның тәмен татыйсы, дус-ишләр, туганнар, йөргән кызым алдында да мактанып аласы килә бит!»
Гөлинә, II курс студенты: «Нинди эш?! Мин авыл кызы бит. Шуңа күрә эше дә, ялы да авылда инде. Дөрес, шәһәрдә калып, бераз булса да акча эшлисе килгән иде килүен. Тик әти-әниемә булышуны артыграк күрдем».
Игорь, III курс студенты: «Бездә җәй көне ике атна практика үтү каралган. Үзенә күрә бераз акчасын да бирделәр инде. Хәзер рәхәтләнеп ял итәм: дуслар белән комлыкта ятабыз, су коенабыз, матайда узышабыз. Эшләргә укып бетергәч тә өлгерербез әле, җәй - ял итәр өчен бит инде ул».
Алсу, IV курс студенты: «Беренче курсны тәмамлагач, җәй көне кибеткә вакытлыча сатучы булып урнашкан идем. Аннан соң кем генә булып эшләмәдем инде мин! Идән юучы да, официант та калмады. Быел булачак һөнәремә якынрак эш таптым: бер оешмада сәркатип вазифасын башкарам. Бәлки, шушында урнашып калу мөмкинлеге дә булыр әле».
Регина, II курс студенты: «Туган авылым Казаннан ерак урнашкан, шуңа күрә бик сирәк кайтыла. Бераз булса да якын кешеләрем янәшәсендә булу өчен әле ярый җәй бар! Июньнең яртысы имтиханнар тапшырып узды. Хәзер июль ахырына кадәр бераз кесә калынайтып алырга телим. Эш тә таптым инде. Ә августта барысын да ташлап, туган ягыма кайтачакмын, Аллаһ боерса!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: