Шәһри Казан

Ну, Аршак, ну, булдырдың!

Кем белгән диген шундый шәп буласын: яшь җырчы Аршак Алтунянның Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында узган концерты чыннан да тиешле югарылыкта булды шул. Гадәттә, һәр чыгышы энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, тамашага йөрәген биреп, акчасын да жәлләми әзерләнгән артистлар күп түгел ул бездә. Әпен-тәпеннәр күбрәк: сценарий белән режиссурасы тамаша барышында...

Реклама

Татарстан Халыклар дуслыгы ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты, анда эшләп килүче әрмән милли-мәдәни автономиясе вәкилләре әйтмешли, Аршак ул - татарлашкан әрмән: татар җырларын башкарганда әрмән геннарын, әрмән җырларына татар моңын кушып җиткерә белә. Тавышы матур - юкка гына «Татар моңы» яшь башкаручылар конкурсында беренче урынны алган димени! Ул әрмән җырларын тыңлап утырып булырмы икән, дип юкка хафаланганмын икән - сез залдагы энергетиканы күрсәгез! Нәкъ Кавказ халкы темпераменты: күпләр урыннарыннан торып биергә керешкәч, шаккаттык - үз җырларына, сәнгатенә сусаган әрмәннәр Аршакны күтәреп кенә алмадылар. Ә ул җырлардагы темперамент, алардагы колорит - искитмәле. Тау холкы, тау горурлык-кызулыгы... Аршак исә, үз халкының күңелен ничек кузгалтса, без - татарларны да татар җырларын башкарганда елатты. «Уел» җырыннан соң сәхнәгә күтәрелгән остазы Шамил Әхмәтҗанов та: «Мин Аршакны үземнән яхшырак җырларлык итеп әзерләдем һәм ул шулай булып чыкты да», - дип бәяләде.
Татар-әрмән җырлары, әрмән халкының милли уен кораллары (дудук дигәне белән аерым бер җыр да башкарды Аршак), аралашып баручы төрле халык биюләре, бер тынга да җибәрмәүче тамаша булды Аршак концерты. Казандагы әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Хачатурян әйтмешли: «Төшеп калган егет булса, концертны карарга Салават үзе үк килмәс иде». Чыннан да, Аршакка бәяне концерт карарга килгән Салават та биреп утыргандыр - алдагы сандагы интервьюда әйткәнчә, Аршакны сольный концерт эшләргә этәрүче дә Салават үзе бит.
Аршак Алтунянның концертыннан тагын бер уй белән кайтканмын икән әле: милләтләрнең матурлыгы, сәнгатьләрнең югарылыгы аралашып яшәгәндә, аларны бер учка җыйнап караганда тагын да ачыграк күренә икән. Мыштым гына үз казаныңда кайнаганда чагыштырып карау, ниндидер колорит өстәп җибәрү җитенкерәми димме шунда... Һәр милләт - бөек, һәр милләт - үзенчә матур, һәрберебез затлы бит безнең!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: