«Әни, бу Кыш бабай сасы!»
Нәкъ Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бер артистка танылган, халыкара театрдан гомергә бер була торган тәкъдим килә: «Без сезнең иҗат белән таныштык. Безгә яңа, бик югары бюджетлы мюзикл өчен нәкъ менә сезнең амплуадагы, сезнең фактурадагы актер кирәк. Без сезнең белән 5 еллык контракт төзергә телибез. Югары гонорар, халыкара гастрольләр һ.б...» Моңа,...
Бу сакаллы мәзәкне ел да шушы вакытта кабатлана торган Яңа ел ыгы-зыгысы искә төшерде. Җырчылар, биючеләр арасында Сабан туе вакытлары «урак өсте» дип йөртелсә, төрле театр артистлары, мәдәният уку йортлары студентлары һәм гомумән театр сәнгатенә азмы‑күпме катнашы булганнарның барысы өчен дә Яңа ел бәйрәмнәре «кайнар чорлардан» санала. Ул 31 декабрьгә кадәр бер атна, 31еннән соң атна‑ун көнлек вакытны үз эченә ала. Шушы вакыт аралыгында «Кыш бабай белән Кар кызы» мөмкин кадәр үзләренең матди хәлен рәтләп калсалар калалар инде. Аллага шөкер, балалар һәрбер гаиләдә диярлек бар, һәм аларның күңеле булсын өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер әти-әниләр шулай ук бик күп. Безнең дә Яңа ел мәшәкатьләре быел 24енче декабрьдән үк башланды. Кызыбыз беренче сыйныфта укый һәм Казанның бер бию түгәрәгенә йөри. Билгеле, һәрбер оешма Яңа ел бәйрәмен «коры» гына уздырмый инде, чыршы бәйрәмен мөмкин булганча оештыралар, бүләкләрен бирәләр һәм хәлдән килгәнчә бәйрәм программасын әзерләп, балаларның күңелен күрергә тырышалар. Шулай итеп, безне дә быел минимум ике чыршы бәйрәме һәм сыйныф белән җыелышып бара торган Яңа ел тамашасы (спектакль) көтә иде. Иң беренче бәйрәмебез - кызыбызның сыйныфташлары белән әти-әниләр тарафыннан оештырылган кичә булды. Быелдан мәктәп территориясендә мондый бәйрәмнәр оештырырга ярамый башлаганлыктан, ерак түгел генә урнашкан бер кафе белән сөйләшеп куйдык, бүләкләргә акча җыйдык, матур күлмәкләр алдык, берничә әти‑әни белән үзебезгә күрә бер кыска гына әкият сыман тамаша да әзерләп куйган булдык - кыскасы, балаларның да, үзебезнең дә күңелләрне күреп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп кайтырга иде исәп. Менә эш, әлеге дә баягы, Яңа елның төп символы - Кыш бабайга терәлде. Без инде хәлдән килгәнчә экономия ясарга тырышып, Кар кызын да үзебезнең әниләр арасыннан сайладык, тик әтиләр арасыннан Кыш бабай булырлык бер генә кандидат та чыкмады. Кыш бабайның саф татарча сөйләшергә тиеш булуы да әтиләребезнең кыюлыгын шактый гына киметкәндер, кыскасы, Кыш бабайны читтән эзләргә мәҗбүр булдык. Бу эш, вакытына карап, тәкъдимнәрнең бихисап булуы аркасында, әлбәттә 15‑20 минуттан артык вакытны алмады. Татар Кыш бабае дип җыйгач, гугл галиҗәнапләре бер дә ялындырып тормыйча, шундук 6‑7 игълан тәкъдим итте. Шулар арасында бер килешкәнрәген сайлап алып шалтыраттык, «Кыш бабай»ның 24е көне артык тыгыз түгел икән, кирәкле вакытында килеп җитеп, «күпме кирәк, шулкадәр» күңелебезне күрергә вәгъдәсен алып та куйдык.
Бәйрәмнең көне бик тиз килеп җитте. Барысы да план буенча бара, әкиятен уйнадык, балаларга ошадык, соңгарак калып булса да, Кыш бабаебыз да килеп җитте. Иң беренче эш итеп Кыш бабайның кара, таушалган ботинкалар киеп килүе әзрәк сәерсендереп җибәрсә дә, бәлки балалар моңа игътибар итмәс әле дигән өмет күңелне артык төшермәскә күндерде. Анысы баласы булган икән.
Кыш бабаебыз татарча сөйләште. Тик нишләптер ул минем күзгә вак‑төяк мәҗлесләр алып баруга көйләнгән иң тозсыз, мәгънәсез тамада булып күренде. Программа-фәлән кебек вак‑төяк юк та юк инде, бәлки бу кеше импровизация Алласыдыр? Юк икән... Шигырь сөйләргә чыккан бала белән Кыш бабасы арасында диалог:
- Ооо! Кем чыгып килә монда! Әллә шигырь өйрәндеңме? Исемең ничек?
- Кәрим...
- Ооо! Кәриииим... Кәрим бай! (ха-ха-ха!) Атаң бармы?
- ...
- Атаң бармы дим? Әллә атаңны да белмисеңме? (ха-ха-ха...)
- Илдар…
- Менә шулай диген! Кәрим Илдарович мин диген! Давай сөйлә шигыреңне!
Мин бу Кыш бабайны якасыннан сөйрәп урамга алып чыгып атар дәрәҗәгә җиткән идем инде. Кызымның да чираты җитте шигырь сөйләргә. Сөйләде. Сөйләде дә атылып минем янга килде: «Әни! Бу Кыш бабай шууундый сасыыы!...» Чыннан да, җаен туры китереп, Кыш бабай янынарак килсәм - тир исенә чыдарлык түгел! Аңлыйм, эш вакыты, заказлар күп, Кыш бабайга калын туннан йөрергә кирәк, тирли. Тик ул костюмны әзрәк җилләтергә була бит инде!
Кыскасы, бу Кыш бабай барлык әти-әниләрнең җанын биздереп, балаларның Яңа ел тылсымына карата болай да «юкка чыгам» дип торган ышанычларын тәмам бетереп китте... Кызыбыз күзгә күренеп йөри торган Кыш бабай, Кар кызларының чын түгел, ә бары тик артистлар гына икәнлеген белә иде инде, бу кичәдән соң артистларның да төрлесе була икәнлеген аңлатырга туры килде.
Аннан соң бию түгәрәгебез оештырган чыршы бәйрәмендә дә булып кайттык. Кызым андагы Кыш бабай янына барып шигырь дә сөйләп тормады инде, Кар кызы янына барып бүләген генә алып килдек.
Аңлыйм мин, бөтен кешенең дә ашыйсы килә, бөтенебезгә дә акча кирәк. Һәм хәзерге заманда акча эшләү мәсьәләсендә әдәп‑әхлак дигән гыйбарәләргә урын юк. Һич югы балалар белән эшләргә җыенган кешеләрнең бераз гына булса да үзаңы булуга өметләнәсе килә иде...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 февраль 2023 - 11:20Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез... Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. (Бу һәр үсемлеккә дә кагыладыр, мөгаен). Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм капсулага ия була.200
-
2 февраль 2023 - 10:31Рөстәм Миңнеханов юлларда кеше һәлак булуның өч төп сәбәбен атады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең өч төп сәбәбен билгеләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында хәбәр итте. Утырышның төп темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары.2600
-
2 февраль 2023 - 10:03«Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар», яки биш мәчетле Сафаҗай авылында күргәннәр Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылына сәяхәтебез Россия мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән “Фәезханов укулары”на бәйле булса да, авылның иңләп-буйлап йөрергә, уңган-булган кешеләре белән аралашырга, мәктәбен-базарын һәм мәчетләрен күреп кайтырга да өлгердек.6002
-
2 февраль 2023 - 09:14Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады Әти-әниләрнең яшьләр тормышына кысылуы, мәхәббәтләренә аяк чалулары турында гел язып торалар. Миндә дә булды андый хәл. Күп еллар үтсә дә, искә алып язарга булдым әле. Күпме сулар акса да, онытылмый, күңелемдә истәлек булып саклана ул.14100
-
2 февраль 2023 - 09:00Нияз Җәләлов: "Укымыйча да җырчы булып була" Нияз Җәләлов – 42 яшендә сәхнәгә чыгып танылган җырчы. “Кило ярым перәннек” җыры үзе генә дә ни тора! Бүген популярлыгы бераз кимесә дә, иҗат итүен дәвам итә.26901
-
1 февраль 2023 - 15:26Ленар Зәйнуллин: "Театрга гашыйк тамашачы фикеренә колак салабыз” Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының тантаналы ачылышы булды. “Казан Экспо” залында үткән чарада Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артистлары “Сабан туе” күренешен күрсәтте.22800
-
1 февраль 2023 - 14:43"Акчасы булганнар немец машиналарын ала, булмаганнар - үзебезнекен..." Яңа машина сатып алучыларның саны 60 процентка азайган. «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр иткәнчә, бигрәк тә премиум-класслы автомобильләр аз сатыла башлаган. Элек ул гомуми машина базарының 10 процентын тәшкил итсә, узган ел ахырына аның өлеше 3 процентка кадәр кимегән.29500
-
1 февраль 2023 - 14:2230 ел АКШта “фурасында” яшәүче татар: "Тиешле кәгазең булса, бәйләнмиләр..." Гаҗәеп язмышлы кешеләр бар инде. Тумышы белән Азнакай якларыннан булган Хәлил Вахитов инде 30 елдан артык АКШта гомер кичерә. Шунысы сәер, шул вакыт эчендә ул үзенең “фурасында” яши.66802
-
1 февраль 2023 - 14:08"Соңгы эшләремне төгәлләргә кул җитми. Бер-бер артлы ике инфаркт кичердем" Бөркет! Агачтан ясаган эше генә түгел, үзе дә! Кыяларны иңләр гайрәте бүген дә куәтендә. Ләкин гомер көзләренә кергәч, үзе әйтмешли, кабат кыяларны иңләвенә икеләнә дә...64200
-
1 февраль 2023 - 14:03Коточкыч фаҗига эзеннән: "Күрәзәче: «Кардәшегезне Боровецк урманындагы су янында эзләгез», - диде" Чаллы шәһәре кешесе 59 яшьлек Әнәс Беляев 2020 елның 30 ноябрендә югала. Ул 24 нче комплекста яшәгән. Волонтерларның эзләве дә тиешле нәтиҗә бирмәгән.139700
-
1 февраль 2023 - 13:01Рөстәм Миңнеханов: "Диварларның матур булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе - алар буш тормасын" "Казан Экспо" залында "2022 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте вәкилләре, мәдәният өлкәсендә эшләүче танылган шәхесләр катнашты.86300
-
1 февраль 2023 - 12:42Татарстан мөфиенең Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан мөрәҗәгате 1 февраль Бөтендөнья хиҗаб көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата, Россиядә елдан саен популярлаша барып, мөслимәләр хакында таралган сай ялгыш фикерләрне бетерү, җәмгыятьтә хатын-кызларның дини карашларын, аларның исламны тотуга законлы хокукларын хөрмәт белән кабул итүне алга сөрә. Бу көн - хиҗабның Аллаһы Тәгалә тарафыннан гүзәл затларга бирелгән әмере һәм шул ук вакытта зур бүләге булуын әйтү өчен тагын бер сәбәп.22400
-
1 февраль 2023 - 12:11Әти хатынын миңа калдырып китте... Тормыштагы хәлләргә карыйсың да, кинодан бер дә ким түгел, дип уйлап куясың. Минем язмышны кешегә сөйләсәң, күпләр аңламас, сүгәр. Бер яктан, шулай. Әмма...91401
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
2 февраль 2023 - 10:26Без имениБула ди шул андый хэллэр, йорт иясе хулиганить итэ, бер танышым сойлэгэне исемэ тоште: ире ойдэ булмаганда бу яшь хатынга килеп кочаклап китэ торган булган, артыгы булмаган боларнын, бер кон бу хатында иптэш кызы кунган, иртэн торгач ,эйтте ди, ник кисэтмэден, сездэ бит йорт иясе бар икэнен, тонлэ минем янга килде дигэн"Җен хатыны" (Дамир Бәдриев)
-
1 февраль 2023 - 22:32Без имениБик шәп! Әйбәт барып чыксын!“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак
-
1 февраль 2023 - 12:49Без имениКонкретно гына сорауга бер җавап юк. Боталагансыз да боталагансызРәгаиб кичәсен ничек уздырырга?
-
31 гыйнвар 2023 - 15:22Без имениИиии балакаем,3 нчесенэ 1 яшь кенэ тулган бит....План тутырам дигэн кебек...Танылган алып баручы Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булды!
-
31 гыйнвар 2023 - 15:36Без имениМонда ирлар да авырлы, нишлап мин бала табудан шулхатле курыкканмындыр индеТанылган алып баручы Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булды!
-
31 гыйнвар 2023 - 14:55Без имениУртачасы югарыдыр анын ышанам, Татарстан буенча 10 ин зур хэм 10 ин тубэн пенсияне сумнарда язып чыгыгыз эле, менэ белэбез уртачанын ничек чыкканын аннарыТатарстанда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме иң югарысы
-
1 февраль 2023 - 04:18Без имениАпа авырта дип язасыз.Апа авырый яки ауырый( чирли) була.Авырта баш,кул,аяк.Апайга үз балаларын үстерергә насыйп булмады
-
30 гыйнвар 2023 - 18:48Без имениҖебеп торсаң, шулай була, дип язган хатынга аптырыйм мин. Димәк, ул андый кеше белән яшәп карамаган, караса, артына да әйләнеп карамас иде. Акыл өйрәтергә җиңел ул. Минем дә ир дигәнем акчасын аерым тота, балаларга кием алганда да хәер сораган кебек теләнеп ала идем. Декрет ялыннан соң эшкә чыкканда бер-ике яңа кием алыйм әле, акча бир дип сорадым, бирмәде. Икенче шәһәрдә яшәүче апам җибәрде. Квартплатаны түли ансы, азык-төлекне элек гел мин ала идем, хәзер чиратлап алабыз. Шунысына да шөкер итәм. Кая ул берәр бүләк алу яки ял йортына бару бергәләп. Үзе чирләшкә, әле башы, әле к...те авырта. Өф-төф итеп торам, аңа яраганны гына пешерергә кирәк. Үзе псих, акыра башласа бөтен нервымны ашый. Чиргә сабыгтым бер мәл. Сөйләп бетә торган түгел. Уфф эчемне бушаттым. Син дә минем кебек булма, китер урының булса кит. Картайган саен юләрләнә улҮземә эчке кием аласы булса да, иремнән рөхсәт сорыйм
-
31 гыйнвар 2023 - 11:08Без имени👍👍💐Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым»
-
30 гыйнвар 2023 - 10:30Без имениИлдус Локманович белән бергә эшләргә туры килде. Үз эшен яхшы белүче, ярдәмчел, әйбәт җитәкче иде ул. Мин аңа нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер итүен телимИлдус Ханов: «Бәхет сере – бер-береңне саклап яшәүдә»
-
30 гыйнвар 2023 - 14:16Без имениАхырзаман житкэндэ явган муллалар, явган абыстайлар булыр дигэн"Килешенгән бәя шул ук калачак": “Коръән ашы”нда күргәннәрем
-
1 февраль 2023 - 11:51Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: "“Шуны уйныйсым килә!” – дип, артист чатырдап торырга тиеш" Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.41801
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.251801
-
23 декабрь 2022 - 09:55Миләүшә Айтуганова: “Татарстанда кино өлкәсенең үз инфраструктурасы юк” Бүген Татарстан киноиндустриясендә яңа сулыш ачылды кебек. Фильмнар да, сериаллар да төшерелә, кайберләре прокатка да чыга, кыскасы, әлеге юнәлеш үзенең тормышы белән яши.510301
-
2 февраль 2023 - 10:31Рөстәм Миңнеханов юлларда кеше һәлак булуның өч төп сәбәбен атадыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең өч төп сәбәбен билгеләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында хәбәр итте. Утырышның төп темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары.2600
-
2 февраль 2023 - 11:20Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез... Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. (Бу һәр үсемлеккә дә кагыладыр, мөгаен). Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм капсулага ия була.200
-
26 гыйнвар 2023 - 09:27"Ел студенты-2022": "Казан – дөньяда иң матур шәһәр" Гыйнвар ае һәр студент өчен урак өсте кебек. Билетларны ятлап үткәргән йокысыз төннәр, имтиханнарга әзерлек... Әмма гыйнварда студентлар зарыгып көткән бәйрәм дә бар бит. “Ел студенты” бәйгесе быел 18нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә республиканың иң сәләтле яшьләре 19 юнәлеш буенча көч сынаша.74500
-
26 гыйнвар 2023 - 12:08Язмышларыннан читенсенеп клубка йөрмиләр Балтач районы Кариле авылында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен матур бәйрәм узды. Безнең арада бар шундый кешеләр, алар клубка концертларга йөри алмый. Язмышларыннан читенсенәләр... Ә мондый бәйрәмдә якыннан тере артист, алып баручыны күрәләр, алар белән бергә җырлыйлар, бииләр.130000
-
26 гыйнвар 2023 - 12:48“Әйдә, кайтасың! Мин кызымны исерек ирдән кыйналып яшәр өчен үстермәдем! Җыен!” Җир йөзенең барлык каралыкларын, ямьсезлекләрен күмеп ап-ак кар явып узган. Итекләр белән йомшак мамык өстенә баскан кебек, җиңел, рәхәт. Шул рәхәтлектән ямь табып, елмаеп эшенә таба атлый иде Алимә. Урам тулы кеше – кайсы кая ашыга. Кеше басмаган ап-ак саф кар өстеннән атлыйсы килеп, кибет артыннан юлны кистереп чыгарга уйлады хатын.420505
-
26 гыйнвар 2023 - 13:56Татарстанның югары вазифаи заты Рәис дип атала башлаячак Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында депутатлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын өч укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның югары вазифаи затының атамасын яңа сайланачак югары вазифаи затка карата гына кулланылачак күчеш чорыннан баш тартуны күз уңында тота.58600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика