Шәһри Казан

Муса Җәлил: «Читен дә соң артык һичбер вакыт күрешмәсне сизеп аерылу»

Бүген Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Нәкъ 111 ел элек ул (1906 елның 15 февралендә) элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Бүген сезнең хозурга аның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Муса Җәлил Аерылу Читен дә соң...

Бүген Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Нәкъ 111 ел элек ул (1906 елның 15 февралендә) элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Бүген сезнең хозурга аның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Муса Җәлил

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу;
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән
Багланганда керсез күңелләр,
Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен
Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле
Аера сине якын дусыңнан.
Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше
Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,
Күпме иде сөйгән иптәшем,
Калдым ялгыз саклап яңагымда
Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагын нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп,
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешү бәхете белән
Инде, язмыш, мине бүләклә!

Реклама

1942, октябрь.


Батырлык турында

Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш юлында
Син күрсәттең нинди батырлык?

Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда,

Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.

Коткарырмы ялыну, елаулар,
Тоткын итсә дошман йөрәкне?
Буа алмас ләкин богаулар
Кылыч йөртә белгән беләкне!

Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.

Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
1943, декабрь.


Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым; күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән
Котылгысыз үлем шәүләсен.
Кил син миңа, үлем, бары гомрем
Коллык белән төгәлләнмәсен!

Мин түгелме дуска хат язучы,
«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!»

Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта».

«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең
Җиңеләйтер үлем газабын,
Илемне һәм сине сөюемне
Каным белән җиргә язармын».

«Тыныч булыр йокы, тормышымны
Бирсәм, диеп, туган ил өчен».
Ышан, илем, шушы ант сугарды
Йөрәгемнең соңгы тибешен!

Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,
Үтте яннан, минем тирәләп.
Нишлим, нишлим, соңгы минутымда
Пистолетым итте хыянәт!

Чаян чага үзен соңгы чиктә,
Бөркет ярдан түбән ташлана.
Мин соң бөркет түгел идеммени,
Баш ияргә шуннан башкага!

Ышан, илем, шундый бөркет идем.
Мин дә соңгы минут килгәндә,
Әзер идем, мәгърур канат җәеп,
Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым - пистолетым
Соңгы сүздән кинәт баш тартты.
Богау салды дошман кулларыма
Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне
Көн чыгышын комсыз күзәтәм.
Шигырь булып чыга үч ялкыны
Яраланган лачын йөрәктән.

Көн чыгышы дуслар кулындагы
Байрак булып көн дә кызара.
Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел,
Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,
Канлы үчтән шулай кыза ла!

Тик бер өмит: кара август төне
Илтер мине шунда җитәкләп.
Өстен килер түбән әсирлеккә
Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.

Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта
Табар соңгы көрәш теләген.
Яраланган, ләкин тар коллыкка
Баш имәгән керсез йөрәгем.


Ирек

Кая гына башым куйсам да,
Кайгы талый йөрәк итемне.
Кич ятсам да, иртә торсам да,
Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен,
Буй-сынның да сизмим кимлеген,
Бар нәрсәм дә җитә җитүен,
Җитми бары иркем-хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач,
Юк аягым минем, юк кулым.
Нәрсә соң ул, иркем булмагач,
Бар булуым белән юклыгым.

Атам-анам юк та, илемдә,
Әйтегез, мин ятим идемме?
Мин югалттым «д»[ошман] җирендә
Анамнан да якын илемне.

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,
Ирексез һәм илсез - мин үксез.
Атам-анам булган булса да,
Булыр иде урным бусага.

Булыр идем һаман мин ятим,
Тик таланган этләр миңа тиң.
Алтын иркем, азат тормышым,
Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады соңгы сулышым,
Шунда бергә, сиңа кушылып?
Белдем микән ирек кадерен
Хөр чагында, дуслар, элек мин?

Татып авыр коллык җәберен
Инде белдем тәмен ирекнең!
Шатландырса язмыш күңелне,
Кавыштырып ирек-сердәшкә,
Багышлармын калган гомерне
Ирек өчен изге көрәшкә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: