Шәһри Казан

Ничә еллар онытып торган өчен, кичер, Исхакый!

«Безең илемез Идел-Урал дөньяның иң бай илләреннән берседер. Аның тупрагы бик үзле булганга, Идел буеның бодае, борае, арышы, солысы, борчагы бик туклыклы була. Аның кояшы бик рәхимле булганга, җиләге, карлыганы, кура җиләге, алмасы бик хуш исле, аның кавыны, карбызы бик татлы була...»

Реклама

Гаяз Исхакыйның күптән түгел Казанга кайткан тавыш язмасы шул сүзләр белән башланып китә. Идел-Урал, аның байлыклары, халкы, тарихы, ул вакыттагы хәле, киләчәге турында мәгълүмат җиткерелүче әлеге дүрт минутлык язмага ничаклы хис-тойгы - туган җиргә мәхәббәт, сагыну һәм якты-матур киләчәккә өмет сыйган. Берлиндагы Һумбольд университетының тавыш архивында Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы татар әсирләре язмышын өйрәнеп яткан җиреннән, очраклы рәвештә әтисенең адашы «Аяз Ишайли» дип язылган күрсәткечкә күзе төшә галимебез Искәндәр Гыйләҗевнең һәм... зур табышка - Гаяз Исхакыйның 1932 елның октябрендә яздырылган тавышына тап була ул.
Әлеге язманы күптән түгел Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйлаҗетдин мулланың туган җире - Чирмешән районының Лашман авылында да яңгыраттылар. Татар әдәбиятының энҗе бөртеге - прозаик, драматург, публицист, халкыбызның милли азатлыгы өчен көрәшеп, мөһаҗирлектә гомер итәргә мәҗбүр булган әдибебез Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулуга багышлап, район күләмендә уздырылган чираттагы әдәби бәйгегә йомгак ясалды. Бу чара районыбыз үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәйгедә катнашкан 60 кешенең һәркайсына, мактау сүзләре язылган дипломнар белән бергә, Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек елларында иҗат иткән әдәби әсәрләре тупланган китаплар тапшырылды. «Биш ел элек бәйгедә 135 кеше катнашкан иде, быел азрак, әмма сыйфат ягыннан бәйге материаллары күпкә югары. Без хәтта катнашучыларга төгәл урыннар да билгели алмадык», - диде бәйрәмгә килгән ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре, Гаяз Исхакыйның 15 томлык булып чыгарга тиешле китапларының әдәби әсәрләрдән тупланган беренче биш томын төзүче Лена ханым Гайнанова. Исхакый 15 томлыкка гына сыярдай шәхес түгел, аның өчен 30-35 том да аз дип санаучы Лена ханым бәйрәм чарасына җыелган халыкка Гаяз аганың мөһаҗирлектәге тормыш-көнкүреше, үзе фәкыйрьлектә яшәгән чакта да бик олы җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше булып калуы, туган илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган күп мөһаҗирләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне оештыруы, аларга чит ил гражданлыгын алуда булышлыгы, кайда гына булса да, татарларны берләштерүче юлбашчы ролен үтәп яшәгән сәясәтче булуы икәнлеге, һ.б. хакында сөйләде.
Бу тантаналы чарага Г.Исхакыйның 5 нче томын нәшер итүдә матди ярдәм күрсәтүче ТР муниципаль берәмлекләре рәисе, нәсел шәҗәрәсе Гыйлаҗетдин мулланың бертуган энесе Ибраһимга барып тоташкан Минсәгыйть Закир улы Шакиров та кайткан иде. Ул үз чыгышында һәр елны диярлек «Идел-Урал дәүләте җитәкчесе»нең каберен зиярәт кылуы һәм зиратларыбызны чисталыкта тоту буенча безгә төрекләрдән үрнәк алырга кирәклеге турында сөйләде. Чара азагында муниципаль район хакимияте башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин чыгышы белән Лашман авылы кешесе булган «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, Исхакый китапларын редакцияләү эшенә үз өлешен керткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минвәгыйз Зәйнетдинов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена ханым Гайнановага: «Без укыган чорда әсәрләрен дә, үзен дә белмәгән зур шәхесебезне халкыбызга кайтарып бирдегез», - дип, бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: